Логотип
Белгеч киңәше

Совет чорында эшләгән өчен нинди өстәмә бар?

Кадерле укучылар! «Сорау–җавап» сәхифәсенә сездән сораулар кабул итәбез. Пенсияләрне билгеләү яки хокук өлкәсенә кагылышлы сорауларыгыз булса, безгә юллагыз. Аларга Россия Социаль фонды белгечләре һәм юристлар җавап бирәчәк.

Сорауларга Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеген җитәкләүче Эдуард ВАФИН җавап бирә.

Беренче баламны аспирантурада укыганда таптым. Декрет итеп рәсмиләштерелсә дә, ул вакытта укуымны дәвам иттем, академик ял алмадым. Бу чор өчен пенсия ничек исәпләнеләчәк?

Пенсияләрне исәпләү кагыйдәсендә хосусый пенсия коэффициентларының (индивидуальный пенсионный коэффициент – ИПК) эшләгән өчен генә түгел,
ә социаль әһәмияткә ия булган, иминиятләштерелмәгән чорлар өчен дә исәплә­нүе каралган. Беренче баланы яшь ярымга кадәр караган өчен 1,8 ИПК исәпләнә, икенче баланы яшь ярымга кадәр караганга ул 3,6 коэффициентны тәшкил итә. Өченче һәм аннан соңгы балаларга – 5,4 ИПК санала.

Әгәр дә әни кеше бала белән декрет ялында булганда эшләсә, аңа пенсия исәпләгәндә фонд белгечләре шул чор өчен ИПКның иң отышлы вариантын сайлаячак.

Шәфкать туташы булып эшлим. Безне әледән-әле квалификацияне күтәрә торган курсларга укырга җибәрәләр. Хәзер «за выслугу лет» буенча пен­сиягә чыгар вакытым җит­те. Ләкин Пенсия фондында, квалификацияне күтәрү буенча укыган айлар әлеге «непрерывный» стажга кермәгән, диделәр. Шул хакта аңлатып китегезче?

Иминият пенсиясен вакытыннан алда билгеләү өчен кирәк булган ташламалы стажны исәп­ләгәндә, квалификацияне күтәрү курсларында укыган чорлар эш бирүчедәге документлар (белешмәләр, приказлар һәм башкалар) һәм Рос­сия­нең Социаль фондының мәгълүмат базасындагы хосусыйлаштырылган исәпкә алу мәгълүматлары буенча ачыклана. Әлеге сорауга тулырак җа­вап алу өчен, стажга кагылышлы белешмәләрне ка­рар­га кирәк. Моның өчен сезгә яшәү урыныгыз буенча Россия Со­циаль фонды бүле­генең клиентларга хезмәт күр­сәтү бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Совет чорында 25 ел стажы булган кешеләрнең пенсияләренә ниндидер өстәмә бар икән, дип ишеттем. Бу чынлап та шулаймы? Әгәр дөрес булса, тулырак итеп аңлата алмассызмы?

Зур стаж өчен андый өстәмә юк. Ләкин зур стаж совет чорында да, бүген дә пенсия билгеләү өчен иң әһәмиятле шартның берсе булып тора.
2010 елның 1 гыйнварыннан валоризация барышында 2002 елга кадәр пенсиягә чыккан гражданнарның пенсия хокуклары өстәмә рәвештә 10 процентка индексация­лән­де, моннан тыш, 1991 елга кадәрге стаж­ның һәр елы өчен 1 процент индексация ясалды. Пенсия хокукының индексация­ләнүе, хезмәт стажына бәйле рәвештә,
һәр кеше өчен хосусый.
2019 елның 1 гыйнварыннан 42 елдан ким булмаган иминият стажына ия ир-атлар һәм 37 елдан ким булмаган иминият стажына ия хатын-кызлар өчен иминият
пенсиясе гомумкабул ителгән пенсия яшенә кадәр 24 ай алдан билгеләнә. Ләкин ул ир-атларга – 60, ә хатын-кызларга 55 яшь тулганнан да иртәрәк билгеләнә алмый.
2024 елдан пенсиягә чыгу өчен, билге­лән­гән пенсия яшенә җитү һәм хосусый пенсия коэффициентыннан тыш, 15 елдан да кимрәк булмаган иминият стажы да сорала.

Инвалид кешене караган өчен акча алам, рәсми эшләмим. Бу акча бик аз, пенсиям дә шулай бик аз булачак, димәк.

Авыру караган чорыгызның һәр елы, рәсми рәвештә эшләмәсәгез дә,
тор­мышы­гыз­ның социаль әһәмиятле чоры буларак, иминият стажына керә.
Бу – ими­ният­ләштерелмәгән чорлар, алар өчен хосусый пенсия коэффициенты исәп­ләнелә. Авыру кешене караган бер ел өчен 1,8 ИПК формалаша ала.
Мон­дый коэффициент 2024 елда уртача 34 мең сум хезмәт хакы алып эшләгән кешегә дә форма­лаша алды. ИПК ел саен индексацияләнә, һәм 2024 елда
ул 133 сум 5 тиен тәшкил итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар