Кадерле укучылар, «Сорау–җавап» сәхифәсенә сездән сораулар кабул итәбез. Пенсияләрне билгеләү яки хокук өлкәсенә кагылышлы сорауларыгыз булса, безгә юллагыз. Аларга Россия Социаль фонды белгечләре һәм юристлар җавап бирәчәк.
Сорауларга Россия Социаль фондының
Татарстан Республикасы буенча бүлеген җитәкләүче Эдуард ВАФИН җавап бирә.
Миңа III группа инвалидлык бирделәр. Пенсиягә чыгарга әле ерак, тагын 15 ел эшләргә кирәк. Гомуми эш стажым 20 ел гына. Хәзер эштән китсәм, 60 яшемдә пенсиягә чыкканда, миңа пенсия ничек билгеләнәчәк, ул нинди коэффициент белән исәпләнә? 20 ел стаж пенсиягә чыгар өчен җитәме?
Картлык буенча иминиятләштерелгән пенсияне алу өчен өч шарт үтәлергә тиеш. Бу: пенсия яшенә җитү, 15 елдан да ким булмаган иминиятләштерелгән стаж, 30 дан да ким булмаган хосусый пенсия коэффициенты (ИПК). Группа бирелгән кешегә инвалидлык буенча иминиятләштерелгән пенсия билгеләнә. Анда инде стаж да, пенсия коэффициенты да исәпкә алынган, шулай ук аңа инвалидлар өчен ай саен түләнә торган акча (ЕДВ) да өстәлә. Пенсиягә чыгар яшькә җиткәннән соң (хатын-кызларга – 60, ир-атларга – 65 яшь), сезгә картлык буенча иминиятләштерелгән пенсия билгеләнәчәк. Ул вакытта да стаж һәм пенсия коэффициенты исәпкә алына. Стаж һәм хосусый пенсия коэффициентлары никадәр күбрәк булса, пенсия күләме дә зуррак була.
2000 елда яңа эшкә күчтем. Аның акчасы элеккеге эш урыныма караганда азрак иде. 2007 елда пенсиягә чыктым. Пенсия билгеләнгәндә нәкъ менә аз хезмәт хакы алып эшләгән 2000 нче елларны алганнар. Пенсияне 2000 нче елга кадәр алган хезмәт хакы белән яңадан исәпләтеп булмыймы?
Чынлап та, сезнең очракта иминиятләштерелгән пенсияне билгеләгәндә 2000–2001 нче еллардагы уртача хезмәт хакы алына, ягъни Россия социаль фонды базасындагы мәгълүматлар буенча, 24 айныкы. Ул 1,2 коэффициенттан да артыграк була алмый (30 нчы маддә, 173-ФЗ «Россия Федерациясендә хезмәт пенсияләре турында»). Әгәр сезнең лицевой счет буенча 2000–2001 нче еллар өчен коэффициент җитәрлек булмаса, белгечләр моны сезгә әйтер иде. Ул очракта 60 ай рәттән эшләгән башка чордагы уртача хезмәт хакы алына, һәм моны архив белешмәләре белән расларга кирәк була. Димәк, сезнең очракта 1,2 коэффициенты булган.
Мин университетта укыганда декретка чыктым. Ул уку еллары стажга керми дип беләм. Ә бала белән декретта булу стажга керә. Минем очракта декрет чоры стажга керәчәкме?
Пенсия билгеләгәндә баланы яшь ярымга кадәр караган вакыт стажга кертеп санала. Һәм бала караган әлеге еллар иминиятләштерелмәгән социаль мөһим чор булганлыктан,
бер ел өчен 1,8 хосусый пенсия коэффициенты исәпләнелә.
Мәктәптә укыганда ук безне колхоз эшенә чыгаралар иде. Җәен амбарда эшләдек, көзен бәрәңге алдык, ә яз көне бәрәңге базында черек бәрәңге араладык. Эшләгән өчен хезмәт хакы түләнде. Ләкин алар хезмәт кенәгәсенә язылмады. Бу чорда эшләгәннәрне берәр ничек стажга кертеп буламы?
Колхоздан архив белешмәсе алып килсәгез, бу чор хезмәт стажына кертелә. Ләкин шунысы бар: мәктәптә укыганда эшләгәннең бары каникул чорлары (өч җәйге ай) гына исәпкә алыначак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк