Интернет аша ислемай сатып алган идем. Бик матур тартмага салып, яхшылап ябыштырып җибәргәннәр. Товарны кабул итү пунктында ук тартмасын ачып, ислемайны иснәп карадым. Исе бик тәмсез булып тоелды, миңа бер дә ошамады.
Аны алудан баш тартырга теләгән идем, товарны җибәреп торучы кыз аны кире кабул итеп булмый, дип белдерде. «Сез аның тартмасын ачып, товарның бөтенлеген бетердегез», ‒ диде. Ачып карамыйча гына, миңа аның исен ничек белергә иде соң? Әлеге парфюм өчен акчамны кире кайтарып ала аламмы? Бу очракта кем хаклы?
Сорауга Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләре җавап бирә.
Россия Федерациясенең 1992 елның 7 февралендә кабул ителгән 2300-1 нче санлы «Кулланучылар хокукын яклау турында»гы законның 25 нче маддәсендә язылганча, сатып алучы азык-төлек булмаган товарның габариты, формасы, фасоны, төсе, размеры яки комплектациясе туры килмәгән очракта, аны 14 көн эчендә сатучыдан башка шундый товарга алыштырып алырга хокуклы.
Шушы ук законның 18 нче маддәсе нигезендә товарның сатучы күрсәтмәгән кимчелекләре ачыкланса, сатып алучы:
Ләкин хатта язылган очракта, товарны бирү пунктында эшләүче кыз хаклы. Парфюмер-косметология товарлары кире кайтарылмый һәм алмаштырылмый торган көнкүреш товарлары исемлегенә кертелгән. Әлеге исемлек Россия Федерациясе хөкүмәтенең 2020 елның 31 декабрендә кабул ителгән 2463 нче санлы карары белән расланган.
Фото: Л. Маликова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк