Сөлеккә савап

Соңгы вакытта чирләр һаман яшәрә бара. Әле кайчан гына «әбиләр чире» дип саналган кан басымы өянәге, буыннар кату (остеохондроз), күкрәк бакасы (стенокардия), ишемия ише хасталыклар белән 30 яше дә тулмаган кешеләр дә интегә башлады. Яңа дарулар чыга тора, әмма бу зәхмәтләр даруларга бирешергә ашыкмый. Бәлки, гомер бакый гади халык даруланган чараларга мөрәҗәгать итеп карыйсыдыр. Бу хакта сөлек белән дәвалау серләрен белүче беренче категорияле табиб-гирудотерапевт Гүзәл БИКМӨХӘММӘТОВА белән әңгәмә кордык.

Гүзәл ханым, югары белемле табиб ни өчен халык медицинасы белән дәвалауга кереште икән?
– Сөлек белән дәвалау кебек сыналган ысулга электән үк ышанып карый торган идем. Безнең әбекәйләрнең теше сызласа да, кан басымы күтәрелеп китсә дә, сөлек салуларын ишетеп тә, күреп тә белә идем. Аннары бу төр дәвалауга үзем дә игътибар иттем. Югары белемемә өстәп, махсус курсларда укып, бу җан ияләренең хасиятләрен өйрәндем. Әйтергә кирәк ки, бик күп кызыклы әйберләр белдем. Ул белгәннәремне файдаланып, иң әүвәле гипертония өянәге белән интегүче яшь укытучы ханымны дәвалап карадым. Гипертония стажы ун-унбиш елдан узып киткән авыруларым да бар иде. Югыйсә бу авырулар вакытында хастаханәгә кереп ятып, тиешле дәвалау курсын да үтәләр иде. Әмма билгеле бер вакыт үтүгә алар кабаттан кан басымыннан интегә башлый торганнар иде. Еллар дәвамында бер үк кешеләр шул ук чир белән әйләнәләр дә киләләр. Күрәсең, даруларның файдасы вакытлыча гына була.
Менә шуларны уйлый торгач, Сез сөлеккә тукталдыгыз инде?
– Дарулар бирүне туктатып булмый инде анысы, әмма кешеләр гомер бакый шифасын күргән халык дәваларын ярдәмгә чакыруның бер зыяны да юк дип уйлыйм. Укый, өйрәнә торгач, мин Кытай медицинасында бик киң таралган энәләр белән дәвалау (рефлексотерапия) белән сөлек салу арасында бик күп уртаклыклар барлыгын төшендем. Әйтер идем, сөлек белән дәвалауның мөмкинлекләре тагын да киңрәк. Безнең Казанда хатын-кыз авыруларын, әйтик, аналык муентыгы ялкынсынуын, сөлек салып дәвалаучы гинеколог та бар.
Сөлекче әбиләрне мин дә беләм әле.
– Минем бер пациентым – яшьлегендә «ашыгыч ярдәм» машинасында эшләгән ханым. Инфарктлы кешегә ярдәмгә ашыкканда табибларга үзләре белән сөлек алырга куша торганнар иде, дип сөйли ул. Авыруны машинада алып барган арада шул сөлекләр «беренче ярдәмне» күрсәтә торганнар. Ә бер хатын ике чигәсенә сөлек салынган килеш бәбиләгәнен сөйләде, чөнки аның кан басымы бик югары булган.
Сезнең пациентларыгыз күптер дип уйлыйм.
– Әйе, сөлеккә өмет арта бара. Дәвалауның шифасы тиз беленә. Аннары сөлек аптека даруларыннан арзанрак бит. Бу ысул хәвефсез. Фәкать өч кенә төрле каршылык бар сөлек салуга: яман шешләр, өч айдан узган йөклелек, гемофилия – менә шулар. Азып китү җәһәтеннән сөлек салган урынның кызарып торуын, бераз кычытуны әйтсәң генә инде. Әмма моны тозлы яки содалы компресс ябып, бик тиз дәвалап була.

Сөлек кеше организмына ни рәвешле тәэсир итә соң?
– Сөлек салу урыннарының махсус нокталары бар. Әбугалисина хезмәтләрендә үк кайсы әгъза өчен кайсы ноктага сөлек салырга яраганлыгы хакында язып калдырылган. Гомумән, ул нокталар энә кадап дәвалау нокталары белән тәңгәл диярлек.
Димәк, сөлек салу рефлексотерапия белән бер дәрәҗәдә шифалы?
– Юк, мин сөлеккә өстенлек бирер идем, чөнки сөлек үзе кадалган ноктага махсус сыеклыгын да кертә. Сөлек сыеклыгында 120 дән артык биологик актив матдә барлыгы билгеле. Бер ампуладагы шушы кадәрле биологик актив дару хакында медицина хыяллана да алмас иде.
Сөлеккә 120 актив матдә нигә кирәк соң ул?
– Сөлек кан белән туена. Аның үзенә ун фермент та бик җиткән. Ләкин табигатьтә артык әйбер юк диләр бит. Күрәсең, Ходай Тәгалә минем бәндәләрем авырмый тормаслар, дип фаразлагандыр да, табигать имчесе сыйфатында тере шприц яралткандыр. Имә башлаган сөлек тере насос кебек эшли. Бер дигәндә, ул кан суыра; ике дигәндә, шул ярага сыекча сиптерә. Теге ун ферменттан артканнары сөлекнең «корбанын» дәвалауга сарыф ителә. Сөлек салган ярадан зарар күреп, бер тереклек иясенең дә үлгәне юк. Янып-пешеп эшләгәндә сөлек үзе сабый бала кебек чын-чынлап тирләп чыга.
Ул ферментларның хасияте ниндирәк икән?
– Иң беренчесе – гирудин. Ул яра тирәсендәге канны сыеклый. Икенчесе – гиалуронидаза. Шуның ярдәмендә сөлек юлында очраган җөйләрне, каты нәрсәләрне йомшарта. Ферментлар сыегайткан ул катыларны сөлек суырып ала. Кан бик тиз генә оемасын өчен, ярага тагын махсус фермент сиптерә.
Бу мәшәкатьләр сөлекнең үзе өчен тырышуы түгелме соң? Кешегә аннан ни сихәт?
– Сөлекнең егермеләп төрле сихәте бар, диләр. Иң беренчесе – ялкынсынуны бетерү. Ялкынсыну ике төрле була. Бертөрлесе аның микроблар, вируслар шаукымы; икенчесе – безнең аз хәрәкәтләнүдән. Күп утыра торгач, кан тамырлары оеша башлый. Хаста урынга кан бармаганга күрә анда кислород та килеп җитми.
Кан йөрмәгәч, кислород килмәгәч, таркалу матдәләре организмда утырып кала димәкчеме Сез?
– Әйе, капиллярлар дарулар, азык консервантлары, судагы, һавадагы агулы матдәләр, консервантлар белән тыгыла. Авыру әгъзаның капиллярлары аша кан бөтенләй йөрмәс була. Шул сәбәпле, кеше, дәваланам дип, еллар буе эчкән дарулар авыру әгъзага үтеп тә керә алмый. Шлак белән тыгылган урыннарны безнең организм шешкән урын дип белә һәм шунда ашыгыч рәвештә лимфоцитлар җибәрә башлый. Шеш таралып китмәсен дип, организм аны төреп ала. Андый капсуланың тыгызлыгын әйтеп торасы да юк. Кешеләр әнә еллар буе тәннәрендә ярчык яки ядрә йөртәләр бит. Шуның сыман инде.

Мондый очракта сөлек ничек ярдәм итә ала?
– Мин сөлекне нәкъ авырткан урынга салам. Әгәр кешенең бавыры авырта икән – бавырга; кан тамырлары сәламәт түгел икән – кан тамырлары янына; умыртка чәбәйләрендә бүсер бар икән – шунда. Якын тирәдә рефлекс ноктасы булмый калмый ул. Сөлек үзе аннары бик җаен белеп кенә теге капсуланы тишә.
Сөлекнең тагын нинди сыйфатларын мактыйк икән?
– Сөлек безнең организмга 120 файдалы ферментын кертә. Шулай итеп, без кан басымын дәвалаган арада тагын берничә хасталыктан җиңеллек күрәбез. Авыру кешегә якынча 8-12 процедура кирәк. Шушы вакытта җыелган ферментлар кешегә ярты елга җитә. Сөлек сыеклыгы – тромбофлебиттан беренче дәва. 3-4 салудан соң тромб эри, кан тамырларының юлы ачыла, кан әйләнеше эзгә төшә. Холестерин микъдары да шактый кими, кан басымы азая, аллергиядән файдасы бар.
Алай да нинди чирләрдән безне сөлек коткара ала икән?
– Иң беренчесе – гипертония; аннары варикоз авыруы, тромбофлебит, остеохондроз, умырткадагы бүсерләр. Простата бик яхшы дәвалана. Гомумән, сөлек кан тамыры белән бәйле чирләрнең барысын да яхшы дәвалый. Сүземне йомгаклап шуны әйтер идем: хроник чирләрегез булса, халык медицинасына мөрәҗәгать итүдән курыкмагыз – массаж ясагыз, төрле чәйләр эчегез.
Бер яхшының бер начары дигәндәй, сөлек белән дәвалануның да үз кимчелекләре бардыр. Аларны да әйтеп китмәсезме?
– Әлбәттә, кемгәдер сөлек килешмәү очраклары булырга мөмкин. Нигездә, болар кан системасы белән бәйле кимчелек. Сөлек ярамаган авырулар исәбендә гемофилия белән геморрагик диатез бар. Мондый диагнозлы кешеләргә сөлек салсаң, көчле кан китү булырга мөмкин. Әйткәнем-чә, сөлек кан тамырына кан сыеклый торган матдәләр җибәрә.
Кан басымы озак вакыт түбән торганда да сөлек салырга киңәш ителми. Пациентның хәле яхшырасы урынга начарланып китәргә мөмкин.
Үлекле тромбофлебит дигән нәрсә бар. Бу чир вакытында кан тамырлары ялкынсына, тромблар барлыкка килә, кан тамырларының тышчасы эренли. Гемофилия вакытындагы кебек үк, бу очракта да сөлек бүлеп чыгара торган сыекчаның роле зур: тромб йомшара, әмма тәмам эреп бетми һәм шул йомшарган халәттә кан тамыры буйлап сәяхәт итә башлый. Үлекле тромбофлебитны сөлек ярдәмендә дәваларга маташып, кан тамырын тыгылдырырга мөмкинбез.
Азканлылык дигән диагноз куелган кешеләргә дә сөлек салдырудан тыелып торырга кирәк. Анемия вакытында канда гемоглобин нык кими. Ә гемоглобин канда кислород йөртүче вазыйфасын үти. Азканлылыктан йөдәгән кеше өчен кан югалту кирәкле әйбер түгел.
Йөклелек. Сөлек салуда кайбер каршылыклар йөклелекнең икенче һәм өченче триместрларында (өчьайлыкларында) бар. Беренче өч айда сөлек салганнан бернинди дә зыян юк. Бу вакытта хатын-кызның организмында җитди үзгәрешләр бара, иммунитеты бик нык кими. Үзгәрешләр барлык әгъзаларга да кагыла. Йөкле хатыннарның канында тромблар ясалуга комачаулый торган матдәләр барлыкка килә. Шулай итеп, йөкле хатыннарга сөлек салганда, аның карынындагы яралгыга да зыян килү куркынычы туа.
Арыклык, хәлсезлек тә сөлек салудан тыелырга кирәклекне искәртә. Бигрәк тә анемия сәбәпле ябыгу күзәтелсә, сөлек салырга ярамый.
Яман шешләр соңгы стадиягә кергән очракта да сөлек салу ярамас. Ә менә яман шеш авыруларын булдырмас өчен сөлек бик файдалы.
Кайбер кешеләрдә сөлеккә карата аллергия булырга мөмкин. Дөрес, ул сирәк очрый. Әмма катгый тыю өчен бу җитди сәбәп.
Әлбәттә инде, күрем вакытында сөлек белән мавыкмый торырга кирәк. Озын сүзнең кыскасы: сөлек салу кебек уникаль дәвалау табиб күзәтчелегендә генә башкарылырга тиеш.
фото: https://pixabay.com

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Дус кызымның ире икенче хатын алган Дус кызыма шулчак әллә нәрсә булды, мышык-мышык елап җибәрде, керфекләренә яккан тушь җебеп, алсу бите буйлап акты. Мин Гөлчәчәкне тынычландырырдай кирәкле сүзләр таба алмадым, ни өчен сорау биргәнемә дә үкендем...
-
Хата Тормышта бер генә кеше дә хаталардан хали түгел. Без ясаган хаталар бер-берсеннән зурлыгы йә кечкенәлеге белән генә аерыладыр. Кечкенәләре шунда ук онытыладыр. Ә зурраклары, язмышыңны башка сукмактан алып кереп киткәннәре... Алары башка шул. Алары сине гомер буе озата бара...
-
Елама, Сәрвиназ! (хикәя)
-
«Кичер мине, әни!» Ә менә бу – ул керәсе йорт, анда аны әнисе көтә. Унбиш ел көтә инде... Кичке эңгер-меңгер. Кәүсәриянең күзе ирексездән ике якты тәрәзәгә төште. Аларның берсендә бөкрәйгән хатын-кыз шәүләсе күренде. «Йә Хода! Ничек картайган!» Кызганудан Кәүсәриянең йөрәге чәнчеп алды...
-
Таяныр талларың булмаса... Дамирә аны беренче күрүендә үк ошатмады. Җете итеп бизәнгән... Сарыга манган чәчләрен тузганак башына охшатып тараган... Изүе ачык... Нәрсә, ул монда эшләргә түгел, кәттә кияү эзләргә кайткан мәллә?..
Соңгы комментарийлар
-
23 март 2023 - 11:56Без имениБашта ул үзе генә булганда аңа игътибар күп булган, аннан сез кияүгә чыккансыз, игътибар кими төшкән, бала туган, тагын ныграк кимегән, аңа гына карап тору беткән. Ул бала гына икәнен онытып җибәргәнсез. Сезгә ул инде зур, үчтекиләргә кирәк түгел дип саный башлагансыз. Ә ул балада әкренләп әнә шул көнләшү дә, үпкәләү дә, үртәлү дә барлыкка килгән. Белмим, бу хәлне төзәтә алырсызмы.Ничек дуслаштырыйм?
-
22 март 2023 - 10:47Без имени«Улымны узем генэ устердем» дигэн суздэн сон ук барысы да анлашылды. Киленне яратмавыгыз хэр суздэн «кычкырып» тора. Вот и гаеп эзлисезОныгым минеке түгел...
-
22 март 2023 - 09:46Без имениМенэ бу ирне жэллэп язгансыз, кешенен гаилэ тормышын белмичэ язып булмый бит, юньле ирдэн хатын китми, малаен курергэ тилмереп артыннан чабып йоргэнче, гаилэ бн яшэгэндэ кадерлэрен белеп яшэргэ булган дип тэ уйлап була, остендэге киемен утюклап кию кимэу кешенен узеннэн тора, аяксыз, кулсыз кеше тугел бит ул, утюклап кисен, хатын- кыз эш аты тугел бит ул, баласын карарга вакыты тисэ бик яхшы, ир- ат бала чага тугел, гаилэ коргач ул узе йорттагы ботен кеше очен жаваплы булырга тиеш, хатын жилкэсенэ менеп утырырга тиеш тугел!!Бер очрашу
-
22 март 2023 - 14:07Без имениУлыгыз баланы яраткач, кысылмагыз. Безкапчыкта ятмый конечно. Ноикенче яктан, кешелэрбит детдомнан да алып устерэОныгым минеке түгел...
-
23 март 2023 - 16:39Без имениБу язманы бик дулкынланып,тетрэнеп укыдым,Аннан коментарийларны да укып чыктым,торле фикерлэр эйтелгэн,хэрберсе дэ дорестер дип уйлыйм.Куренекле шэхеслэрнен тормышын гади халык белми,курми бит,барысы да ал да гол кебек.Баксан, алай тугел икэн...Боек шэхеслэр бераз эгоистрак булалар шикелле,аларга кубрэк игьтибар кирэк,шуна курэ аларнын гаилэ тормышлары да ,яшэу рэвешлэре дэ бераз узгэрэк,ягьни каршылыклы,ямьсезлеклэр белэн чуарлана.Икенчедэн боек шэхес булыр очен узенне танытыр очен ботен гомеренне шул идеяга юнэлтергэ кирэк.Э ботенесенэ дэ житешер очен бик кочле рух,батырлык кирэктер дип саныйм мин.Андыйлар да бар сэнгать кешелэре арасында.Э шулай да Галимэ апаны актриса буларак бик яраттым,рольлэрен бик оста уйный иде.Э тормышына килгэндэ,нишлисен,беребез дэ эулия тугел,хэрбер кешенен дэ русча эйтмешли свои скелеты в шкафуЧибәрлек – матур кешенең сыңар канаты!
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.