14 яшьлек кызыбызның холкы бик авыр. Бер сүзне дә тыңламый, каршы әйтә, өйдә бер эшкә дә булышмый. Яшүсмерлек чорында шулай авыр булганын аңлыйбыз, ләкин бу кадәр үк кыен булыр дип уйламаган идек.
Бер сүз әйтә башласаң, өйдән чыгып китә дә телефонын алмый үзәккә үтә. Мондый яшүсмерләр белән уртак телне ничек табарга соң? Бер сүз дә әйтмичә, канәгатьсезлек белдермичә генә яшәп булмый бит инде.
Гөлназ САФИНА. Биектау.
Укучыбызның соравына Казан федераль университеты профессоры, психолог Айсылу НӘГЫЙМОВА җавап бирә.
Кайчан башлана бу чор? Психологлар һәм табиблар фикеренчә, ул 12–18 яшьләр аралыгында була. Соңгы вакыттагы тикшеренүләр күрсәткәнчә, кайбер балаларда 10 яшьтә дә башланырга мөмкин. Ә без, психологлар, үз тәҗрибәбездән чыгып, аның соңрак башланган очракларын да беләбез.
Иң беренче чиратта холыктагы әлеге сыйфатлар гормональ үзгәрешләр белән бәйле. Шуңа баланың тышкы кыяфәтендәге, физиологиясендәге, психикасындагы үзгәрешләр дә өстәлә. Гомумән, үсеш чоры иң конфликтлы, иң авыр чор булып санала. Ул буш урында барлыкка килми, ә баланың моңа кадәрге тормышының, моңа кадәр булган тәрбиянең дәвамы булып тора. Аның тәрбиясендә кечкенә генә, әһәмиятсез тоелган проблемалар булса, болар күчеш чорында зур проблема булып килеп чыгарга мөмкин. Шуңа күрә бала белән кечкенә чактан ук дөрес мөнәсәбәтләр булдыру кирәк. Алар: бала белән ике арадагы ышаныч, сезнең аны яратуыгызга ышануы.
Инде сорауга әйләнеп кайтсак, бу әти-әнигә нәрсә эшләргә? Бала сүз күтәрми, холкын күрсәтә, өйдән чыгып китә... Әлбәттә, ачулану, куркыту белән бернәрсәгә дә ирешеп булмаячак. Шул ук вакытта контрольне дә киметергә ярамый, киресенчә, бу чорда аны тагын да арттырырга кирәк булачак. Икенче яктан, балага артык басым ясаудан да сакланырга кирәк. Үз-үзен тотышында үзгәреш сизелсә, артык басым ясап, нәрсә булды, дип төпченеп, йөрәгенә тиярлек итеп кылану шулай ук ярамый.
Баланың ышанычын саклау бу чорда аеруча әһәмиятле. «Мин сине аңлыйм, ярдәм кирәксә, мин синең янәшәңдә» кебек сүзләрнең тәэсире бик көчле. Без игътибарга алмый торган нәрсәләр – тактиль мөнәсәбәтләр – баланы кочаклау, башыннан сыйпау шулай ук бер-береңне сүзсез дә аңларга ярдәм итә. Ләкин гаиләдә кабул ителгән чикләрне бозарга ярамый. Әгәр бала кечкенәдән мондый мөнәсәбәтләргә ияләнмәгән икән, күчеш чорында кинәт кенә аны кочаклый, башыннан сыйпый башлап, артык кайнар мәхәббәт күрсәтеп, сез кире нәтиҗәгә генә ирешәчәксез. Гаиләдә кабул ителгән мөнәсәбәтләрне кулланып, баланы яратуыгызны ешрак күрсәтергә тырышыгыз.
Сораудан аңлашылган тагын бер проблема: баланың тупас сөйләшүе. Кайчагында киресенчә дә була, кайбер бала үз эченә бикләнә. Әти-әниләр моңа әллә ни игътибар итми, кәефсез чагыдыр, диләр. Әмма баланың тупаслануы да, үз эченә бикләнүе дә шулай ук бик җитди күрсәткеч булырга мөмкин. Тик бу очракта да балага басым ясап, артыгын төпченеп сөйләшү шулай ук ярамый. Әлбәттә, бала белән сөйләшергә, моның сәбәбен ачыкларга кирәк. Бу бер утыруда гына ачыклый торган проблема түгел. Һәр көн азмы-күпме сөйләшүләр бала белән әти-әни арасына күпер салырга ярдәм итә.
Күчеш чорында бала үзенең тышкы кыяфәте белән ныграк кызыксына, моңа кадәр игътибар итмәгән нәрсәләргә әһәмият бирә башлый, үзендә әллә никадәр кимчелекләр таба. Баланың тышкы кыяфәтенә артык тәнкыйть белән каравын шулай ук игътибарсыз калдырмаска кирәк. Бигрәк тә көлеп, шаяртып сөйләшү тыела. Аның өчен әһәмиятле булган проблемаларны чишү юлларын табарга тырышыгыз. Бәлки, аңа киемнәре ошамыйдыр, күңеленә ятышлы киемнәр алыгыз. Косметологик проблемаларны да чишү юллары бар хәзер. Ләкин шул ук вакытта баланың игътибарын бу өлкәдән башка өлкәгә күчерү турында да уйларга кирәк. Мораль сыйфатлар да бар бит әле.
Өйдә булышмаулар, ачулансаң, чыгып китүләр дә шушы чорда кискенләшә. Бала яшүсмерлек чорына кадәр өйдә ниндидер вазыйфалар башкарган булса, ул аны бу чорда да башкарачак.
Әгәр 14 яшенә кадәр өйдә бернинди вазыйфасы юк икән, хәзер генә аны булдырып булмый, әлбәттә. Шулай да, соң булса да уң булсын, дип, әти-әнигә бу өлкәдә дә нәрсәдер эшләргә кирәк. Хәзер исә «шуны эшлә, моны эшлә», дип боерганчы, аның ярдәмен сорау мөһимрәк. «Мин эштә бик арыйм, булыша алмыйсыңмы? Әйдә, син шушы вазыйфаларны үтә әле?» – дип, дусларча ярдәм сорагыз. Ачуланып, баланы оялтырга тырышып, нәтиҗәгә ирешү мөмкин түгел.
Балага кечкенә чагыннан ук яратуыгызны белдереп, сезнең аның иң якын дусты булуыгызга, ул нинди генә хәлләргә тарыса да, аңа сездән дә яхшырак ярдәм итүче булмавына ышаныч тудыра алсагыз, иң кызу, холерик холыклы балалар да пубертат чорында артык чиктән чыкмаячак. Һәм әлеге ышаныч аны куркыныч хәлләрдән саклаячак. Балаларны яратырга һәм кечкенәдән үк аларның чын дусты булырга кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк