Логотип
Белгеч киңәше

Мәрхүмнең кредитын кем түләргә тиеш?

Кадерле укучылар, сездән килгән сорауларга юрист Салих ГАЙНЕТДИНОВ җавап бирә.

Йортны ничек рәсмиләштерергә?

Арендага алынган җир участогында рөхсәтсез генә (самовольно) салынган йортны хосусый милек итеп рәсмиләштереп буламы? Әгәр булса, моны ничек башкарырга?

Россия Федерациясе Гражданнар кодексының 222 нче маддәсендәге 1 нче пункт буенча, йорт салу өчен тәгаенләнмәгән җир участогында салынган яки рөхсәтсез салынган, яисә төзелеш нормаларын һәм кагыйдәләрен үтәмичә салынган теләсә кайсы торак йорт, бина үзбелдегең белән (ягъни самовольно) салынган дип санала. Үзбелдегең белән салынган йорт сүте­­­лергә тиеш. Моны салган кеше үз хисабына башкара (шул ук маддәнең
3 нче пунктында язылган очраклардан тыш).

Гражданнар кодексының 222 нче маддәсендәге 3 нче пункттан күренгәнчә, үзбелдегең белән салынган йортлар суд тарафыннан законлы дип тә танылырга мөмкин. Әлеге маддәгә нигезләнеп, сорауның авторына түбәндәгечә җавап бирергә була: торак төзү өчен арендага бирелгән җир участогында рөхсәтсез генә салынган йорт башка затларның закон белән саклана торган хокукларын һәм мәнфәгатьләрен бозмаган очракта, башка гражданнарның тормышына һәм гомеренә куркыныч тудырмаганда, сез милеккә хокукыгызны рәсми рәвештә терки аласыз.

Кредитны кем түли?

Кредитка акча алган кеше вафат булган очракта, әҗәтне аның поручителе генә түләргә тиешме яки моны аның мирасын кабул итеп алучылар түлиме? Вафат булган кешенең мирасын кабул итәргә хокуклы туганнары бар, ләкин кабул итәрлек мирасы юк.

Россия Федерациясе Гражданнар кодексының 361 нче һәм 363 нче маддәләреннән күренгәнчә, поручительлек килешүе буенча, поручитель икенче бер затның кредитор алдындагы бурычларын тулысынча яки өлешчә үтәве өчен җаваплылыкны үз өстенә ала. Әҗәткә акча алган кеше бурычын түләмәсә, кредитор алдында ул да, аның поручителе дә җавап тота.

Россия Федерациясе Гражданнар кодексының 1112 нче маддәсе буенча, мәрхүмнең мирасына мирас ачылган көнгә булган милек хокуклары һәм бурычлары да керә. Гражданнар кодексының 1175 нче маддәсе буенча, мәрхүмнең мирасын кабул итеп алучылар аның бурычлары өчен дә җавап бирә (бурыч кабул ителгән мирас бәясенә бәрабәр булырга тиеш). Кредиторлар түләнмәгән бурычны мирасны кабул итеп алучылардан таләп итәргә хокуклы.

Әгәр мәрхүмнең мирасы бөтенләй юк яисә әлеге бурычны капларлык бәядә булмаса, кредитны түләү бурычы тулысынча яисә өлешчә бетерелә (РФ ГК 416 нчы маддәсенең
1 нче пункты).

Ирем улыбызны фатирга кертми

Элеккеге ирем белән рәсми рәвештә аерылыштык. Хәзер улыбыз Казанга укырга китәргә җыена. Анда әтисенең фатиры бар. Әтисе каршы булса да, улыбызның бу фатирда яшәп торырга хакы бармы?

Россия Федерациясе Торак кодек­сының 31 нче маддәсенең 4 нче өле­шендә билгеләнгәнчә, торак хуҗасы белән гаилә мөнәсәбәтләре рәсми рәвештә туктатылганнан соң (аерылышканнан соң), гаиләнең элеккеге әгъзала­рының әлеге торактан файдалану хокукы сакланмый (торак хуҗасы һәм элеккеге гаилә әгъзалары арасында башкача килешү төзелмәгән очракта).

Шул ук вакытта Россия Федерация­сенең Гаилә кодексы буенча, әти-әнисе тарафыннан баланың хокуклары һәм законлы мәнфәгатьләре кайгыртылырга тиеш (РФ СК 56 нчы маддә, 1 нче пункт). Әти-әни баланың тәрбиясе, укуы, физик һәм рухи сәламәтлеге өчен җаваплы. Баланың бу хокуклары гаилә таркалганда да саклана. Гаилә кодексында язылганнарга нигезләнеп, баланы әтисенең яки әнисенең торагыннан файдаланудан мәхрүм итү аның хокукларын бозу булып санала.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар