Укучыларыбыздан килгән сорауларга Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеген җитәкләүче Эдуард ВАФИН җавап бирә.
Әйе, пенсиягә чыгуны кичектергән һәр ел өчен премиаль коэффициент өстәлә. Кичектерү никадәр озагракка сузылса, коэффициент та шулкадәр күбрәк. Пенсиягә чыгуны 10 елга кадәр кичектерергә мөмкин. Ләкин бу очракта отыш кына түгел, ә оттырыш та бар, чөнки пенсия яшенә җитеп тә, пенсиягә чыгуны кичектерсәгез, бу еллар өчен сезгә аны түләмәячәкләр. Ягъни сез ай саен пенсия итеп түләнергә тиешле акчаны алмаячаксыз. Шуңа күрә дә лаеклы ялга чыгуны кичектерергә уйласагыз, барысын да яхшылап исәпләгез. Бу сезнең өчен чынлап та файдалы булачакмы, әллә акча ягыннан оттырачаксызмы?
Россия Социаль фонды тарафыннан санаторий-курортларда дәвалану инвалидлыгы булган кешеләргә генә (балачактан инвалид булган, яшәү дәверендә инвалидлык бирелгән яки хәрби травмалар нәтиҗәсендә инвалид калган гражданнарга) социаль хезмәтләр тупланмасы кысаларында билгеләнә. Санаторийга юллама медицина күрсәтмәсе нигезендә бирелә.
Пенсионерның иждивениесендә балигълык яшенә җитмәгән бала яки көндезге бүлектә укучы 23 яше тулмаган студент булса, аның картлык буенча ала торган иминият пенсиясенең тотрыклы суммасына (8 907 сум 70 тиен) шушы сумманың өчтән бере күләмендә иждивенлык өчен акча өстәлә. Әлеге түләү балага 18 яшь тулганчы яки укуы тәмамланганчы билгеләнә. Бер мөһим искәрмә: әгәр укучы бала яки студент рәсми рәвештә эшкә урнашса, бу түләүне туктату өчен Россия Социаль фондына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Эштән киткәч, иждивенлык факты шул килеш калу турында кабат гариза язып, әлеге түләүне яңадан алырга була.
Тумыштан инвалидларга иминият пенсиясе дә, социаль пенсия дә билгеләнә. Тумыштан I группа инвалид булган олы кешеләргә яки инвалид балаларга 2025 елның 1 апреленнән 21 171 сум 59 тиен күләмендә социаль пенсия түләнә. Моннан тыш, аңа тагын ЕДВ өстәлә. Социаль хезмәтләр җыелмасы суммасын исәпкә алып,
I группа инвалидлар өчен ул 5830 сум 70 тиен тәшкил итә.
Инвалидлык өчен иминият пенсиясе билгеләнгән очракта, аның 17 815 сум 40 тиене – тотрыклы түләү (бу сумма I группа инвалидлар өчен) калган өлеше иминият пенсиясеннән гыйбарәт. Иминият пенсиясе һәркем өчен индивидуаль. Моңа ЕДВ акчасы да өстәлә.
№ 400-ФЗ нче Федераль Закон нигезендә, иждивенлык факты гаилә парының берсенең кереме яки ярдәме икенчесе өчен даими һәм төп яшәү чыганагы булу-булмауга бәйле.
Эшләмәүче пенсионерның гомуми матди кереме пенсионерлар өчен билгеләнгән айлык яшәү минимумы күләменнән дә кимрәк була алмый. Татарстанда ул 12 мең 963 сум тәшкил итә. Әгәр пенсиясе шуннан кимрәк булса, аңа федераль социаль түләү өстәлә. Сезнең сорауга җавап итеп шуны әйтәбез: әгәр пенсионерның пенсиясе яшәү минимумыннан күбрәк икән, ул эшләүче иренең яки хатынының иждивениесендә булып саналмый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк