Логотип
Белгеч киңәше

«Телсез күке» уенын кем уйный?

Ирем белән 30 ел бергә яшибез. Аның да шулай сөйләшми йөри торган гадәте бар. Берәр нәрсәгә үпкәләсә, миңа ачуы килсә, бик озак сөйләшми йөри ала.

Кайчагында моның сәбәбен дә аңламый калам, сорасаң да әйтми ул. Имеш, шулай дәшми йөреп, мине «акылга утыртмакчы». Мин инде тизрәк дуслашмакчы булып, беренче адымны гел үзем ясарга омтылам, булмаган гаепне үз өстемә алып, гафу үтенәм. Ә ул назлы кияү кебек ялындыра әле. 30 ел яшәп тә, ирем шулай дәшмичә йөргәндә үземне ничек тотарга кирәген һич өйрәнә алмадым.
Исемем редакция өчен генә.

Дәшми йөрү нәрсәне белдерә?

Дәшмәү – кешенең барлыгын инкарь итү, аны күрмәмешкә, белмәмешкә салышу. Моны күпләр авыр кичерә. Хат авторына алдан ук әйтеп куям: гаеп сездә түгел. Дәшмичә йөрү манипуляциянең бер ысулы ул, һәм моны, әлбәттә, эмоциональ яктан өлгереп җитмәгән кешеләр генә куллана. Алар олы кешеләр кебек барысын да ачыктан-ачык сөйләшеп, сүз белән хәл итә белмиләр.

Дәшмәү күп нәрсәне белдерә ала. Әйтик, конфликттан качарга омтылуны. Мәсәлән, ул сезгә белдерергә курыккан хисләреннән шулай качмакчы. Үзенең кичерешләрен белдерсә, конфликт чыгуы бар дип уйлый, үзе генә карар кабул итүдән курка һәм барлык җаваплылыкны сезнең өскә йөкли. Конфликтка китерү ихтималы булган ситуацияләрдә үзен шулай тотуы аның балачактан ук откан сценарие булырга мөмкин. Бу очракта ул ни өчен мин үземне шулай тотам дип уйланырга, моның сәбәбен аңларга, сезгә мондый авырлык китермәскә тырышырга тиеш.

Дәшмәү пассив агрессиянең бер төре дә була ала. Ул аны җәза бирү ысулы буларак куллана. Хис-кичерешләрен ачыктан-ачык әйтә, ни өчен канәгать булмавының сәбәпләрен белдерә алмаганга дәшмичә йөри. Монысы да балачактан ук өйрәнеп алган сценарий була ала, һәм бу очракта да сезгә бәйле түгел.

Дәшми йөрү – партнерны контрольдә тоту һәм аның өстеннән хакимлек итү инструменты да әле ул. Бу ешрак абьюзив мөнәсәбәтләрдә очрый. Дәшмичә йөрүем белән мин сиңа җәза бирәм, ә син борчыл һәм үзеңнең ни өчен җәза алуың турында уйлан. Эмоциональ таганнар менә шулай барлыкка килә дә: бүген мин сине үземә якын китерәм, иртәгә исә кире кагам. Мондый халәт кешедә курку-шөбһә хисе тудыра, ул бүгенге яшәештә үзенең дә барлыгын тоймый.

Дәшмәү – үзең теләгәнгә ирешү ысулы да ул. Шул рәвешле партнерны ниндидер карар кабул итәргә яисә ниндидер бер гамәлгә этәрү. Бу да аның балачагыннан килә.

Берсенең дәшми йөрүе гаиләдәге икенче кешегә ничек йогынты ясый? Нәтиҗәләре нинди?

  • Даими көтү халәтендә яшәү киеренкелек тудыра, сез тормышыгызның хәзерге мизгелендә үзегезнең барлыгыгызны тоймыйсыз, тиешле сүзләр эзлисез, һәм болар барысы да күңелдә шөбһә уята. Бу исә эмоциональ яктан йончуга һәм төрле авыруларга китереп җиткерергә мөмкин.
  • Үз тормышыңа контрольне югалтасыз. Мондый хәл кабатланмасын дип, партнерга ярарга тырышасыз.
  • Хис-кичерешләрегезне йөгәнләмәкче буласыз. Бу шулай ук сәламәтлекне какшата.

Бу ситуациядән ничек чыгарга?

Үзегез белән бар да тәртиптә икәнен аңлагыз һәм башка берәүнең сәламәт булмаган реакциясен үзгәртергә тырышмагыз. Үзен шулай тотуына партнер үзе генә җаваплы. Игътибарны үзегезгә генә юнәлтеп, түбәндәге сорауларга җавап бирегез әле: «Чынлап та хәзер кемгәдер авырлык китердегезме? Дөрестән дә гаебегез бармы, ниндидер кагыйдәләрне боздыгызмы? Кемнедер рәнҗеттегезме?»

Партнерыгыз дәшмичә йөргәндә дә тормыш дәвам итүен исегездән чыгармагыз. Мөгаен, яраткан эшләрегез бардыр, шулар белән шөгыльләнегез. Партнерыгыз да дәшми йөрүеннән файда юклыгын  аңлар. Аның дәшми йөрүен ошатмавыгызны турыдан-туры әйтегез. Мондый «телсез күке» уенын уйныйсыгыз килмәвен һәм уйнарга җыенмавыгызны белдерегез. Игътибарыгызны үзегезгә юнәлтеп, үз кызыксынуларыгызга «чумып», аңа дәшми йөрүенең файдасыз гамәл булуын аңлатырсыз.

Әгәр инде аның дәшми йөрүендә абьюзерлык ятса, манипуляторга нинди хисләр кичерүегез барыбер, аңа сезнең өстән хакимлек итү генә кирәк һәм ул моңа төрле юллар белән ирешергә тырышачак. Үзегезне алдамыйча, дөресен әйтегез: «Бу кеше белән мин ни өчен әлегә кадәр бергә? 70 кә җиткәч, мин нәрсә өчен үкенәчәкмен?» Шушы сорауларга җавап биреп, бәлки, билгеле бер карарга килерсез.

Фото ясалма фәһем генерациясе.

Теги: мөнәсәбәтләр психология

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар