Логотип
Белгеч киңәше

Бурыч дуслыкны бозмасын

Акча алганда расписка язарга кирәк – барыбыз да белгән, ләкин бик сирәкләр генә куллана торган кагыйдә. Туганың яки дустың белән нәрсә өчен алдым-бирдем кәгазе төзеп торырга инде дип уйлыйбыз. Бурычка алуны документлаштыру киләчәктә авызың пешмәсен, мөнәсәбәтләр бозылмасын өчен мөһим.


Ләйсән ХАЛИКОВА, финанс белгече
«Бурыч ашаганчы борыч аша», ди татар халык мәкале. Ә кайвакыт әҗәткә керми чара юк. Кемдер, кредит сорап, банкка мөрәҗәгать итә, ул бирмәсә, микрофинанс оешмасына бара яисә туганнардан, дуслардан алып тора. Акча алына, ә шуның белән туганлык җепләре өзелеп, дуслык бетәргә мөмкин.
Акча алганда расписка язарга кирәк – барыбыз да белгән, ләкин бик сирәкләр генә куллана торган кагыйдә. Туганың яки дустың белән нәрсә өчен алдым-бирдем кәгазе төзеп торырга инде дип уйлыйбыз. Бурычка алуны документлаштыру киләчәктә авызың пешмәсен, мөнәсәбәтләр бозылмасын өчен мөһим. Этика ягыннан караганда, расписка язуны акча алып торучы үзе тәкъдим итсә яхшырак. Документ аның кулы белән языла. Интернеттан теләсә нинди бер үрнәк алып, шуның буенча расписка төзеп куючылар бар. Ләкин акча кайтарылмаса, һәм эш судка барып җитә калса, бурычка бирүне исбатлап булсын өчен, алдым-бирдем кәгазен бөтен нечкәлекләрен истә тотып әзерләргә кирәк. Башта документның исеме, ягъни расписка икәне күрсәтелә, кайда, кайсы көнне, сәгать ничәдә төзелгәне языла. Аннары акчаны алып торучы үз исемен, паспорт мәгълүматларын куя, шулай ук кемнән күпме бурычка алып торуын, аны кайчан кайтарасын күрсәтә. Нинди процент белән алынганын әйтә ала. Вакытында кайтармаган очракта ниндидер штраф яисә процентлар түләү турында килешү булырга мөмкин, ул да аңлатып языла. Ахырда расписканы язган кеше имзасын куя һәм «бу расписка аек акыл һәм сәламәт хәтер белән язылды, аны төзегәндә миңа әхлакый һәм физик басым ясалмады», дип өсти. Монысы шулай ук эш судка барып җитә калса, бурычка алучы җаваплылыктан качарга теләп, «мине мәҗбүриләп яздырдылар», дип әйтмәсен өчен кирәк.
Әҗәткә алганда төзелә торган икенче документ – займ килешүе. Анысында инде ике якның да мәгълүматы, шулай ук акча алуның бөтен шартлары языла: нинди вакытка алына, нинди процент белән. Нәрсә өчен икәнен дә күрсәтергә була. Бурычка биргәндә янда шаһитлар булса, займ килешүендә аларны да язарга ярый. Документта «бу килешү акча алуны раслый» дигән аерым пункт та өстәргә онытмаска кирәк. Килешү төзелүен төзелгән, әмма акча шул ук көнне бирелмәскә дә мөмкин бит, бу очракта кыенлыклар килеп чыгуы ихтимал. Әлеге пунктны яздыру – акча биреп торучы мәнфәгатендә, чөнки эш судка барып җитә калса, бурычка бирүегезне исбатлый торган берәр нәрсә бармы, дип сораячаклар. Әгәр инде килешү төзелгән, ә бу пункт өстәргә онытылган икән, акчаны алу турында аерым расписка язарга мөмкин.
Документларда процент ставкасын да күрсәтергә була, дидек. Монысы – бурычка бирүче мәнфәгатендә. Әйтик, ярты елга әҗәткә алып торалар икән, тиешле вакыт эчендә акчаны кайтармасалар, соңга калган һәр көн өчен гомуми бурыч суммасыннан бер процент «неустойка» өстәлеп бара, дип килешергә мөмкин. Кичектергән очракта нәрсә буласы расписка яки займ килешүендә күрсәтел-мәсә һәм дәгъва судка барып җитә калса, «неустойка» процентларын түләтү Гражданлык Кодексының 395 нче маддәсе нигезендә карала. Анда Үзәк Банкның төп ставкасы исәпкә алына. Мәсәлән, хәзер-ге вакытта ул – 20 процент.
Цифрлаштыру заманында яшибез. Бурычка алганда да кулдан-кулга бирү түгел, картадан картага күчерү ешрак күзәтелә. Икенче мисал: эштә хезмәттәшебез: «Банкоматка чыгып торасым килми, син миңа кулга бир, мин сиңа банк картаңа күчерәм», – дип сорый. Өченче мисал: базарда җиләкҗимеш алабыз, ә кулда акчабыз юк, картада гына, әмма базарда аның белән түләп булмый икән. «Онлайн банк аша күчерим?» – дип сорыйсың яисә сатучы үзе шулай тәкъдим итә. Санап киткән барлык бу очракларда да риск бар. Һәр очракта да алу-бирү килешүен шикаять итәргә мөмкин. Әйтик, берәү дустының картасына акча күчерде, тегесе аңа кулына бирде, ди. Акчаны картага күчер-гән кеше бер-ике ел үткәч уйлый: нәрсәгә күчергәнемне дә, кире кайтардымы-юкмы икәнен дә хәтер-ләмим, мин моны судка бирим, ул акчаны кайтарып алыйм әле. Әгәр синең яктан ул акчаны кулына бирүең турында берәр дәлил юк икән, суд карары акчасын таләп итүче кеше файдасына булачак. Шуңа өстәп, аның әле «неустойка» да алырга хокукы бар, анысы, әйткәнемчә, төп ставка буенча исәпләнә. Шушындый кыен хәлгә калмас өчен, берәрсе банк картасына акча җибәргәндә, «нәрсә өчен җибәрүеңне күрсәт, бер сүз белән булса да яз әле», дип сорарга киңәш ителә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар