Рамазан ае башлана (КИҢӘШЛӘР, ВАКЫТЫ)

Рамазан – ризыкның кадерен белә, мескен-ятимнәрнең хәлен кайгырта, вафатларны искә ала торган ай. Аллаһы Тәгалә бу изге айда барлык мөселманнарга ураза тотарга боерган.
Ислам календаре буенча тугызынчы булып килгән изге Рамазан ае быел 18 июньдә башлана. Беренче тәравих намазы Татарстан мәчетләрендә 17 июньдә укыла. Рамазан аенда ястү намазыннан соң башкарыла торган тәравих намазының соңгысы – уразаның соңгы төнендә укыла. 26 июньдә өченче тапкыр Татарстан башкаласында “Казан-Арена” стадионы бинасында республика күләмендә ифтар мәҗлесе узачак. Рамазан 16 июльдә тәмамлана. 17 июльдә республика мөселманнары Ураза гаетен бәйрәм итәчәк.
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы республика мәчетләрендәге имамнар тәравих намазында 20 рәкәгать укырга тиеш дигән фикергә килде: ягъни ул дүртәр рәкәгать итеп биш тапкыр укыла, җәмгысы 20 рәкәгать була. Тәравих намазын җәмәгать белән бергә мәчеттә уку саваплы, әмма андый мөмкинлек булмаса, өйдә гаилә яисә күршеләр белән, һич булмаса, ялгызың гына да уку ярый. Тәравих ир-атлар өчен дә, хатын-кызлар өчен дә, ураза тотучылар, шул ук вакытта авыру яки сәфәр аркасында уразага керә алмаучылар өчен дә күркәм гамәл булып хуплана.
Рамазан аенда ураза тота алмаган кешеләр уразаларын башка айларда тота ала, уразаны бөтенләй тота алмаганнар исә фидия сәдакасе түләргә тиеш. Фидия – ураза тотмаган көннәр өчен бирелә торган сәдака. Фидия акчалата түләнергә мөмкин: быел ул 200 сум күләмендә билгеләнде.
Шулай ук Рамазан аенда фитыр сәдакасе һәм зәкят билгеләнә. Фитыр сәдакасе бирү һәр мөселманга мәҗбүри гамәлләрдән санала. Фитыр сәдакасе мохтаҗларга бирелә. Фитыр сәдакасен мөселман булмаганнардан һәм фәкыйрьләрдән тыш, бар кеше дә бирергә тиеш. Фитырны гаилә башлыгы барлык гаилә әгъзалары һәм аның тәрбиясендә булган кешеләр өчен үзенең кеременнән түли. Ир бала балигъ булуга, фитырны үзе өчен үз кеременнән түләргә омтылырга тиеш. Андый мөмкинлеге булмаган очракта, бу бурыч гаиләдәге башка ир-атлар өстенә төшә. Голәмәләр шурасы фитыр сәдакасы күләмен арпа һәм йөзем бәясеннән чыгып билгеләргә килеште: шулай итеп, бер кешегә быел фитыр сәдакасы арпа бәясенә карап – 100 сум, йөзем бәясенә карап – 500 сум. Кайсына бәйләп санарга икәнлеге фитыр сәдакасы түләүче ихтыярына калдырыла.
Ислам дине балигъ яшьтәге мөселманнарга, үзенең матди хәленә карап, фәкыйрьләргә һәм мохтаҗларга ярдәм итү йөзеннән елга бер тапкыр зәкят – мәҗбүри сәдака түләүне таләп итә. Быел Татарстан Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы зәкят нисабын, алтын (85 грамм) бәясеннән чыгып исәпләгәндә, 170 мең сум күләмендә билгеләде. Ягъни, мөселман кешесенең еллык кеременнән үз ихтыяҗларын канәгатьләндерүдән соң да 170 мең сум акчасы сакланса, ул аның 2,5 процентын зәкяткә тотарга тиеш.
Мәгълүм булганча, зәкят авыл хуҗалыгы продукциясенең еллык уңышыннан (10 процент) һәм сугарыла торган авыл һуҗалыгы продукциясеннән (5 процент) дә гөшер буларак мохтаҗларга бирелә. 40 баш мөгезле вак терлекнең – берсе һәм 30 баш мөгезле эре терлекнең берсе шулай ук зәкяткә тотылырга тиеш. Зәкят фәкыйрьләргә, төрле хәлләргә очрап бурычка кергәннәргә, Аллаһ юлында ислам кыйммәтләрен тарату белән шөгыльләнүче мөселманнарга, чит җирләрдә кыенлыкларга очрап туган ягына кайту өчен ярдәмгә мохтаҗларга һәм зәкят җыю һәм тарату белән шөгыльләнүче дини оешмаларга тапшырыла.
Ураза сүзе “тыелу” дигәнне аңлата
2015 елда Татарстан мөселманнарына уразаны 20 сәгатьтән артык тотарга туры киләчәк. Ураза тоткан кеше таң атканнан алып кояш баеганга кадәр ашау-эчүдән, җенси мөнәсәбәтләрдән тыелып торырга тиеш. Ураза камил булсын өчен шулай ук ялган, гайбәт, начар сүзләр кебек кимчелекләрдән дә сакланырга кирәк.Татарстан Диния нәзарәте Дәгъват бүлеге хәбәр иткәнчә, түбәндәге өч төрле эш уразаны боза:
1) борчак кадәр генә булса да, берәр ризык яки дару йоту;
2) бер тамчы кадәр генә булса да, су яки дару йоту (укол кадату);
3) якынлык кылу.
Ураза тоткан кешегә түбәндәге эшләр мактаулы гамәлләр булып санала:
1) таң атканчы, төнлә торып сәхәр ашау.
2) авыз ачуны соңга калдырмау;
3) изге гамәл-гыйбадәтләрне арттыру;
4) изге Коръәнне уку һәм ятлау.
Ураза вакытында көндезен түбәндәге 10 төрле эшне кылу шелтәле санала:
1) файдасыз һәм әдәпсез сүзләр сөйләү;
2) озак вакыт мунчада булу яки суга чумып коену;
3) ризык һәм сагыз чәйнәү;
4) берәр азыкка телне тидереп татып карау;
5) авыздан үбү;
6) ифтар кылмыйча, ике көн рәттән ураза тоту;
7) авыруның артачагын белә торып ураза тоту.
Ураза тоткан кешегә түбәндәге 10 төрле эшне башкару дөрес санала:
1) сатып алыначак малны татып карау;
2) балага ризык чәйнәп бирү;
3) күзгә сөрмә тарту;
4) тешләрне пакъләү;
5) кан алдыру;
6) сөлек салдыру;
7) комган белән госел коену;
8) мунчага кереп, аягүрә тирләп чыгу.
Ураза тотканда ният һәм ифтар догасы
Сәхәр ашап бетергәч, уразага ният кылына. Татарча: “Иләһи ният кылдым, Раббым, Үзеңнең ризалыгың өчен Рамазан уразасын тотмакка, таң беленгәннән алып кояш баеганга кадәр”. Гарәпчә ният кылу мөстәхәб булыр: “Нәүәйтү ән әсуумә саумә шәһри рамәдаанә минәл-фәҗри иләл-мәгъриби хаалисан лилләәһи тәгааләә”.Авыз ачканнан соң, гарәпчә: “Әллаһүммә ләкә сумтү үә бикә әмәнтү үә гәләйкә тәүәккәлтү үә гәләә ризкыйкәфтартү фәгфирлии йәә гаффарү мә каддәмтү үә мә әххәртү”, һәм татарча: “Йә, Раббым, үзеңнең ризалыгың өчен генә ураза тоттым, тоткан уразаларымны кабул кыл, йә, Раббым, үзеңнең биргән нигъмәтләрең белән авыз ачам, кылган гөнаһларымны гафу кыл”, – дип дога кылына.
сылтама: http://intertat.ru/tt/din-tt/item/45445-ramazan-ae-bashlana-ki%D2%A3%D3%99shl%D3%99r-vakyityi.html
Солтан ИСХАКОВ фотосы
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Дус кызымның ире икенче хатын алган Дус кызыма шулчак әллә нәрсә булды, мышык-мышык елап җибәрде, керфекләренә яккан тушь җебеп, алсу бите буйлап акты. Мин Гөлчәчәкне тынычландырырдай кирәкле сүзләр таба алмадым, ни өчен сорау биргәнемә дә үкендем...
-
Хата Тормышта бер генә кеше дә хаталардан хали түгел. Без ясаган хаталар бер-берсеннән зурлыгы йә кечкенәлеге белән генә аерыладыр. Кечкенәләре шунда ук онытыладыр. Ә зурраклары, язмышыңны башка сукмактан алып кереп киткәннәре... Алары башка шул. Алары сине гомер буе озата бара...
-
Елама, Сәрвиназ! (хикәя)
-
«Кичер мине, әни!» Ә менә бу – ул керәсе йорт, анда аны әнисе көтә. Унбиш ел көтә инде... Кичке эңгер-меңгер. Кәүсәриянең күзе ирексездән ике якты тәрәзәгә төште. Аларның берсендә бөкрәйгән хатын-кыз шәүләсе күренде. «Йә Хода! Ничек картайган!» Кызганудан Кәүсәриянең йөрәге чәнчеп алды...
-
Таяныр талларың булмаса... Дамирә аны беренче күрүендә үк ошатмады. Җете итеп бизәнгән... Сарыга манган чәчләрен тузганак башына охшатып тараган... Изүе ачык... Нәрсә, ул монда эшләргә түгел, кәттә кияү эзләргә кайткан мәллә?..
Соңгы комментарийлар
-
23 март 2023 - 11:56Без имениБашта ул үзе генә булганда аңа игътибар күп булган, аннан сез кияүгә чыккансыз, игътибар кими төшкән, бала туган, тагын ныграк кимегән, аңа гына карап тору беткән. Ул бала гына икәнен онытып җибәргәнсез. Сезгә ул инде зур, үчтекиләргә кирәк түгел дип саный башлагансыз. Ә ул балада әкренләп әнә шул көнләшү дә, үпкәләү дә, үртәлү дә барлыкка килгән. Белмим, бу хәлне төзәтә алырсызмы.Ничек дуслаштырыйм?
-
22 март 2023 - 10:47Без имени«Улымны узем генэ устердем» дигэн суздэн сон ук барысы да анлашылды. Киленне яратмавыгыз хэр суздэн «кычкырып» тора. Вот и гаеп эзлисезОныгым минеке түгел...
-
22 март 2023 - 09:46Без имениМенэ бу ирне жэллэп язгансыз, кешенен гаилэ тормышын белмичэ язып булмый бит, юньле ирдэн хатын китми, малаен курергэ тилмереп артыннан чабып йоргэнче, гаилэ бн яшэгэндэ кадерлэрен белеп яшэргэ булган дип тэ уйлап була, остендэге киемен утюклап кию кимэу кешенен узеннэн тора, аяксыз, кулсыз кеше тугел бит ул, утюклап кисен, хатын- кыз эш аты тугел бит ул, баласын карарга вакыты тисэ бик яхшы, ир- ат бала чага тугел, гаилэ коргач ул узе йорттагы ботен кеше очен жаваплы булырга тиеш, хатын жилкэсенэ менеп утырырга тиеш тугел!!Бер очрашу
-
22 март 2023 - 14:07Без имениУлыгыз баланы яраткач, кысылмагыз. Безкапчыкта ятмый конечно. Ноикенче яктан, кешелэрбит детдомнан да алып устерэОныгым минеке түгел...
-
23 март 2023 - 16:39Без имениБу язманы бик дулкынланып,тетрэнеп укыдым,Аннан коментарийларны да укып чыктым,торле фикерлэр эйтелгэн,хэрберсе дэ дорестер дип уйлыйм.Куренекле шэхеслэрнен тормышын гади халык белми,курми бит,барысы да ал да гол кебек.Баксан, алай тугел икэн...Боек шэхеслэр бераз эгоистрак булалар шикелле,аларга кубрэк игьтибар кирэк,шуна курэ аларнын гаилэ тормышлары да ,яшэу рэвешлэре дэ бераз узгэрэк,ягьни каршылыклы,ямьсезлеклэр белэн чуарлана.Икенчедэн боек шэхес булыр очен узенне танытыр очен ботен гомеренне шул идеяга юнэлтергэ кирэк.Э ботенесенэ дэ житешер очен бик кочле рух,батырлык кирэктер дип саныйм мин.Андыйлар да бар сэнгать кешелэре арасында.Э шулай да Галимэ апаны актриса буларак бик яраттым,рольлэрен бик оста уйный иде.Э тормышына килгэндэ,нишлисен,беребез дэ эулия тугел,хэрбер кешенен дэ русча эйтмешли свои скелеты в шкафуЧибәрлек – матур кешенең сыңар канаты!
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.