Безнең гомер тормышка яраклашу этапларының тезмәсе ул. Якынча һәр җиде ел саен бу этаплар алышынып тора. Шул сәбәпле, максатлар да үзгәрә, дөньяга яңа караш формалаша: кеше яшәешнең яңа баскычына күтәрелә.
Беренче җидееллык
Бу цикл сабыйлык чорына туры килә
(0-7 яшь) – бала дөньяны танып белергә өйрәнә, гаиләдә, балалар коллективларында, дуслары арасында үзенең урынын эзли. Шул сәбәпле, аның эчке дөньясында үзара аралашу проблемаларына бәйле каршылыклар булырга мөмкин.
Киңәш: Бу этапта балагызга дөрес аралашу үрнәкләрен күрсәтү тиеш. Аны низаглардан аңлашу юлы белән чыгарга өйрәтегез. Бала сезнең мәхәббәтегезгә мохтаҗ, аның белән күбрәк аралашыгыз.
Икенче җидееллык
8-14 яшь – үсмерлек чоры. Сабый күчеш чорына керә – балалыктан зурлар дөньясына таба беренче адымнарын атлый. Бу чорда бала организмы, гормональ үзгәрешләр белән бергә, гаять җитди рухи үзгәрешләр дә кичерә. Яшүсмер инде үз сүзен әйтергә, аны якларга өйрәнә, беренче мөстәкыйль максатлар куя. Шул ук вакытта аңа әле әти-әнисенең, дус-иптәшләре фикере дә бик мөһим. Баланың бу чордагы эчке конфликты, гадәттә, аның җәмгыятьтә үз урынын ачыклау, «кояш астында үз урынын яулап алу» теләге белән бәйле.
Киңәш: Балагызның кызып китүләрен, үҗәтлекләрен тыныч кичерегез, бу – вакытлы күренеш. Нинди генә хәлдә дә сабырлыкны җуймаска тырышыгыз. Онытмагыз – сезнең үз-үзегезне тоту моделе киләчәктә балага үрнәк булачак. Балагыз белән дуслыкны җуя күрмәгез. Басым ясамый гына биргән киңәшләрегез улыгыз яки кызыгызга хәзер бик кирәк.
Өченче җидееллык
Бу цикл
15-21 яшькә туры килә. Яшүсмер әле формалашып бетү чорын кичерә, аның өчен җәмгыятьтә урынын табу, уңышка ирешү мөһим максат булып кала. Бу чорда яшь кеше тирә-юньне, «берни аңламый торган, дөньядан артка калган» әти-әниләрен «төзәтү» белән мәшгуль. Яшьләрнең һәртөрле субкультуралары (готлар, эмо, рокерлар, хиппи...), музыка акырту, киенү үзенчәлекләре, виртуаль социаль челтәрләрдә аралашу – болар барысы да яшь кешенең җәмгыятьтәге оригиналь позициясен күрсәтүгә омтылышы.
Киңәш: Балагызны, аның фикерен хөрмәт итегез, аңа бу турыда әйтергә тартынмагыз. Тормышыннан хәбәрдар булырга тырышыгыз, шул ук вакытта юк-бар өчен бәйләнүдән, төпченүдән сакланыгыз. Күркәм, отышлы якларын танып белергә, аңларга булышыгыз. Гаилә проблемаларыннан аны артык ераклаштыру да файдага түгел. Бергәләп киңәш-табыш итә торган булыгыз.
Дүртенче җидееллык
22-28 яшь – җәмгыяви мөнәсәбәтләр төзү вакыты. Инде кеше тынычланган, җәмгыятьтә позицияләр билгеләнгән. Бу этап профессиягә ия булу, хезмәт юлына аяк басу, гаилә кору белән бәйле. Яшь кеше өлкән буынга, әти-әниләргә караганда уңышлырак тормыш стратегиясе корырмын дип исәп тота.
Киңәш: Яшьләр өлкәннәр тәҗрибәсеннән, башкалар хатасыннан гыйбрәт ала белсен иде.
Бишенче җидееллык
Бу цикл
29-35 яшь – физик һәм рухи җитлегү белән бәйле. Гаиләдә балалар туа, яңа җәмгыяви роль – әти-әни ролен үзләштерү бара, һөнәри яктан да уңышларга ирешергә вакыт, матди яктан да тотрыклылык кирәк... Нәкъ менә максатлар белән мөмкинлекләрнең тәңгәл килмәве бу чорның
төп каршылыгына әйләнергә мөмкин.
Киңәш: Максатларның чынбарлыкка якынмы-юкмы икәнен тагын бер тапкыр уйлап карау комачауламас иде. Һаман үзенә ымсындырып торган хыялга ирешүнең тагын нинди юллары бар – моны кабат ачыклау кирәктер. Ә аның иң кыска юлы – хыялыңа таба һәр көнне бер генә адым булса да ясау.
Алтынчы җидееллык
36-42 яшь – кеше тормышындагы иң катлаулы чорларнын берсе дип атыйк. Бер караганда, инде бар да җайланган: гаилә, балалар, җәмгыятьтә тоткан урын, яраткан һөнәр... Нәкъ менә шул биеклектә кешене иң катлаулы кризисларның берсе – урта яшьтәгеләр кризисы көтеп тора. Дөньяның матди ягыннан тыш, рухи ягы, чынга ашмаган хыяллар, максатлар турында һаман да ешрак уйлана ул. Гомернең уртасына җителгән! Уңышлар бармы соң? Шуңа охшаш уй-фикерләр яшәү рәвеше турында уйланырга, нәрсәнедер үзгәртергә этәрә (кайчак зур югалтулар бәрабәренә).
Киңәш: Игътибарны уңышсызлыкларга, җитешмәгән якларга гына юнәлтмәгез – дөнья ул агын да, карасын да тигез сыйдырган. Ә иң әһәмиятлесе – абына-сөртенә, чаба-кабалана хаталарны төзәтергә ашыкмагыз: сез омтылган үрләр, яңа тормыш
яңа проблемалар, яңа хаталар да алып киләчәк. Булганның кадерен белергә өйрәнегез.
Җиденче җидееллык
Бу цикл
(43-49 яшь) рухи үзгәрешләр белән бәйле. Бу чорда, гадәттә, үткәннәр һәм бүгенге көн рухи күзлектән чыгып анализлана, кеше үзенең рухи тамырларына (дингә, фәлсәфи фикерләүгә) кайта, тормышның мәгънәсе турында чын-чынлап уйлана башлый. Еш кына моңа кадәр булган кыйммәтләр «энә күзеннән үткәрелеп», дөньяга яңа караш, яңа кыйммәтләр формалаша. Бу чорда кешенең эчке конфликты үзенең рухи дөньясыннан, тормыш фәлсәфәсенең яшәү рәвешеннән аерылуы белән бәйле була.
Киңәш: Бар булганны сызып ташларга ашыкмагыз әле! Һәрхәлдә, рухи үзгәрешләр үткәннәрне җимереп ташларга тиеш түгел. Тормыш юлын бергә үтеп, әчесен-төчесен бергә татыган парларның мәхәббәтләре яңару чоры бу – балалар инде үсеп җитеп килә, гаиләдә матди тотрыклылык бар. Бер-берегезне бәхетле итәргә ашыгыгыз! Үзеңне дә, тирә-юньдәгеләрне дә әле һаман яшьмен, яңа мәхәббәткә, яшь ярларга лаекмын дип ышандырырга тырышу гына бәхеткә китерми әле. Кыска вакытлы хисләр сыналган мәхәббәттән өстен була алмый – җете кызыл тиз уңа ди бит халык…
Сигезенче җидееллык
50-56 яшь олыгаю этабына күчүгә әзерлек белән бәйле. Иң югары үрләр инде яуланган, пенсия яше җитеп килә, бераз гына салмаграк, тыныч ритмда яшисе килә. Көн үзәгендә – инде балалар, оныклар белән бәйле проблемалар. Яңа җәмгыяви рольләр – әби, бабай булу да күпмедер дәрәҗәдә үзләштерелгән. Гомернең алдагы чорларын уңышлы узган кешеләрнең алтын көзләре якынлаша. Ә эчке конфликтлар күбесенчә алдарак җибәрелгән хаталар белән бәйле.
Киңәш: Әгәр кеше үзалдына дөрес максатлар куеп, шуларга тугры калса, ул, һичшиксез, җәмгыятьтә дә, гаиләдә дә матур уңышларга ирешә. Ә инде эчке каршылыкларын җиңә алмыйча, яшь калырга омтылып, гаиләсен, моңа кадәр булган тормышын җимереп яңадан яши башлаучылар көлке яки кызганыч хәлгә кала. Һәр чорның үзенә генә хас матурлыгы, өстенлеге бар. Ышанычлы мөнәсәбәтләр һәм ныклы гаилә – язмышның иң зур бүләге!
Тугызынчы җидееллык
57-63 яшь – өлкәнлек чорына күчү. Актив хезмәт юлы тәмамлана, тормышның яңа этабы башлана. Яшәүдән тәм табып, гаиләдә, туганнар арасында дус-тату мөгамәлә урнаштырып яшәргә күнеккән кешеләр өчен бу чор гаять җиңел кичерелә. Шулай да, еш кына үзеңнең кирәксезлегеңне тою, нинди шөгыль белән көн уздырырга белмәү кебек хисләр эчке конфликт сәбәпләре булырга мөмкин.
Киңәш: Барлыкка килгән буш вакытны бик файдалы һәм күңелле итеп уздырырга да мөмкин. Эшләгән вакытта күп нәрсәгә кул җитми: бәлки, сезнең күптән рәссам һөнәрен үзләштерәсегез килгәндер? Ә бәлки, истәлекләр китабы язарга телисездер? Кемдер, башаяк белән бакча, йорт эшләренә чума, ә кемдер оныклар, балалар белән мәш килә. Хәзерге тормышны компьютерсыз күзаллап булмый – бәлки, сезгә дә өйрәнергә кирәктер? Мөмкинлекләр – чиксез. Иң әһәмиятлесе – сәламәтлегегезне саклагыз һәм үзегезнең бик-бик кирәкле булуыгызны онытмагыз!
фото:
http://pixabay.com
Комментарий юк