Зифа сын, грация, матурлык

Гомер-гомергә хатын-кыз киеменә аеруча игътибар иткәннәр. Киемең гәүдәгә ятып торсын өчен күкрәкчәне дөрес сайларга кирәк икәнен белә идегезме? Формасы дөрес сайланмаган күкрәкчә хатын-кыз сәламәтлегенә дә зыян сала. Күкрәктә яман төерләр килеп чыгуга сәбәп була. Гәүдәгә ярашлы күкрәкчә зифа буйлырак, яшьрәк, төзрәк күрсәтә. Формасы туры килмәгән күкрәкчә киемнең бар матурлыгын боза. Күп хатын-кызлар шуннан җәфа чигә дә инде. Телевидениенең силикон стереотиплары да ымсындыра. Безнең ханымнар бөкрәеп, күкрәкләрен мендәр тыккан кебек салындырып йөрүчән. Көзгегә карауга, кыяфәтләрен күреп, үзләренең кәефләре төшә. Табигатьтә стандартлар юк. Һәр күкрәкнең формасы һәм үлчәме гәүдә төзелешенә ярашлы. Күкрәкчәнең күкрәгең кереп кенә утыра торганын сайлап ала белергә кирәк.
Күкрәкчә сайлауның серен ачмакчы булам сезгә. Күкрәк формасы ике типка бүленә: классик һәм яшь күкрәкләр. Классик формалы җәелмәгән күкрәкләргә модельләрнең пластинка куелганнары да, куелмаганнары да килешә. Очлы башлы яки ярым кыйгач җөйле итеп тегелгән модельләр матур күренә, алар блузоннарны һәм изүе түгәрәк уемлы күлмәкләрне матур күрсәтә. Күлмәк уемы V-рәвешле булса, «балконет» моделе отышлырак.
! Яшьләр формасы — киң күкрәк читлеге, киң җилкәләр, киң җәелгән күкрәкләр. Мондый тип хатын-кызлар еш очрый. Аларга киң пластинкалы ярымтүгәрәк, түгәрәк модельләр әйбәт булачак. Пластинка куелмаган модельләр бик килешеп тә бетмәс, ә менә теләсә нинди уемдагы футболкалар, түгәрәк, ярымтүгәрәк муенлы киемнәр белән барачак.
! Иңсә аша үтүче киң тасмалы, эченә поролон куелган модельләр мул күкрәкле хатын-кызларга җайлы булачак. Мондый модельләр халык телендә «рюкзак» (биштәр») дип йөртелә. Аларның күкрәк астында пластинка юк, кияргә дә бик уңай. Шунысына да игътибар итегез: пластинкалар зур формалы күкрәкләр өчен түгел. Өлкән яшьтәгеләргә исә форма бирүче модельләр түгел, хәрәкәтләнергә уңайлы, тән суларлык киҗе-мамык тукымадан тегелгән күкрәкчәләр кирәк. Пластинка булса, яхшырак тота дип уйлаган хатын-кызларга моның дөрес түгеллеген, пластинкаларның батып кереп, күкрәкләрдә тирән күгәрек эзләр калдырганын аңлатырга туры килә. Дөрес сайланган модель генә күкрәктә яхшы утырачак. Җөйсезләре дә күкрәкне начар тота. Рекламага алданмагыз.
! Үсмер кызларга эчке киемнәрне сайлауның никадәр әһәмиятле икәненә аерым тукталасым килә.
Мәктәп яшендәге кызлар, гадәттә, күкрәкне зуррак күрсәтә торган күкрәкчәләр сатып ала. 14 яшьлек таныш кыз, әнә, андыйлар матур дип тора бит әле. Ләкин читтән караганда ул бик ясалма күренәчәк, кыз баланың гәүдәсе белән гармония сакланмаячак. Аеруча җәй көне бу нык күзгә ташланачак. Җитеп килүче кызга зур күкрәкләр ничек килешсен инде? Заманында Советлар Союзындагы яшь кызлар пластинкаларсыз мамык күкрәкчәдән йөргән. Үсмерләр өчен атластан, киҗе-мамыктан булган беренче модельләрне күпләр хәтерлидер әле. Менә шундыйларны кияргә кирәк кызларга. Күкрәкләр дөрес торганда, мускуллар үзләре үк тыгызлана, табигый формасын ала; култык астына да китми, үз урынында кала. Күп хатын-кызлар эчке киемнәрне дөрес сайлый белмичә, күкрәкләренең табигый формаларын боза. Мин аларны үз формаларын белергә, модель һәм үлчәмнәрен ялгышмый сайларга өйрәтәм.
16-18 яшькә күкрәк формасы тәмам формалашып бетә, кызларга инде күкрәк читлегенә туры китереп алынган пластинкалы, поролон, ярым поролон эчлекле модельләр дә ярый башлый.
! Бүген йөкле ханымнар өчен бала тапканчы һәм бала тапканнан соң кия торган күкрәкчәләр модага керде, аны бала имезүче аналар өчен дип тә әйтәләр. Әлеге модельләр бер файдалы функция дә башкармый. Бердән, уңайсыз; икенчедән, ими башлары ялкынсына. Мин андый модельләрне модага иярү дип кенә атыйм. Сатып алучыларымны кирәксез бу акча туздырудан аралап калырга тырышам. Алар урынына киҗе-мамык тукымадан тегелгән классик стильдәге пластинкасыз күкрәкчәләрне тәкъдим итәм. Йөкле вакытта һәм бала имезгәндә күкрәк мускуллары, зәгыйфьләнеп, салынып төшмәсен, тыгыз килеш калсын өчен шулай эшлим. Йөклелек кырык атнага гына сузыла. Күпләр килешә минем белән, һәм аларның вакытлы халәтенә карап, дөрес формалы модельләр сайлыйбыз.
! Формасы буенча күкрәкчәләр көндәлек һәм бәйрәм күлмәкләре белән кия торганга аерыла.
Билгеле фирмаларның эчке кием модельләре каталогы ике төргә бүленә: КЛАССИК (көн саен киелә торган) һәм МОДАЛЫ КОЛЛЕКЦИЯ (матур эчке киемнәр яратучылар өчен, ул ярты ел саен яңартыла). Каталог өчен яңа коллекция иҗат иткәндә, дизайнерлар яңа модельнең дизайнын безгә, сатып алучыларга уңайлы булырлык итеп һәрчак җентекләп уйлыйлар. Күкрәк асты үлчәме 70 тән башланып, 0 дән 12 гә кадәрге үлчәмнәр рәтенә туры килеп бара. «Оя»сы зур булган күкрәкчә алып, соңыннан аны кечерәйтеп утырасы юк.
Бүген сатуда модельләрнең ниндие генә юк! Төсләре, фасоннары дисеңме! Әмма сәламәтлек өчен бик үк кулай булмаганнары да җитәрлек шул. Ул модельләр коммерция табышын күздә тотып чыгарыла, форманы дөрес утырту кагыйдәсе исәпкә дә алынмый. Үзебездә тегелгән эчке киемнәргә өстенлек бирергә кирәк. Алар табигый тукымалардан, сыналган калыпларга туры китереп тегелә.
Дөрес сайланган күкрәкчә кияргә дә җайлы, сәламәтлек өчен дә зарарсыз. Ашык-пошык кына алырга ярамый, башта сатучы-консультант белән киңәшегез.
Зифа сын, грация, матурлык хатын-кызлар өчен бик мөһим!
КИҢӘШ
Күкрәкчә — үзенчәлекле эчке кием, ул аерым игътибар сорый.
* Формасын югалтмасын дисәң, күкрәкчәне көн саен алыштырып торырга кирәк.
* Нәзберек тукымаларны юганда кулланыла торган сыек сабын белән бары тик салкын суда кулдан юарга киңәш итәбез. Кер порошоклары нәфис тукыманың сыйфатын боза.
* Күкрәкчәне суда биш минуттан да артык чылатып торырга ярамый.
* Кул белән юмаган очракта, тишекле кер капчыгына салып, машинада сак режимны сайларга кирәк.
* Борып сыгарга ярамый, «оя»сы җимерелә. Иң яхшысы – сөлге белән киптерү. Шулай ук батареяларга да элмәгез. Югары температурада күкрәкчәләрнең эластиклыгы юкка чыгачак.
* Юганнан соң күкрәкчәне үтүкләмиләр.
фото: http://pixabay.com
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Дус кызымның ире икенче хатын алган Дус кызыма шулчак әллә нәрсә булды, мышык-мышык елап җибәрде, керфекләренә яккан тушь җебеп, алсу бите буйлап акты. Мин Гөлчәчәкне тынычландырырдай кирәкле сүзләр таба алмадым, ни өчен сорау биргәнемә дә үкендем...
-
Хата Тормышта бер генә кеше дә хаталардан хали түгел. Без ясаган хаталар бер-берсеннән зурлыгы йә кечкенәлеге белән генә аерыладыр. Кечкенәләре шунда ук онытыладыр. Ә зурраклары, язмышыңны башка сукмактан алып кереп киткәннәре... Алары башка шул. Алары сине гомер буе озата бара...
-
Елама, Сәрвиназ! (хикәя)
-
«Кичер мине, әни!» Ә менә бу – ул керәсе йорт, анда аны әнисе көтә. Унбиш ел көтә инде... Кичке эңгер-меңгер. Кәүсәриянең күзе ирексездән ике якты тәрәзәгә төште. Аларның берсендә бөкрәйгән хатын-кыз шәүләсе күренде. «Йә Хода! Ничек картайган!» Кызганудан Кәүсәриянең йөрәге чәнчеп алды...
-
Таяныр талларың булмаса... Дамирә аны беренче күрүендә үк ошатмады. Җете итеп бизәнгән... Сарыга манган чәчләрен тузганак башына охшатып тараган... Изүе ачык... Нәрсә, ул монда эшләргә түгел, кәттә кияү эзләргә кайткан мәллә?..
Соңгы комментарийлар
-
21 март 2023 - 09:43Без имениХэзер элеке замена тугел. Барыгыз платный поликлиниках, 8 мен тора анализ. Бу анализ шуна очсыз сезгэ ул бернинди дэ хокук бирми. Ягни,бу анализ кэгазен тотып судлаша алмыйсыз . Но сезнен узегезнен кунелегез тынычланыр. Точно сезнен онок булмаса улыгызга эйтергэ можете. Но чтобы бер юктан сузгэ килеп ачуланышып бетмэс очен якыннрагыз белэн анализ ясауыгызны яшереп калагыз. По результатам эш итэрсезОныгым минеке түгел...
-
21 март 2023 - 10:40Без имениМаена чыдый алмаганнар ны сугышка җибәрәсе генә бар. Басылып кайтырлар иде.Дус кызымның ире икенче хатын алган
-
21 март 2023 - 18:47Без имениУзегездэ дерес фикердэ, улыгызны бэхетсез, гаилэсез курэсегез килсэ генэ уйлап эшлэгез.Оныгым минеке түгел...
-
18 март 2023 - 10:28Без имениКычкырышып чыгып китеп, озак еллар аралашмау, ахырдан бер-берсен гафу итү булырга да мөмкин. Ләкин яратып үстергән кешесенә аяк белән тибеп чыгып киткән кеше яхшы хатын була алуына, тәүбәгә килүенә ышанмыйм мин. Шуңа күрә күңелне кузгатмады«Кичер мине, әни!»
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.