Логотип
Белгеч киңәше

Интим гимнастика

Ләззәт ала алмау – коиталь аноргазмия, – хатын-кызларның өчтән беренә хас патология. Хатын-кызның тулаем сәламәтлеге җенси тормышка да бәйле. Күп кенә хатын-кызлар ләззәтнең төрләрен белми дә. Күпләр клиторны яртысытканнан алган ләззәт белән канәгатьләнә.
Сексологлар да әлеге мәсьәләгә җиңелчә генә карый. Югыйсә хатын-кызлар ләззәтнең көчлерәген дә тоя ала, әмма тиешле белгечкә мөрәҗәгать итмәгәнгә күрә, моннан хәбәрдар түгел.  Хатын-кызның җенес юлында «G ноктасы» дип аталган бер нокта бар. Мәйданы чия төше кадәр генә. Әмма иң күп нерв төеннәре шушында урнашкан. Җенси тормыштан рәхәтлек алу өчен, шушы урынга күбрәк игътибар итәргә, аны ныгытырга кирәк. Моның өчен махсус күнегүләр бар.

Кече оча сөяге мускулларын ныгыту ул – үзе бер фән. Әлеге мускулларның ныклыгы хатын-кызларга җенси тормыштан тәм табу өчен генә хезмәт итми, ә күп кенә хатын-кыз авыруларын һәм бәвел системасы чирләрен дә булдырмый калырга ярдәм итә.

Интим гимнастиканың төрле юнәлешләре бар һәм анда төрле техника кулланыла. Әйтик, Муранивский системасы бар (ул бу хакта 5 китап язган кеше), Вагитонныкы, Кегель буенча интим гимнастика...  Һәркайсының үзенең уңай һәм тискәре яклары бар. Тиешле белеме булмаган кеше аларны аера алмаска мөмкин.

Хәтерлим әле, бу өлкәгә кагылышлы система һәм мәктәпләрнең күплегеннән хәтта башым әйләнә башлаган иде. Әмма синең проблемаларыңны үзеңнән башка беркем дә чишмәячәк. Мин моны аңладым. Һәр техниканы җентекләп өйрәнеп, дөрес анатомик мәгълүмат туплый һәм аларны тормышта кулланып, билгеле бер тәртипкә сала һәм камилләштерә башладым. Яшүсмер чагымда спорт гимнастикасы белән шөгыльләнүем, әлеге төрдән спорт мастеры кандидаты булуым да ярдәм итте. Белемем белән мин биолог, биология фәннәре буенча кандидатлык диссертациясе якладым. Шушы белемнәремне кулланып, үз программамны булдырдым. Эшем нәтиҗәле булды, күп кенә чирләремнән арына алдым.

Әлеге чор тормышымдагы иң катлаулы вакытларның берсе булгандыр, мөгаен. Үземнеке белән охшаш проблемалары булган дус хатыннарны да күнегүләргә чакырдым. Ниятем, әлеге системаның аларга да тәэсирен өйрәнү иде. Системамның уңай тәэсире расланды, дәресләремнең файдасы хакында башкалар да белеп алып, дәресләремә бик күп кеше язылды. Алар минем танышларым түгел, бөтенләй белмәгән кешеләр иде. Әнә шулай итеп, уңышларым хакында артык шауламыйча гына, әлеге фәнне өйрәтә башладым. Исемен дә үзем уйлап таптым һәм үзем формалаштырдым. Дәресләргә йөрүчеләрнең һәркайсының үз максаты бар, шулардан чыгып, төрле юнәлешләр билгеләдек. Иң курыкканым, миңа ышанып килгәннәрнең өметләрен аклый алу, ышанычларын раслау булгандыр. Шуңа да үз-үземә сүз бирдем: укучыларымның бик күбе яхшы нәтиҗәләргә ирешми торып, үз студиямне ачмаячакмын. Һәм мин моңа ирештем. 2016 елдан алып,  «ИМФитнес» студиясендә интим гимнастика программасы белән дәресләр уздырам. Әлеге студия хакындагы мәгълүматны ИМФитнес.рф сайтында табарга була.

Хатын-кыз бәхетенә ирешүнең сере күп. Шуның берничәсе белән генә бүлешик әле:

Корсак белән сулау – кече оча сөяге мускулларын ныгытуга юнәлгән барлык күнегүләрнең нигезендә ята. Сулышны алганда, корсак куышлыгын һава белән тутырып, мөмкин булганча кабартабыз. Сулышны борын аша алабыз. Сулышны исә тиз итеп, авыздан чыгарабыз, ә эчне умырткага таба тартабыз. Шул рәвешле, сулыш алуда катнашучы мускулларның статик көчәнеше кулланыла.
«Таган» күнегүе – аякны җилкә киңлегендә аерып басабыз, табаннар 45 градуслы почмак белән, тезләр 90 градустан чак кына күбрәк бөгелгән, калак сөякләре бергә кушылган, куллар тездә яки салынган (алар авыр). Өстә язылганча итеп, корсак белән сулыйбыз: сулыш алганда умыртка бөгелә, сулышны чыгарганда касык сөяге (лобковая кость) өскә менә (эчнең туры мускулы аны өскә таба тарта).

Телефоннар: 8-999-1570-888
Сайт: имфитнес.рф, imfitness.ru
YouTube канал: http://bit.ly/imfitnesskzn
«Вконтакте»дагы төркем : https://vk.com/imfitnesskzn
Instagram: https://www.instagram.com/imfitnesskzn/
«Facebook»тагы төркем: https://www.facebook.com/imfitnesskzn/
Сорауларыгыз һәм тәкъдимнәрегез булса, «Вконтакте»да үз сәхифәм: https://vk.com/nellykzn


фото: https://pixabay.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар