Логотип
Белгеч киңәше

Фармацевт хаклы идеме?

Укучыларыбыздан килгән сорауларга Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органындагы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге җитәкчесе Светлана ЗАБОТИНА җавап бирә.

Бу очракта кем хаклы?

Даруханәдә әнигә кыйммәтле дару сатып алдым. Акчаны түләп кенә өлгердем, әле кассадагы даруга орынмадым да, әни шалтыратып, аны инде әтинең сатып алганын әйтте. Дару тартмасына хәтта кагылмаганымны күреп торса да, фармацевт акчаны кире кайтарудан баш тартты.

Россия Федерациясенең 2300-1 санлы «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы законының 25 нче маддәсе буенча, кулланучы азык-төлек төренә карамаган тиешле сыйфаттагы товарны, әгәр ул аңа формасы, габариты, фасоны, төсе, үлчәме яки комплектлаштырылуы буенча туры килмәсә, 14 көн эчендә сатучыдан шундый ук икенче товарга алыштырып алырга хокуклы.
Кире кабул ителми яки шундый ук икенче товарга алыштырылмый торган тиешле сыйфаттагы азык-төлек булмаган товарлар исемлеге Россия Хөкүмәтенең 2020 елның 31 декабрендә кабул ителгән 2463 санлы Карары белән расланган. Бу исемлеккә дару препаратлары да кертелгән.
Әгәр тартмасы бөтен, куллану вакыты чыкмаган, ә товар турында мәгълүмат тулы күләмдә бирелгән булса, сатучының аны кире кабул итүдән баш тартырга хокукы бар.

Сыйфатсыз ишек

Яңа ишек сатып алдык. Тавышны һәм салкынны үткәрми дип ышандырдылар. Ләкин урнаштырганнан соң нәкъ киресе ачыкланды. Сатучыга шалтыратып, ишекнең әйтелгән күрсәткечләргә туры килмәвен белдердек, акчаны кире кайтаруын сорадык. Баш тарттылар, ишекне алар фирмасы белгечләре урнаштырмаганга сылтадылар. Янәсе, дөрес урнаштырылмаганга күрә тавыш ишетелеп тора. Бу очракта нишләргә мөмкин?

Россия Федерациясенең 1992 елның 7 февралендә кабул ителгән 2300-1 санлы «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы законының 4 нче маддәсе нигезендә сатучы кулланучыга сыйфаты килешүдә язылганга туры килгән товар тапшырырга тиеш. Килешүдә товарның сыйфаты турында шартлар каралмаган булса, сатучы гадәттә куела торган таләпләргә туры килә һәм әлеге төр товарлар гадәттә кулланыла торган максатлар өчен яраклы товар тапшырырга бурычлы. Әгәр товарда кимчелекләр ачыкланса, һәм алар сатучы тарафыннан алдан килешенмәгән булса, Законның 18 нче маддәсе нигезендә, кулланучы үз теләге буенча: шул ук маркалы товарга (шул ук модель һәм (яки) артикул) алмаштыруны; сатып алу бәясен яңадан исәпләп, башка маркалы (модельле, артикуллы) шундый ук товарга алмаштыруны; сатып алу бәясен пропорциональ киметүне; товарның кимчелекләрен кичекмәстән бушлай бетерүне яисә аларны кулланучы яки өченче зат тарафыннан төзәтүгә киткән чыгымнарны каплауны; сату-алу килешүен үтәүдән баш тартырга һәм товар өчен түләнгән сумманы кире кайтаруны таләп итәргә хокуклы. Сатучының таләбе буенча, кимчелекле товарны кулланучы кире кайтарырга тиеш (бу сатучы хисабыннан башкарыла).

Шул ук вакытта кулланучы сыйфаты тиешенчә булмаган товар сату нәтиҗәсендә аңа китерелгән зыяннарны тулы күләмдә каплауны да таләп итә ала. Әлеге очракта сатучыга язмача дәгъва белдерергә һәм законның 18 нче маддәсендә билгеләнгән таләпләрнең берсен куярга кирәк.

Дәгъва ике нөсхәдә төзелә. Аның берсе оешмага тапшырыла, ә икенчесенә оешма хезмәткәре кабул итү датасын һәм үз имзасын куярга тиеш. Дәгъваны нинди дә булса сәбәпләр аркасында кабул итмәсәләр, аны оешма ад-ресына, тапшыру турында хәбәрнамә һәм эчтәлек тасвирламасы белән, почта аша заказлы хат итеп җибәрергә кирәк.
Шулай ук гарантия шартларын карарга киңәш итәбез. Әгәр ишекне сатучының үзе тәкъдим иткән осталар тарафыннан урнаштыру мәҗбүри шарт булып торса – ул чакта гарантия гамәлдә түгел.

Теги: белгеч киңәше

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар