Язмыш
Без биш бала үстек әнкәй белән...
Гөлсинә белән Вәсимә апа шушы көннәрдә Урал якларыннан урап кайттылар. Ектеринбург өлкәсендәге Североуральск шәһәре менә 1975 елдан бирле бик якын инде алар өчен. Туган авылдан кала, икенче кадерле урын...
Язмыштыр, күрәсең: Мөхлиса апаның укытучы кызы Вәсимә, инде армия хезмәтен тутырып кайткан уллары Илгиз белән Индус бәхетләрен еракта сынап карарга була. Туган авыллары Байсарны калдырып, читкә чыгып китәләр. Әниләрен дә үзләреннән калдырмыйлар. Олы кызлары Флүсә (ул инде гаиләле, үзе мәктәптә укыта), төпчекләре, КХТИда укучы Гөлсинә Казанда калалар. Юк акчага тормыш алып бару кыенлыгы үзәкләренә үткәнгә кузгалгандыр инде егетләр. Илгизнең гаиләсе, ике баласы бар. Вәсимә (еллар узгач, ул ире, кызы белән Татарстанга кайтып төпләнә – Э. З.) белән Индуска да башлы-күзле булырга вакыт җиткән. Теләсә нинди авыр эштән дә курыкмый торган таза, эшкә нык абый белән энекәш инде хәл итеп куйганнар: шахтага урнашачаклар! Ире Кәбир яшьли үлеп, берүзе биш баланы аякка бастырган Мөхлиса апаның да олыгайган көнендә җитешрәк тормышта яшисе килгәндер, бәлки? Сөн буенда үскән балалары «Без әнкәйнең биш шатлыгы идек, биш кайгысы булдык кайчакта», дип кабатлыйлар, «бу җыр безнең турыда икән бит!» – дип әйтәләр. Берничә ел эшләп, өй салырлык акча юнәтербез дә кайтырбыз дип уйлый ул балалар. Шахтада эшләүче авылдашлары, гаилә дуслары сүзенә колак салып, әнә шулай ерак юлга кузгалалар. Һәм бик озакка. Бәлки, мәңгелеккәдер... Җәйләрдә туган якларына кайтып китә торган Мөхлиса апа да инде гүр иясе. Шахтада бригадир булып эшләгән Илгизне, тәҗрибәсе бар дип, беренче көннәреннән үк Чернобыль авариясенә җибәрәләр, соңрак ул нурланыш авыруыннан үлә. Быел менә Индус та хатыны Рәмзияне шунда җирли...
«Барысының да каберләрен зиярәт кылып кайттык, – ди Гөлсинә. – Рухлары шатлангандыр. Аннары күпме туганнар яши бит әле бу кечкенә Урал шәһәрендә. Уңганнар, булганнар, тормышлары матур...»
Ул сөйләгәннәрдән бөтенесе күз алдына килә бара. Тайгаларны узып баручы поезд, шахтерлар шәһәре Североуральск, боксит рудниклары, Вагран елгасы, мүк белән капланган таулар, кедр чикләвегенә, мүк, нарат җиләкләренә, зелпегә бай ылыслы урманнар...
«Шәриповлар династиясе сынатмый икән, шуңа да сөенеп кайттык. Абыйларымның балалары белән горурланам. Чыннан да, без әнкәйнең биш шатлыгы дисәң дә була!» – диде Гөлсинә. Илгиз абыйсының кызы Миләүшә, әнә, шәһәрдә узган шәфкать туташлары бәйгесендә җиңүче булган. Ягымлы, уңган-булган диләр икән аның турында. Ире Рафаэль белән Рөстәм, Рамил исемле егетләр үстергәннәр. Ә менә Индус абыйсының улы Айрат Төньяк Урал боксит рудникларында юл салучылар бригадиры булып эшли, ди. Кайчандыр Илгиз абыйсының фотосы шәһәр почет тактасында торган булса, бүген инде Индус улы Айратның фотосын куйганнар анда. Татар егетләре кайда да сынатмый икән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк