Ерак икәнен дә беләм...

Гүзәлия җыры
Таң атканда уйланам,
Су акканда моңланам.
Таң нурында
син йөзәсең,
Утларыңда мин янам.
Биек тауга менимме,
Агымсуга керимме?
Дусларыма
сөйлим микән,
Үзем генә белимме?
Таулар – текә,
су – тирән,
Тирән булса да, керәм.
Ерак икәнен дә беләм,
Нигәдер якын күрәм!
Таң атканда уйланам, су акканда моңланам...» Аһәңле, ягымлы тавыш, үзенчәлекле бормалар... Якташым, Барда кызы Гүзәл Уразова җырлый. «Утлар яна учакта» спектакленнән Гүзәлия җыры, әйтерсең, нәкъ менә аның тавышына туры китереп язылган. Илле еллар элек минем күңелдә туган моңны, хис-кичерешләрне яңача төсмерләр белән баетып, заманча бизәп, җанга ятышлы итеп тамашачыга җиткерә. Алкышлар! Чәчәкләр! Ә мин күңелем белән ерак 60 нчы елларга китеп барам...
Бу җыр Әлмәттә туды. Гадәттә, җырның өч авторы була, ә бу җырныкы дүртәү иде. Шагыйрь, композитор, җырчыдан тыш, пьесаның авторы Гариф Ахунов та бар әле!
Консерваторияне тәмамлагач, 1964 елның августыннан ачылачак Әлмәт музыка училищесының директоры булып эшли башладым. Ул вакытта Әлмәттә иң зур зал нефтьчеләрнең Техника йортында иде. Төрле конференцияләр, концертлар, спектакльләр шушы залда үткәрелә. Ә сәхнә артындагы бер бүлмә-дә Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге урнашкан. Ниндидер концерттан соңмы, әллә берәр җыелыш булды микән, мин Язучылар берле-генә кердем. Бүлмәдә кешеләр байтак. Арадан берсе, елмаеп килеп, миңа кулын сузды:
– Мәсгут, сине барыбыз да беләбез, мин – Әлмәт язучылар оешма-сы рәисе Гариф Ахунов, таныш булыйк, – диде.
Шуннан соң Гариф мине бүлмәдәге кешеләр белән таныштырып чыкты. Хәтерем ялгышмаса, анда ул көнне Әдип Маликов, Гамил Афзал, Сәет Кальметов, Юныс Әминов, Саҗидә Сөләйманова, Рафаил Төхфәтуллин, Клара Булатова, тагын кемнәрдер бар иде. Аннары Гариф мине үз бүлмәсенә алып керде, сөйләшә-сөйләшә, эш урыны белән таныштырды. Безнең дуслык шулай башланды. Гариф белән кайда гына, нинди генә шартларда күрешсәк тә, тормышның нинди генә хәлләре турында сөйләшсәк тә, миңа рәхәт иде, күңелем тынычлана иде.
Күп тә үтмәде, Әлмәт театры җитәкчеләре мине куелырга әзерләнүче «Утлар яна учакта» дигән спектакльгә музыка язарга чакырдылар. Пьесаны Гариф Ахунов язган икән. Бу инде Гариф белән тагын да якынрак аралашу дигән сүз иде.
Спектакль өчен шигъри сүзләр язарга ул Саҗидә Сөләйманованы чакырган иде. Гариф Ахунов мине шагыйрә белән очраштырды. Сары чәчле, зәңгәр күзле мөлаем ханым. Аның шигъри җанлы булуы йөзендә үк балкып күренә. Мин аны әнә шулай кабул иттем. Өчәүләп кайсы образга нинди җыр кирәклеген тәгаенләдек тә, эш башланды.
Спектакль нефтьчеләр тормышына багышланган. Мин төрле җырларга, биюләргә музыка язарга тиеш идем. Режиссер сораган музыкаль бизәлешләр нотага салынгач, Гариф Ахунов, Саҗидә Сөләйманова, балетмейстер Марат Камбулатов, режиссер Габдулла Йосыпов һәм мин, театрга җыелып, җыр-көйләр белән таныштык. Хуплап каршы алдылар һәм спектакльгә тагын да музыка өстәргә кирәк дигән фикергә килделәр. Төп рольләрне бик талантлы яшь актриса Луиза Солтанова (Гүзәлия) һәм җырга оста, моңлы тавышлы артист Рафаил Сабиров (Сәлахи) башкарачак иде.
Май алды көннәре. Табигатьтә дә, күңелдә дә ниндидер күтәренкелек. Без куеласы спектакль, андагы җырлар дулкынында очып-илһамланып йөрибез. «Гүзәлия җыры» аеруча халыкчан, җанга ятышлы тоела. Бәйрәмгә «Утлар яна учакта»ны чыгардылар. Премьера шаулап үтте. Спектакль Уфада, Казанда күрсәтелгән чакта да яхшы бәя алды. Драматурглар һәм театр сәнгате эшлеклеләре киңәшмәсендә ул 1965 елның иң яхшы спектакле дип табылды.
...Ул чакта Гариф шатлыгыннан очынып йөрде, йөзеннән елмаю китмәде. Хәер, Гариф кына түгел, һәммәбез сөенештек. Әле бүген дә шул спектакльгә язылган «Нефтьчеләр маршы», «Гүзәлия җыры», «Сәлахи җыры» яңгыраганда, күз алдыма һәрвакыт елмаеп-шатланып Гариф килеп баса.
«Утлар яна учакта» спектакленең премьерасыннан соң, Гарифлар өендә банкетка җыелдык. Театр артистлары, режиссер, рәссам гына түгел, кием тегүче, грим салучы, машина йөртүчеләренә кадәр чакырылган. Ахуновлар фатирына, Әлмәт язучыларын да кушсаң, берьюлы җитмеш кеше кереп тулгандыр. Ул банкетта мин гомеремдә беренче мәртәбә «урындыкларсыз кунак»та булдым. Бәйрәмдә катнашасы дус-ишләрнең чамадан тыш күп буласын абайлап, хуҗалар өстәлләрне стена буена (бигрәк тә, почмакларга) терәп куйганнар да, урындыкларны җыеп алганнар – барыбыз да аяк өстендә. Бер кечкенә бүлмәдә арыганда ял итәргә куелган берничә урындык кына бар. Өстәлләр тулы сый-нигъмәт, кайсын ошатасың, шунда барып авыз ит. Ә Гариф белән хатыны Шәһидә ханым, бүлмәләрнең әле берсенә, әле икенчесенә кереп, һәркемне аерым-аерым сыйлап йөриләр...
«Утлар яна учакта»ны кайчан, кайда карагандыр, «Гүзәлия җыры»н үз репертуарына алып, мәшһүр җырчыбыз Әлфия Афзалова бик яратып концертларында җырлады. Бу җырны шулай ук күп еллар инде, җаннарны иркәләп, моңлы тавышлы Флера Сөләйманова да җырлый. Бәхетле җырым булды ул. Күптән түгел Илһам Шакировның дискын тыңлап утырганда, шушы җыр килеп чыкты – Илһам җырга башка исем кушып җырлаган. Гадәттәгечә, Илһам шәп җырлый, рәхмәт аңа!
Шул җыр белән бәйле бер очракны искә төшерәсем килә. Әлмәттә эшләгән чагым. Ашыгыч рәвештә Казанга очарга кирәк. Әлмәттән Бөгелмә аэропортына билетлар беткән. Бер автобус китәргә тора. Бардым шоферына. «Урын юк, мин колхоздан студентлар алып кайтам», – ди. Кердем автобуска, шып-лап тулган, гел кызлар гына. «Урын тапсаң, утыр, абый!» – диделәр.
Арткы почмакка барып сеңдем. Кузгалдык. Кызлар бәрәңге җыйганнар, күңелләре көр: уен-көлке, шаян сүзләр, көлешүдән автобус селкенә һәм җыр, җыр, җыр... Кыска такмак-лар, сузынкы моңлы көйләр һәм кинәт... «Гүзәлия җыры»! Йөрәгемнең сикерүенә чак түзеп барам. Шыгрым тулы автобус кызлары бер тавыштан синең хисең белән тулган, синең моңыңа төрелгән көйне яңгыратып җырласыннар әле – ничек түзмәк кирәк... «Мин монда!» – дип кычкырасым килә, ләкин дәшүем әдәпсезлек буласын аңлап, ләм-мим.
...Ничә еллар инде «Гүзәлия җыры»мны кайларда гына, кемнәрдән генә ишетмәдем! Ул еракта калган яшьлекне, иҗатташ дусларны сагындыра, мине яңа җырлар язарга илһамландыра.
Рәсемдә (сулдан уңга): Мәсгут Имашев, Вазыйх Исхаковның кызы Венера, Вазыйх Исхаков, Рафаил Төхфәтуллин, Вазыйх Исхаковның хатыны Зимфира, Шәһидә Максудова, Гариф Ахунов, Сания белән Фазыл Мостафиннар, Саҗидә Сөләйманова, Әдип Маликов. Әлмәт, 1965, сентябрь.
«Сөембикә», № 1, 2016.

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Дус кызымның ире икенче хатын алган Дус кызыма шулчак әллә нәрсә булды, мышык-мышык елап җибәрде, керфекләренә яккан тушь җебеп, алсу бите буйлап акты. Мин Гөлчәчәкне тынычландырырдай кирәкле сүзләр таба алмадым, ни өчен сорау биргәнемә дә үкендем...
-
Хата Тормышта бер генә кеше дә хаталардан хали түгел. Без ясаган хаталар бер-берсеннән зурлыгы йә кечкенәлеге белән генә аерыладыр. Кечкенәләре шунда ук онытыладыр. Ә зурраклары, язмышыңны башка сукмактан алып кереп киткәннәре... Алары башка шул. Алары сине гомер буе озата бара...
-
Елама, Сәрвиназ! (хикәя)
-
Ләкләкләр Яз җиткән саен ләкләкләр кайтуын өзелеп көтә башлыйм. Бу кошлар кайткач җиһанга яңа тормыш иңә кебек. Мин өчен бик кадерле алар. Аларга кагылышлы үз тарихым бар.
-
Бәхетемне сакламадым Һәр хатын-кызның үз тормыш тарихы, үз ялгышлары, үз үкенечләре. Әмма минем кебек беркатлылыгы аркасында үз бәхетен җимергән хатыннар бар микән ул?!
Соңгы комментарийлар
-
24 март 2023 - 14:07Без имениБай ирлэрнен ботен байлыгын балаларына яздырасы иде ул, бер тиенсез ир белэн икенче яшь хатыны яшэргэ телэр идеме икэн?Дус кызымның ире икенче хатын алган
-
26 март 2023 - 07:29Без имениӘлбиттә ирҙән айырылған ҡатын менән иреңде бер өйҙә ҡалдырып китеү ялғышлыҡ. Тик ирҙе өйҙә бикләп ултыртып, кешегә күрһәтмәй йәшәп булмай. Йөрәгендә тоғролоҡ булмаған кеше барыбер хыянат итер ине иртәгәме һуңмы.Бәхетемне сакламадым
-
27 март 2023 - 07:59Без имениИс китмәле хикәя бала чакка кайтып килгәндәй булдым рәхмәт авторга.Кунак мунчасы
-
23 март 2023 - 11:56Без имениБашта ул үзе генә булганда аңа игътибар күп булган, аннан сез кияүгә чыккансыз, игътибар кими төшкән, бала туган, тагын ныграк кимегән, аңа гына карап тору беткән. Ул бала гына икәнен онытып җибәргәнсез. Сезгә ул инде зур, үчтекиләргә кирәк түгел дип саный башлагансыз. Ә ул балада әкренләп әнә шул көнләшү дә, үпкәләү дә, үртәлү дә барлыкка килгән. Белмим, бу хәлне төзәтә алырсызмы.Ничек дуслаштырыйм?
-
22 март 2023 - 10:47Без имени«Улымны узем генэ устердем» дигэн суздэн сон ук барысы да анлашылды. Киленне яратмавыгыз хэр суздэн «кычкырып» тора. Вот и гаеп эзлисезОныгым минеке түгел...
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.