Логотип
Белгеч киңәше

Мәхәббәтнең өч этабы

Өйләнешер алдыннан яшьләр үз-үзләренә: «Ни өчен нәкъ менә шушы кеше белән гаилә корасым килә?» дигән сорау бирсәләр, ничек яхшы буласы. Күпләр өчен ул мәгънәсез сорау булып тоелыр, чөнки җавабы гади бит: «Мин аны яратам!»

Менә бу урыннан инде җентекләбрәк уйланасы иде: «яратам» дигән сүзгә нәрсәләр керә соң? Аккредитацияле психолог 
Зиләра БЕРЕЖНЫХ шушы сорауларга җавап табарга булыша. 

Гомер сукмакларын бергә кушарга җыенганда уртак тормышыбыз турында ниндидер күзаллау­ларыбыз, яратуга кагылышлы үз нормаларыбыз, үз кыйммәтләребез булмый калмый. Гадәттә, партнерыбызда үзебез өчен аңлаешлы һәм шушы вакытта үзебез өчен мөһим булган мөнәсәбәтләрне күрәбез. Ләкин мәхәббәт гел бер урында гына тора алмый. Шуңа күрә иң зур, иң ихлас хисләрдә дә шундый бер вакыт килеп җитә: сайлаган ярыбыз инде ул кадәр чибәр дә, ул кадәр акыллы да булып күренми башлый. Якынлык та элеккечә ләззәт бирми шикелле. Еш кына нәкъ менә шушы этапка килеп җиткәч, юллар аерыла. Хисләр суынды, бу минем мәхәб­бәтем түгел, башкасын эзләргә кирәк, диләр. Тик парадокс шунда: мәхәббәтнең инде азагы дип тоелса да, ул яңа этапның башы. Әйе, мәхәббәтнең үз этаплары бар.

ГАШЫЙК БУЛУ

Бу этапта без гормоннар тәэсирендә яшибез һәм алар бездә ниндидер бер эйфория тудыра. Партнерыбызга үз өметләребез призмасы аша карыйбыз, аңа ниндидер ярлыклар тагабыз, чынга ашырасы килгән хыялларыбызны аңа күчерәбез. Кайчагында аек акыл эшкә җигелми, һәм без үзебез булдырган бу рәшә аша чын кешене күрмибез дә. Ә ул бар. Аның да сезгә карата үз иллюзияләре бар.

Сүз дә юк, әлеге чор – хисләрнең иң якты чоры. Шушы халәтне саклыйсы, башка барлык этаплар аша уздырасы килә. 
Әмма билгеле бер тикшеренүләр гашыйк булу этабының якынча ике елга кадәр генә баруын күрсәтә. Гашыйк булу, нигездә, хисләргә корылган, ә хисләр алар бераздан суына, тормышның
башка аспектлары килеп чыга.

Шушы этапта үз-үзеңнән сорарга кирәк:

  •  Әгәр гашыйк икәнмен, мин нинди?
  •  Гашыйк булу шулай үзгәртсә, ансыз мин нинди?
  •  Рухи, хисси, социаль яктан бер-беребезгә никадәр туры киләбез, минем һәм аның нинди кыйммәтләре бар?

Бу сорауларга җавапны икенче этапка күчкәнче тапсаң яхшырак. Анда инде уртак көнкүреш, уртак максатлар, финанс җаваплылыгы, балалар... хисләр сүрелә, гашыйклык халәте үзгәрә, ул тирәнәя.

КҮҢЕЛ КАЙТУ

Бу этапны һәрбер пар уза. Бер-береңә ачу килә башлый. Бөтен нәрсә ачуны китерә: гамәлләре, аның үзен тотышы, кайчагында хәтта физик яктан да кабул итеп булмаска мөмкин.
Конфликтлар көчәя, бер-береңне ишетмисең, һәркем үзенчә фикерли, теге рәшә тарала... һәм шушы мизгелдә без алдыбызда чын кешене күрәбез: үзебез корган иллюзияләрсез, анда үзебез күрергә теләгән сыйфатларсыз гына...
Бу этапта шулай ук күпләр аерылыша. Мәхәббәт бетте дип уйлыйлар, ләкин еш кына ялгышалар. Нәкъ менә шул чорда парлар бер-берсенең чын якларын күреп, яңадан очраша. Сайлаган кешең инде элеккеге кебек үк идеаль күренми, бөтен кытыршы яклары ачылган... Аны яратуы җиңел түгел.
Тик хәзер бер-береңне ишетергә һәм килешергә өйрәнсәң, кинәт кенә мөнәсәбәтләрнең башка этабы башлана.

КАБУЛ ИТҮ ҺӘМ ЧЫНЛАП ЯРАТУ

Бу этапта партнерыңны ничек бар шулай кабул итәсең. Карарлар тыныч кына, барысын да уйлап кабул ителә. Чын мәхәббәт килә. Үзара мөнәсәбәтләр тирән, бер-береңне аңлыйсың, бер-береңнең кирәклеген тоясың. Әйе, мәхәббәт бер урында гына тора алмый. Без дә үзгәрәбез, ул да үзгәрә.

Язмамны Урсула Ле Гуин сүзләре белән төгәлләргә телим: «Мәхәббәт ул синең каршыңда таш кебек ятмый. Аны ипи пешергән кебек әвәләргә, һәм гел яңа булсын өчен, һәр көнне пешерергә кирәк».

ясалма фәһем генерациясе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар