Кадерле укучылар! «Сорау–җавап» сәхифәсенә сездән килгән сорауларга юрист Салих ГАЙНЕТДИНОВ җавап бирә.
Банктан кредит алган идем. Банк хезмәткәре юньләп аңлатып та тормыйча, кредитка страховка суммасын да кертеп исәпләгән. Моны соңыннан гына белдем. Хәзер банк ул акчаны кире кайтарудан баш тарта.
Иминият килешүенә кул куйганнан соң 14 көн эчендә сез аннан баш тарта аласыз. Акчаны кире кайтарып бирергә тиешләр. Ләкин килешүнең шартларын тагын бер кат җентекләп укып чыгарга кирәк. Кайчагында иминият компанияләре килешүдә акчаны кире кайтаруның башка срокларын күрсәтергә мөмкиннәр. Иминият компаниясенә претензия языгыз. Әгәр претензия язганнан соң да акчагызны кире кайтармасалар, бу очракта судка мөрәҗәгать итәргә кала.
Без ирем белән рәсми өйләнешкән, ипотекага алган фатирыбыз бар. Ләкин ике айдан артык инде ул безнең белән яшәми, коммуналь түләүләрне дә, ипотеканы да үзем генә түлим. Киткәндә үзе белән бөтен киемнәрен, документларын алып чыгып китте. Кире кайтырга һәм ипотеканы түләшергә җыенмый. Бу хакта телефоннан язышкан язулар бар. Әгәр мин фатир өчен түләгән акчаларның яртысын кайтаруны сорап судка мөрәҗәгать итсәм, телефондагы бу хәбәрләр дәлил була аламы? Никах килешүе төзелмәгән иде, фатирда беребезнең дә өлеше бүленмәгән, суд аша аерылышырга җыенабыз.
Сез фатирны һәм ипотека түләүләрен тигез итеп бүлә аласыз. Аерылышканнан соң ирегез ипотеканың яртысын түләргә тиеш булачак. Бергә яшәмәгән вакытта ипотека һәм коммуналь түләүләрне сез түләп торсагыз, ул моның яртысын сезгә кире кайтарырга тиеш. Ләкин бу түләүләрне чынлап та үзегез генә башкаруны судта расларга туры килер.
Чемодан хакын кем түли?
Аэропортта кызыбызның чемоданын ярганнар. Ул чемоданны шул килеш алган да киткән (икенче рейска ашыккан). Мондый хәлләр аэропортта еш була, бу очракта нишләргә кирәк?
Иң элек чемоданның ярылганын фотога төшереп алырга һәм аэропорттагы пассажирларга хезмәт күрсәтүче дежур агентка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Әлеге хезмәткәр багаж бирү зонасында була. Ул сезгә претензия язар өчен гариза формасын бирергә тиеш. Әзер документлар авиакомпания вәкиленә тапшырыла. Бу документларга: чемоданның ярылуы турындагы акт, самолетка утыру талоны һәм багаж биркасы, ярылган чемоданның фотосы, паспорт һәм язмача формадагы претензия керә. Ватылган чемодан өчен сезгә компенсация түләнергә тиеш.
Без үзебезнең фатирны сатып, акчасын кызыбызга бирмәкче булабыз. Алар кияү белән ипотекага фатир алмакчылар. Без биргән акчаны беренче взнос итеп кулланырга телиләр. Акчаны биргәндә берәр төрле килешү төзергә кирәк микән?
Сезнең очракта акчаны бүләк итеп бирү килешүе төзү отышлырак. Әлеге килешүдә бу акчага фатир сатып алыначагы күрсәтелергә тиеш. Бу – макчатчан бүләк итү дип сана-ла, һәм ул акчалар бүләк ителгән кешенең милек хокукларын саклау өчен кирәк. Мондый бүләк төре Гражданнар кодексында күрсәтелмәсә дә, практикада ул кулланыла. Акчаларны банк счеты аша күчерергә киңәш итәм. Һәм моны бүләк итү килешүе төзелгән көнне үк башкарырга кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк