Мөлкәт салымнарын чигерәбез

Соңгы вакытта күп сораулар тудыра торган темаларның берсе – салымнар хакындасы. Мөлкәт салымнарыннан акчаны ничек чигертеп була?  Моның өчен нинди документлар кирәк? Быел безне нинди үзгәрешләр көтә? Укучыларыбызны кызыксындырган шушы һәм башка күп кенә сорауларга Россия Федераль салымнар хезмәте идарәсенең Татарстан буенча мөлкәткә салым һәм керем бүлеге җитәкчесе Гүзәл АРИКОВА җавап бирә.

– Сатып алынган фатир бәясенең 13 проценты кире кайтарыла, дидек. Бу бөтен кешегә дә кагыламы? Күпме вакыттан соң салым инспекциясенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин?
Салым законнары нигезендә керемгә 13 процент салым түләүче һәм шәхси керемнәрен торак сатып алуга яисә төзелешкә тоткан гражданнар мөлкәт салымнарыннан чигертүләр ясауга һәм алга таба аны кире кайтару хокукына ия. Бу – салым түләүченең хокукы, аннан файдалану турында Россия Федерациясе Салым кодексының 220 нче маддәсендә ачык әйтелгән.

–  Нинди күчемсез милек сатып алганда салымны чигерәләр? Ничә мәртәбә һәм аның проценты күпме?

– Әйтик, торак объектлары сатып алганда. Ул йорт булырга мөмкин, фатир, йә булмаса, кечкенә бер бүлмә...   Бу, шулай ук, торак төзелешенә бирелә торган җир участогы яки торак бинасы урнашкан җир өчен дә булырга мөмкин. Быелга кадәр торак сатып алуга яки төзелешкә салым чигерүләре (бер объект буенча) 2 миллион сумнан чыгып исәпләнде. Һәм бу бер генә мәртәбә эшләнә иде. Әгәр дә фатирыгыз бу суммадан кимрәк торса, файдаланылмаган чигерүләр (икенче фатир сатып алганда) яна торган иде. Ә менә быелның гыйнварыннан законнар үзгәрде, мөлкәт салымнарыннан чигерүләрдә яңа кагыйдәләр көченә керде. Әгәр дә элек бу чигерүләр өй салуга, фатир алуга тотылган акча исәбеннән саналса, хәзер ул салым түләүченең чыгымнарына карап исәпләнелә. Шулай итеп, салым түләүченең һәркайсы төзелешкә (берничә төзелешкә) керткән чыгымнарның 13 процентын кире кайтара ала. Тик чыгымы гына 2 миллион сумнан артмасын. Инде хәзер, яңа закон буенча, чигерүләрне тулысынча файдаланмаган очракта, аны икенче торак сатып алганда да куллана аласыз.

– Акча күпме вакыттан кире кайтарыла? Әгәр дә фатир ипотека буенча сатып алынган икән, күпме суммага исәп тотарга була?

– Бер елдан соң... Ул вакытка салым түләүче милек хуҗасы булуын раслаучы документларны инде кулына алган була. Ипотека буенча фатир сатып алганда мөлкәт салымнары чыгымга карап чигерелә (янә 2 миллион сумнан артмаска тиеш). Әлбәттә инде, бу очракта кредит буенча процент күләме дә исәпкә алына.

– Моның өчен нинди документлар кирәк һәм кайда мөрәҗәгать итәргә? Ул күпме вакыт эчендә хәл ителә?
– Мөлкәт салымнарыннан чигерүләр турында ел тәмамлангач, яшәгән җирегездәге салым органнарына яки эш бирүчегезгә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Инспекциягә:

  • 3-НДФЛ формасы буенча салым декларациясе;
  • торак сатып алганны раслаучы документлар;
  • сатып алынган мөлкәтне түләгәнең турында документлар бирергә кирәк. Документларның тулы исемлеге безнең www.nalog.ru. сайтында – «Физик затлар» бүлегендә дә күрсәтелгән.
Салым түләүче, тикшерүләр узганнан соң, салымны кире кайтаруга гариза уза. Тикшерү, күп дигәндә, өч ай эчендә үткәрелә һәм бер ай дәвамында акча кире кайтарылып бирелә.

Фото: Г. Хафизов
 

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Упкынга төшкәндә – 1 Биш ел буе балага уза алмаган хатынның ирен онытып, үзен генә кайгырткан, мендәргә капланып елаган чаклары күп булды. Узып та күтәрә алмаган ике баласын югалту ачысын да берүзе күтәрде. Аннары беренче кызлары туу шатлыгы ирнең эчеп йөрүен тагын икенче планга күчерде...
    7783
    0
    49
  • Җиңги Без – ишле гаилә. Әти үлгәч, әни сигез бала белән ялгыз калды. Шунда әни: «Унынчы кеше булып шушы өйгә киләсен беләме? Ашау-эчүнең дә такы-токы икәнен чамалыймы? Ике-өч ел башка чыга алмаганыгызны әйттеңме? Аерылып китеп кеше көлдермәссезме?» – дип сорауларын тезде генә. Соңыннан: «Белмим инде, улым, ул кыз йә бик тәүфыйклыдыр, йә бик тәүфыйксыздыр», – дип, сүзен түгәрәкләп куйды...
    4004
    5
    48
  • Упкынга төшкәндә - 2 Кызының чәч араларын иснәп башыннан үпте дә, урамга чыгып китте Айрат. Лапаска керде дә мәчеттә үк тыеп килгән күз яшьләренә ирек биреп рәхәтләнеп елады...
    3682
    2
    24
  • Әти кайтты Әти кайтты... 22 елдан соң... Киселгән икмәк ябышмый, диләр. Әти булгач, ябыша икән...
    4517
    1
    22
  • Ни өчен безнең өстәлдә тозлы кәбестә гел булырга тиеш? Рушания ханым Минсәгыйрова: «Безнең өстәлдән тозлы кәбестә беркайчан өзелеп торырга тиеш түгел», – ди. Ни өчен икәнен дә аңлата.
    6300
    1
    19
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 26 сентябрь 2023 - 18:55
    Без имени
    Кырыкта гына тугел, безнен курше кызы беренче тапкыр кияугэ илле яшендэ чыкты, донья бу! Бэхетенэ ничек язылган бит…
    Кырыктан соң кияүгә чыгып буламы? 
  • 26 сентябрь 2023 - 16:03
    Без имени
    Шушындый әсәрләрне, чынбарлык вакыйгаларны күбрәк язырга иде. Рәхмәт Сәлиха апага. Чын тарих.
    Җиңги
  • 26 сентябрь 2023 - 14:43
    Без имени
    Шуның хәтле әйбәт язылган.Рәхмәт сезгә Күбрәк булсын иде шундый язмалар.Озын озак яшәгез.
    Җиңги
  • 26 сентябрь 2023 - 07:52
    Без имени
    Эй ходаем шул хадарем итеп язылган.Оласаем куз алдына килде.
    Җиңги
  • 25 сентябрь 2023 - 19:24
    Без имени
    Никах ул дини йола туглмени? Анда ничек жырлап биеп йорергэ момкин икэн сон?
    Никах акчасы – талаш акчасына әйләнә бугай
Реклама
Якутия. Фоторепортаж
«Яңа бишек җыры» бәйгесе
Уфада матурлык һәм уңганлык конкурсы узды
«Балалы Солянка» балалар музыкаль премиясе
«Татар гаиләсе / килен-кайнана» бәйгесе җиңүчеләрен котлау тантанасы
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»