Язмыш
Кечкенә Ләлә...
“Марат абый белән Наҗия апа инде унсигез ел бергә. Олы балалары Марска уналты яшь. Гаиләләре бөхетлелөр исәбендә: матди хәлләре тотрыклы, ир белән хатын арасында мәхәббәт үк булмаса да, хөрмәт яши. Әмма һәрвакыт шул бәхет дигәннәренең бер чите китек була: Наҗия апа ун елдан артык икенче баласына йөккә узалмый азапланды. Йөрмәгән хастаханәсе, күренмәгән табибы калмады.
Инде булалмас, ахры, дип йөргәндә Наҗия апа авырга узды. Ул болай да күкнең җиденче катында иде, табиблар “кыз булачак” дигәч, бәхетләре мөлдерәмә тулды.
Бала сау-сәламәт туды, матурлыгына, зирәклегенә сокланмаган кеше юк иде. Тугыз айдан тәпи китте, яшь ярымнан рәхәтләнеп сөйләшә башлады. Әти кеше, гадәттә, ир бала белән якынрак була, әмма Марат абый кызы — Ләләсе өчен үлеп тора иде. Кечкенә вакытында кулыннан төшермәде, тәпи киткәч, үзеннән бер тотам калдырмады.
8 Март иртәсенде дә бу ике “агылый белән тагылый” әниләренә бүләк алырга дип чыгып китә. “Әнием, без сиңа сюрприз әзерлибез”, — ди Ләлә. Наҗия апа алар кайтуга өстәл әзерли кала.
— Нишләп ана йөрәге баласын соңгы мәртәбә исән килеш күрүен сизә алмаган икән... — дип яшьле күзләрен сөртә бүген дә Наҗия апа.
...Ләләнең “сюрпризы" булып үле гәүдәсе генә кайта...
Әтисенең кулыннан ычкынып, юл аша чәчәк кибетенә йөгергән баланы яшен тизлеге белән “очып” килгән машина шоферы күрми кала. Хәер, күрсә дә туктарга өлгерә алмас иде...
— Марат Ләләнең үлемендә үзен генә гаепләде. Беркемгә эндәшмәс, бернәрсә белән кызыксынмас, елмаймас-көлмәс булды. Эшкә бара-кайта, өйдә исә бөтен гомерен компьютер каршында үткәрә. Мин инде аның ни әйтергә теләвен җыерылган кашларына, йә булмаса, авыр итеп сулыш алуына карап аңларга өйрәндем, — ди Наҗия апа.
Ләләнең үлеменнән соң Марат абый аның бүлмәсендә бернәрсәгә дә кагылдырмый: уенчыклары нәкъ ул куйганча, урындык терәгенә эленгән киемнәренә кадәр тора... Эш бүлмәсендә стена тулы Ләләнең фотосурөтлөре...
— Магнитофон кассетасында Ләләнең сөйләшүе яздырылган, һәр көнне эштән кайткач, шуны әйләндерә дә куя, әйләндерә дә куя... Икешәр-өчәр кат тыңлый... “Акыллардан яздырасың бит инде, дим мин әрнеп”, — дип сөйли Наҗия апа. Ә Марат абый җавап бирми. Күзләрен бер ноктага төбәгән дә хыялында сабыен җитәкләп йөри...
Бәхетсез ананың ишек төбендә әйтелгән сүзләре җанны тетрәтте:
— Туган-тумачаның, хәтта әти-әниеңнең дә үлеме белән килешеп була... Иң ачысы — балаңны югалту... Балалар әти-әнилә- реннөн алда салкын гүргә керергә тиеш түгел — мондый кайгыны дошманыма да кичерергә язмасын!
Әлбәттә, онытыла да, хәтердән китә дө торган түгел, шулай да Ходай Тәгаләнең алга таба яшәр өчен көч бирүен һәм йөрәк яраларын аз гына булса да дәвалавын телим.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарийлар
0
0
Баланыкы утми шул, еллар уткан саен якыная гына бара, янара.
0
0