Хыялларыңны тыйма

Яман шеш чиренә дучар булу кешене бик катлаулы проблемалар алдына куя. Үткәннәр артта калган, бүгенге көн — тотрыксыз, киләчәк — билгесез... 
Бу очракта нишләргә, нәрсәгә, кемгә таянырга, нинди киңәшләргә колак салырга соң? Сорауларга психолог Резеда Нугаева җавап бирә.

Иң элек җавабын ишетәсе килгән сорауларны ачыкларга кирәк. Нигә мин авырыйм? Чирем бик җитдиме? Ничек дәваланырга тиеш булам? Ул озакка сузылырмы? Үз-үземә ничек ярдәм итә алам – монысы үзеңә дә, табибка да бирелергә тиешле иң төп сорау. Кул кушырып утырырга ярамый! Төш түгел, өн бу: диагноз берәр якын кешеңә яки табибка түгел, сиңа куелды. Бу халәттән качып китү дә, йокыга ятып иртән сәламәт булып уяну да, бернәрсә булмаган кыяфәт ясау да мөмкин түгел. Хәзер иң мөһиме – күңелеңне яхшыга көйләү. Бу – чиргә булган карашны үзгәртү генә түгел, бәлки тормышка мөнәсә­бәтне үзгәртү. Яшәеш кыйммәтләре үзгәрер, бөтенләй башка нәрсәләр мөһимрәк булыр хәзер. Чир – индикатор кебек, ул барысын да күрсәтер: гомер кичкәндә нинди тәҗрибә, акыл, белем туплагансыз, кыен хәлләргә калганда үзегезне ничек тотасыз – башкалардан ярдәм көтәсезме, әллә үз көчегезгә ышанасызмы?

Башкалар мондый авыруны ничек кичергән: аралашканда алар белән барысы хакында да тартынмыйча сөйләшегез. Көчле рухлы, сабыр, нык ихтыярлы кешеләр очрамый калмас – чирне җиңү юлларын алардан өйрә­не­гез. Күпләрнең киңәшен тотарга туры килер: тешне кысып түзәргә дә, тәгәрәп еларга да, ә кайчак чир­гә каршы аяусыз көрәш ачарга да...

Табиб авызыннан бу хәбәрне ишет­кән кеше башта шок хәлендә кала. Ул коточкыч курку хисе кичерә. Аңа дөнья бер мәлдә убылган кебек тоела. Бу этапта авыруның янында аның хәле турында сөйләшә алырдай якын кеше булу бик мөһим. Аннан – барысын да кире кагу китә.

«Миндә яман шеш түгел, диагнозны дөрес куймадылар», – ди ул. Әлеге чорның үз әһәмияте бар. Юлда тукталып хәл алу кебегрәк. Айнып китеп, яшәү рәвеше хакында уйлану өчен. Шушыннан соң әрнешү башлана. Кеше үзенең авыру икәненә ризалаша, чирнең сәбәпләрен, моңа нәрсә, кемнәр гаепле икәнен эзләргә тотына. Табибларга да үпкәли ул, хезмәт­тәшләренә дә, аны төрле сәбәпләр аркасында (эштә һәм өйдәге стресслар, табибка йөрергә вакыт җитмәү, күз тию, бозым эләгү) шушы хәлгә китереп җиткергән якын кешеләренә дә... «Барысы да сау-сәламәт, бер мин авырыйм», – дип, ачуын, ярсуын башкаларга түгә. Депрессия чоры төшенкелек, бөтен нәрсәдән күңел кайту белән бәйле. Авыру кеше дәвалануның нәтиҗәле булачагына шикләнә, хәтта чираттагы химиотерапия курсыннан баш тартырга да мөмкин... Мондый очракта психолог яки психотерапевт ярдәме кирәк. Авыруың белән килешү сәламәтлегең өчен җаваплылыкның бер өлешен үз өстеңә алу, туклануыңны, тормыш рәвешеңне табиб кушканча итеп үзгәртү дигән сүз ул. 

Кеше кешегә охшамый: йөз-кыяфәте белән дә, язмышлары белән дә. Беребез дә үзен алда ни көтәсен белми. Бу хакта, гомумән, уйламыйбыз. Төрледән-төрле мәшәкатьләр, шатлык-сөенечләр белән яшәп ятканда, авыру ишек шакый да «алга таба ничек яшәргә» дигән сорау белән япа-ялгыз калдыра... 

Түбәндәге киңәшләрдән һәркем үзенә туры килгәнен тапмый калмас.
* Бәхетле булачагыңа һәм тормышка сөенәчәгеңә чын күңелдән ышан. Юату сүзләре түгел, бу – хакыйкать, савыгу синең үзеңнән тора!
* Әгәр бүгенге хәлеңне аңлап, төшенеп бетерү өчен ниндидер мәгъ­лүматың җитми дип саныйсың икән, табибка яки башка белгечкә (юрист, психолог, социаль хезмәт­кәргә) мөрә­җәгать ит. Киңәш, әмма дөреслеге ачыкланмаган нәрсәләргә ышанма.
* Үз-үзеңә игътибарлырак бул, теләк-таләпләреңне әйләнеп узма, үзеңне иң якын кешеләреңне кайгырткан кебек кайгыртырга өйрән. Үзеңне нинди бар, шул килеш ярат.
* Хисләр уйнавыннан курыкма. Еларсың да, ярсырсың да... Кеше­ләрнең барысына да хас бу. Тынычлану өчен үз-үзеңә бикләнергә кирәкми. Үзеңне аңларга өйрән.
* Терелү процессы тиз булмас. Киеренкелек белән көтеп кенә аны тизләтә алмыйсың. 
* Үз-үзеңә, башкаларга, язмышка үпкә-рәнҗүләрдән туктарга, арынырга кирәк. Моны эшләү җиңел түгел. Әмма кичерә белү рухи һәм психик исәнлегең өчен сиңа бик кирәк хәзер. 
* Тормышыңны кызыклырак итә, канәгатьлек, шатлык китерә торган берәр шөгыль, эш табарга тырыш. Уңай хисләр һәрвакыт зур шатлык белән генә бәйле булырга тиеш түгел. Тирә-юньдәге көндәлек гап-гади сөенечләр, яшәүдән тәм таба белүнең әһәмияте дә кечкенә түгел. 
* Үз эчеңә бикләнмә. «Чир – минем үземә генә бирелгән сынау, аны башкаларга белгертүнең кирәге юк, барыбер беркем дә ярдәм итмәс, барысын да үземә җиңеп чыгарга туры киләчәк», – дип уйлау дөрес түгел. Хәзер син үзеңнең бүгенге хәлеңне аңлардай кешеләрне табарга тиешсең: алар белән борчу­ларың, күңелеңдәге куркуларың­ның һәммәсе хакында сөйләшеп булсын. Бүген син таяныч эзлисең, килер вакыт – үзең бүтәннәргә ярдәм кулы сузарсың.
* Сәламәтлегеңдәге, гомумән, тормыштагы һәр уңай үзгәрешне күрә, бәяли бел. 
* Дөньяга ачык күз белән кара, әмма хыялларыңны тыйма.
* Максатсыз яшәмә: иртәгәге көннән ни алачагыңны, нәрсәгә ирешергә теләгәнеңне дә ачыклап, билгеләп куй, алдагы елыңны да. Аларга иҗади якын кил: хәлләр, шартлар үзгәрә икән – максатларны да үзгәрт. 

фото: http://pixabay.com

 

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Дус кызымның ире икенче хатын алган  Дус кызыма шулчак әллә нәрсә булды, мышык-мышык елап җибәрде, керфекләренә яккан тушь җебеп, алсу бите буйлап акты. Мин Гөлчәчәкне тынычландырырдай кирәкле сүзләр таба алмадым, ни өчен сорау биргәнемә дә үкендем...
    7087
    1
    52
  • Хата Тормышта бер генә кеше дә хаталардан хали түгел. Без ясаган хаталар бер-берсеннән зурлыгы йә кечкенәлеге белән генә аерыладыр. Кечкенәләре шунда ук онытыладыр. Ә зурраклары, язмышыңны башка сукмактан алып кереп киткәннәре... Алары башка шул. Алары сине гомер буе озата бара...
    4714
    0
    34
  • «Кичер мине, әни!» Ә менә бу – ул керәсе йорт, анда аны әнисе көтә. Унбиш ел көтә инде... Кичке эңгер-меңгер. Кәүсәриянең күзе ирексездән ике якты тәрәзәгә төште. Аларның берсендә бөкрәйгән хатын-кыз шәүләсе күренде. «Йә Хода! Ничек картайган!» Кызганудан Кәүсәриянең йөрәге чәнчеп алды...
    3523
    1
    19
  • Таяныр талларың булмаса... Дамирә аны беренче күрүендә үк ошатмады. Җете итеп бизәнгән... Сарыга манган чәчләрен тузганак башына охшатып тараган... Изүе ачык... Нәрсә, ул монда эшләргә түгел, кәттә кияү эзләргә кайткан мәллә?..
    3238
    0
    16
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 23 март 2023 - 11:56
    Без имени
    Башта ул үзе генә булганда аңа игътибар күп булган, аннан сез кияүгә чыккансыз, игътибар кими төшкән, бала туган, тагын ныграк кимегән, аңа гына карап тору беткән. Ул бала гына икәнен онытып җибәргәнсез. Сезгә ул инде зур, үчтекиләргә кирәк түгел дип саный башлагансыз. Ә ул балада әкренләп әнә шул көнләшү дә, үпкәләү дә, үртәлү дә барлыкка килгән. Белмим, бу хәлне төзәтә алырсызмы.
    Ничек дуслаштырыйм?
  • 22 март 2023 - 10:47
    Без имени
    «Улымны узем генэ устердем» дигэн суздэн сон ук барысы да анлашылды. Киленне яратмавыгыз хэр суздэн «кычкырып» тора. Вот и гаеп эзлисез
    Оныгым минеке түгел...
  • 22 март 2023 - 09:46
    Без имени
    Менэ бу ирне жэллэп язгансыз, кешенен гаилэ тормышын белмичэ язып булмый бит, юньле ирдэн хатын китми, малаен курергэ тилмереп артыннан чабып йоргэнче, гаилэ бн яшэгэндэ кадерлэрен белеп яшэргэ булган дип тэ уйлап була, остендэге киемен утюклап кию кимэу кешенен узеннэн тора, аяксыз, кулсыз кеше тугел бит ул, утюклап кисен, хатын- кыз эш аты тугел бит ул, баласын карарга вакыты тисэ бик яхшы, ир- ат бала чага тугел, гаилэ коргач ул узе йорттагы ботен кеше очен жаваплы булырга тиеш, хатын жилкэсенэ менеп утырырга тиеш тугел!!
    Бер очрашу
  • 22 март 2023 - 14:07
    Без имени
    Улыгыз баланы яраткач, кысылмагыз. Безкапчыкта ятмый конечно. Ноикенче яктан, кешелэрбит детдомнан да алып устерэ
    Оныгым минеке түгел...
  • 23 март 2023 - 16:39
    Без имени
    Бу язманы бик дулкынланып,тетрэнеп укыдым,Аннан коментарийларны да укып чыктым,торле фикерлэр эйтелгэн,хэрберсе дэ дорестер дип уйлыйм.Куренекле шэхеслэрнен тормышын гади халык белми,курми бит,барысы да ал да гол кебек.Баксан, алай тугел икэн...Боек шэхеслэр бераз эгоистрак булалар шикелле,аларга кубрэк игьтибар кирэк,шуна курэ аларнын гаилэ тормышлары да ,яшэу рэвешлэре дэ бераз узгэрэк,ягьни каршылыклы,ямьсезлеклэр белэн чуарлана.Икенчедэн боек шэхес булыр очен узенне танытыр очен ботен гомеренне шул идеяга юнэлтергэ кирэк.Э ботенесенэ дэ житешер очен бик кочле рух,батырлык кирэктер дип саныйм мин.Андыйлар да бар сэнгать кешелэре арасында.Э шулай да Галимэ апаны актриса буларак бик яраттым,рольлэрен бик оста уйный иде.Э тормышына килгэндэ,нишлисен,беребез дэ эулия тугел,хэрбер кешенен дэ русча эйтмешли свои скелеты в шкафу
    Чибәрлек – матур кешенең сыңар канаты! 
Реклама
«Балалы Солянка» балалар музыкаль премиясе
«Татар гаиләсе / килен-кайнана» бәйгесе җиңүчеләрен котлау тантанасы
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату