Чәч тәрбияләү: белеп куллансаң гына

Бу сорауларга үз эшенең чын остасы Артем АНДРИЯНОВ җавап бирә. Аның киңәшләре күпләр өчен файдалы булыр.
Кына белән буяу чәчне ныгыта.
Әбиләребез-әниләребез чәчләрен кына белән буйыйлар иде. Чын кына үләненнән ясалган порошок, чынлап та, чәчләр өчен бик файдалы. Әмма ул бик кыйммәт – йөз граммы йөз доллар тирәсе. Безнең кибетләрдә сатылганы – арзанлысы – чын түгел аның. Дөрес, аның белән юганнан соң, чәчләр ялтырап китә китүен, тик файдасы шуннан арт-мый. Бераздан чәч бик нык корый, кына аларның бар дымын суыра. Соңыннан аны юып та бетерә алмыйсың, чәчне бары тик кисәргә генә кала. Алай гына да түгел, кына белән юганнан соң, чәчне башка төрле буяу белән буярмын димә – кына өстенә буяу йокмый.
Дөресме?
Әрекмән мае чәчне ныгыта.
Әрекмән мае, белеп куллансаң, чынлап та, файдалы. Күп хатын-кызлар аны чәчнең тамырына сөртергә ярата. Мин исә аны чәчнең үзенә сөртергә киңәш итәм. Анда да зәгыйфь урыннарга гына, чөнки мондый майлар чәчне бик нык авырайта. Тагын бер нәрсә бар: май сылаганнан соң кояшка чыксаң, чәчләрдә линза эффекты барлыкка килеп, чәч бөртегенә зыян киләчәк.
Дөресме?
Кызыл борыч төнәтмәсе чәчне үстерә.
Дөрестән дә, кызыл борыч төнәтмәсе баш тиресендәге кан әйләнешен яхшырта, шул рәвешле, чәчнең тизрәк үсүенә йогынты ясый. Тик монда да артыгын тырышып ташласаң, файдасыннан зыяны күбрәк булырга мөмкин. Аны чәч юлына тамчылап кына тидерәләр. Баш тиресе коры булганда бу төнәтмәне кулланмавың хәерле, чөнки ул тирене тагын да киптерә.
Дөресме?
Соcтавына содиум лаурен сульфат (sodium lauryl sulfate) кергән шампуньнар баш тиресе өчен бик тә зыянлы.
Содиум лаурен сульфатсыз гына ясалган шампуньне таба алуыгыз икеле. Шампунь күбекләнсен өчен кушалар аны. Дөрестән дә, башка шампунь сылап, 30-40 минут тотсаң, бу матдә тирегә үтеп керәчәк, тик баш бит, күп дигәндә, биш минут эчендә юыла, һәм ул тирегә тәэсир итәргә өлгерми.
Дөресме?
Баш тиресенең кубалаклануы — кавыклануны белдерә.
Кавык авыруы (перхоть) бик тә йогышлы авыру. Ул, күбесенчә, баш тиресе майлы булганда очрый. Аны дәвалавы да читен. Баш тире-сенең кубалакланып торуы исә – вак-вак коры ак кисәкчәләр – кавык авыруы түгел. Тиренең корып китүе нәтиҗәсе генә ул. Бәлки, шампунь килешеп бетмәгәндер яки су кайнаррак булгандыр. Каты су белән юсаң да баш тиресе кубалаклана, витаминнар җитешмәсә дә. Дөрес диагнозны табиб-трихолог кына куя ала.
Дөресме?
Арзанлы буяулар чәчкә зарарлы.
Арзанлы буяуга кызыкмагыз. Чәчне махсус салонда буятканда, чәчтараш окислительне чәчнең төренә карап, һәр кешегә аерым билгели. Чәчнең беришенә азрак кирәк ул, беришенә – күбрәк. Ә менә сатудагы буяуларга аны гел бер күләмдә кушалар – буяу теләсә кайсы чәчкә йогарлык булсын. Кайбер хатын-кызларның чәч бөртеге бик нәзек, һәм мондый концентрация аларны яндыра. Шуңа күрә дә чәчне чәчтарашханәдә буятуың хәерлерәк.
Дөресме?
Чәчне дәвалаучы шампуньнәрне һәркем кулланса да ярый.
Ялгыш фикер бу. Мондый шампуньне кирәксә-кирәкмәсә кулланмаска кирәк. Аның составында май бизләренең эшчәнлеген арттыручы матдәләр бар. Шунлыктан чәчегез ешрак пычраначак, димәк, аны ешрак юарга кирәк булачак. Чәч коелган яки тоныкланган очракта гына дәвалаучы шампунь белән юыгыз.
Дөресме?
Чәч очлары ярылса, махсус майлар белән дәвалап була.
Ярылган чәч очларын матурларга бары тик кайчы гына ярдәм итә ала. Алар яңадан ярылмасын дисәгез, бу майларны чәчне кискәч тә сөртә башларга кирәк. Шулай да, ярылган чәч очларын яшереп була – аның махсус җилеме бар. Аны сылагач, чәчнең икегә ярылган очы бер-берсенә ябыша да, чәч бөртеге шома булып күренә. Чәчне юганнан соң, ул җилемне яңадан сөртергә кирәк.
Дөресме?
Чәчне сирәк тешле тарак белән тарауга караганда, массаж тарагы белән тарау яхшырак.
Чынлыкта, нәкъ киресенчә. Массаж тарагы белән тараганда, чәч таракка калын тотам булып керә. Чуалган чәч бөртекләре язылып өлгерми – тамыры белән йолкынып чыга. Сирәк тешле тарак исә чәчнең аз өлешен генә эләктерә. Ул чәчне йолкымый. Өстәвенә, массаж тарагы чәчнең мөгез катлавын да җәрәхәтли. Шуның аркасында чәчнең төсе тоныклана, очлары ярыла.
фото: https://pixabay.com
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Упкынга төшкәндә – 1 Биш ел буе балага уза алмаган хатынның ирен онытып, үзен генә кайгырткан, мендәргә капланып елаган чаклары күп булды. Узып та күтәрә алмаган ике баласын югалту ачысын да берүзе күтәрде. Аннары беренче кызлары туу шатлыгы ирнең эчеп йөрүен тагын икенче планга күчерде...
-
Җиңги Без – ишле гаилә. Әти үлгәч, әни сигез бала белән ялгыз калды. Шунда әни: «Унынчы кеше булып шушы өйгә киләсен беләме? Ашау-эчүнең дә такы-токы икәнен чамалыймы? Ике-өч ел башка чыга алмаганыгызны әйттеңме? Аерылып китеп кеше көлдермәссезме?» – дип сорауларын тезде генә. Соңыннан: «Белмим инде, улым, ул кыз йә бик тәүфыйклыдыр, йә бик тәүфыйксыздыр», – дип, сүзен түгәрәкләп куйды...
-
Упкынга төшкәндә - 2 Кызының чәч араларын иснәп башыннан үпте дә, урамга чыгып китте Айрат. Лапаска керде дә мәчеттә үк тыеп килгән күз яшьләренә ирек биреп рәхәтләнеп елады...
-
Әти кайтты Әти кайтты... 22 елдан соң... Киселгән икмәк ябышмый, диләр. Әти булгач, ябыша икән...
-
Ни өчен безнең өстәлдә тозлы кәбестә гел булырга тиеш? Рушания ханым Минсәгыйрова: «Безнең өстәлдән тозлы кәбестә беркайчан өзелеп торырга тиеш түгел», – ди. Ни өчен икәнен дә аңлата.
-
25 сентябрь 2023 - 07:55Без имениБухать кыенлыкларга тузучелэр булмастыр дим Хэзер без рэхэткэ чыгып алмыйбыз аллахеа тапшырдык рэхмэт авторгаҖиңги
-
25 сентябрь 2023 - 09:09Без имениБезнен энидэ сугыш вакытында булган хэллэрне сойли тырган иде, бердэ онытылмый. Яшь кенэ кызлар бик, бик тузеп, тылдагы халык белэн бергэлэп фронт тотканнар. Жаннары Жэннэт бакчаларында булсын инде энилэребезнен💥💥💥Җиңги
-
24 сентябрь 2023 - 17:38Без имениНиках ата-ана өстендә. А менә туй дигәне... Киленнең бик матур иттереп ясанып селфиларын, фотоларын тезэсе килэ икән, узе өчен узе тулэсен. Яшьләр хәзер мәнсез. Никах уткәргәнсез икән, туен кыз ата анасы әмәлләсен. Акча беркемдэ дэ артык тугелНиках акчасы – талаш акчасына әйләнә бугай
-
23 сентябрь 2023 - 08:21Без имениҮзегез гаепле,нигә кыланырга иде. Малаегыз да тәрбиясез,әти әнигә шул сүзне әйтергә.Никах акчасы – талаш акчасына әйләнә бугай
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.