Бер гаиләгә ике кайгы: самолетта һәлак булган егетнең икенче көнне энесе дә үлә

Яңа елны шатлык-куанычлар, яңа өметләр белән көтеп йөргәндә, ил күгенә тагын бер кайгы пәрдәсе ябылды. 25 декабрь көнне Сочидан Сириягә очкан Ту-154 самолеты һәлакәткә юлыкты. Нәтиҗәдә, 93 кешенең гомере өзелде.
Бу хәбәрне ишетмәүчеләр булмагандыр. 26 декабрьдә илдә Матәм көне игълан ителде. Һәрберебез үзенчә кайгырдык, борчылдык һәм сер түгел, оныттык та... Ә менә бу авырлыкны үз иңнәрендә күтәргән 96 гаиләне кайгы уты озак көйдерәчәк әле.
Кайгы үзе генә йөрми диләр. Александров ансамбле солисты Владимир Халимон гаиләсенең хәле икеләтә авыр: ике көн эчендә ике (!) улыңны югалтып кара син! Ту-154 һәлакәтеннән соң икенче көнендә Халимоннар гаиләсен тагын бер куркыныч хәбәр шакый: Владимирның кечкенә энесе Павел вафат була.
32 яшьлек Владимир Халимон Рахманинов исемендәге Ростов консерваториясен тәмамлый. Яшәргә дә өлгермәгән ирнең Евгения исемле хатыны – тол, Анфиса исемле кызы ятим кала.
Халимоннар гаиләсе гади гаилә түгел. Дөресрәге, бу – гаилә җылысын саклаучы балалар йорты. Әти белән әни 11 бала тәрбияли. Аларның тугызы тәрбиягә алынган. Һәлакәткә очраган Владимир – Халимоннарның үз баласы. Балалар тәрбияләү күбрәк әти кешенең – Леонид Халимон җилкәсенә төшә. Чөнки әниләре кайбер балалар мәктәпне тәмамлаганчы ук гүр иясе була. Леонид әфәнде әле дә Ростов-Дон шәһәрендә яши, ашыгыч ярдәм машинасын йөртә.
Элек гаилә Свердловск өлкәсендә яши. Әмма болгавыр 90 нчы елларда Ростов-Дон шәһәренә күченәләр. Туганнары әйтүенчә, кечкенә Вова балачактан музыкага карата мәхәббәт белән янган. Беренче сыйныфта ул баянда уйнарга өйрәнә. Бер генә гаилә бәйрәме дә аның баянда уйнап җырлавыннан башка узмый. Бигрәк тә ул Ирина Аллегрова иҗатына мөкиббән китә. Әмма ул вакытта бик озак еллардан соң Вова Мәскәүгә китәр, атаклы дәүләт ансамбленең солисты булыр дигән уйлар берүнең дә башына килмәгәндер.
Бүген Халимоннар гаиләсе әгъзалары төрле шәһәрләрдә яши һәм күрешүләр дә бик сирәк эләгә. Владимирның да буш вакыты булмаган диярлек. Әгәр үзләре яшәгән шәһәргә Александров хоры килсә, туганнар бербөтен булып Владимирның чыгышын карарга ашыккан.
Яңа елга аяк басарга биш көн калгач ишелеп төшкән кайгыдан Халимоннар гаиләсе тәмам бетерешкән.
Авиаһәлакәттә улын югалту турындагы хәбәр Леонид әфәндегә исә аяз көнне яшен суккандай тәэсир итә. Хәер, моны үз башына төшкәннәр генә аңлыйдыр. Әмма Леонид әфәндене язмышның тагын бер сынавы сагалап торган була әле. Дүшәмбе көнне Екатеринбургта яшәүче 21 яшьлек Павел да күзләрен мәңгелеккә йома. Юк, һәлакәт түгел. Ул биш елга якын лейкоз авыруыннан интегә. Соңгы вакытларда исә аңында да булмый. Авиаһәлакәттә абыйсы һәлак булуын ишетми дә кала мескен. Җаннары күктә очрашканнардыр инде...
Бу хәбәрне Леонид әфәндегә ничек әйтергә белми азапланалар.
– Әти Мәскәүгә Вованың мәетен тану эшләрендә катнашырга китте. Павликны аннан башка гына җирләячәкбез, – ди егетләрнең Владимир исемле абыйлары. – Әтигә Павелның үлемен әйтмәдек. Кайчан әйтербез, белмим. Икесе дә бер-бер артлы бит. Әтинең яше дә олы, кан басымыннан да интегә. Бу хәбәрне ишетсә, аны саклап кала алмаячакбыз. Чөнки ул безнең һәрберебезне үз баласыдай ярата.
Владимир ишелеп төшкән әлеге кайгыдан ничек айнырга, алга таба ничек яшәргә кирәклеген әлегә белми.
– Балалар йортыннан әлеге гаиләгә эләккәч, безнең тормыш гел шатлыктан барды. Әниебезнең арабыздан иртә китүе генә йөрәккә тирән эз салды. Һәрберебез үз юлыбызны сайлап, яши генә башлаган идек. Нишләтәсең, безнең язмышыбыз шундыйдыр инде, – дип кенә пышылдый ул.
чыганак: http://intertat.ru/tt

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Упкынга төшкәндә – 1 Биш ел буе балага уза алмаган хатынның ирен онытып, үзен генә кайгырткан, мендәргә капланып елаган чаклары күп булды. Узып та күтәрә алмаган ике баласын югалту ачысын да берүзе күтәрде. Аннары беренче кызлары туу шатлыгы ирнең эчеп йөрүен тагын икенче планга күчерде...
-
Әти кайтты Әти кайтты... 22 елдан соң... Киселгән икмәк ябышмый, диләр. Әти булгач, ябыша икән...
-
Упкынга төшкәндә - 2 Кызының чәч араларын иснәп башыннан үпте дә, урамга чыгып китте Айрат. Лапаска керде дә мәчеттә үк тыеп килгән күз яшьләренә ирек биреп рәхәтләнеп елады...
-
Ни өчен безнең өстәлдә тозлы кәбестә гел булырга тиеш? Рушания ханым Минсәгыйрова: «Безнең өстәлдән тозлы кәбестә беркайчан өзелеп торырга тиеш түгел», – ди. Ни өчен икәнен дә аңлата.
-
Шоу – бар, сәнгать – юк ! Фердинанд СӘЛАХОВның тормыш кагыйдәләре
Соңгы комментарийлар
-
21 сентябрь 2023 - 14:58Без имениЭмоциялэрегезне йогэнлэргэ ойрэнегез. Эниегез ботенесен кунеленэ якын ала торган кеше, аны борчымагыз.Әни безне аңламый. Нишләргә?
-
21 сентябрь 2023 - 14:50Без имениУкучыларнын торлесе булган кебек, укутучыларнын да торлесе була шул. Яхшы анлата торган укутучыны нинди генэ укучы булмасын, 45 минут буе, сабыр гына тынлап утырасын. Мин узем дэ шундыйлардан, яхшы укыдым, но кайнар холыклы идем, ботенесен язып тормыйм, но яхшы анлата торган укутучыны сабыр тынлый идем. Яратып укыдым. Сигезеллыктагы укытучылардан мэрхум Шакиров Тимергали абыйны язып узар идем. Анын кебек яхшы укытучы бутэн юк иде шул мэктэбебездэ. Урта мэктэпкэ башка авылга йордек, анда да бик яхшы укутучылар мэрхумэ Роза апа, хэм мэрхум Фатыйх абыйны язып утэм. Беркемгэ бер начар суз эйтмэделэр, беркемне дэ начар сузлэр белэн сукмэделэр, бер укучыдан да баш тартмадылар. Алланын рэхмэтендэ булсыннар. Урыннары жэннэтнен турлэрендэ булсын! Гел яратып искэ алам. Укутучыдан тора куп нэрсэ.«Сугыш чукмары»
-
21 сентябрь 2023 - 14:07Без имениӘлхәмдулилләх, зурлап никах уткәргәнсез, бу әти-әни өстендә. Ә туй, исерек көтуе-кемгә кирәк шул уткәрсен, хәзер купләре үткәрми дә. Шул ук туганнарны тагын чакырасың бит, тик бусы аракы табыны. Гел бер кеше, ничә кат җыярга була, муеннан бурычка батыпНиках акчасы – талаш акчасына әйләнә бугай
-
21 сентябрь 2023 - 13:19Без имениДөресен әйткәндә ин зур гаеп узегездә... ничек бар шулай сөйләшергә иде ике як балалар бн, бар нәрсәне уртага салып.. я никах зурдан булып, загста гына язылышасызмы дип, я киресенчә, яки инде никах бн туй икесе беркөндә дип... куп якта хәзерге заманда ике як әти-әни никахны да, туйны да 50/50 уткәрә.. элек никахны кызнын әти-әнисе, ә туйны егетнеке кутәргән, шулай итеп ул әти-әнинен сонгы буләге яшьлэргэ булган, чонки аннан сон яшь гаилэ узлэре жавап бирэ финанс ягы очен, эти-эни бутэн акча биреп бармый. Э хэзер куп ата-ана гомер буе финанс ягыннан поддержать итэ инде... Сезгэ кинэшем шул, ничек бар шулай сойлэшегез, яшермичэ. Чыгу юлы кинэшлэшеп эшлэгэндэ генэ барлыкка килэНиках акчасы – талаш акчасына әйләнә бугай
-
19 сентябрь 2023 - 15:39Без имениАлайса туйны узегез оештырыгыз диегез, кредитлар алып туй уткэру кирэк эйбер дип санамыйм.Никах акчасы – талаш акчасына әйләнә бугай
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.