Укучыларыбыздан килгән сорауларга Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеген җитәкләүче Эдуард ВАФИН җавап бирә.
Кеше вафат булса, аның пенсиясенең тупланма өлешен туганнарына бирәләр дип ишеткән идем. Шул турыда тулырак аңлатсагыз иде.
Пенсиягә чыгып өлгермәгән һәркем пенсиясенең тупланма өлешен үзенең вафатыннан соң кем аласын алдан ук билгеләп, гариза язып калдыра ала, һәм ул кеше «гариза буенча хокукка ия» (правопреемник по заявлению) дип атала. Гаризаны, пенсиянең тупланма өлеше кайда җыелып баруга карап, йә Россиянең Социаль фондына, йә Дәүләтнеке булмаган пенсия фондына язарга кирәк.
Бу гариза алдан язылмаса, мәрхүмнең пенсиясенең тупланма өлешенә иң беренче чиратта балалары (асрамага алган балалары да), хатыны яки ире, әти-әнисе хокуклы. Пенсиянең тупланма өлеше аларга тигез итеп бүлеп бирелә. Беренче чираттагы туганнар булмаганда гына икенче чират туганнар дәгъва итә ала. Алар: мәрхүмнең бертуганнары, әби-бабалары, оныклары.
Вафат булган кешенең пенсиянең тупланма өлешен туганнарга бүлеп бирүне сорап, 6 айдан да соңармыйча, Россиянең Социаль фондына яки Дәүләтнеке булмаган пенсия фондына (пенсиянең кайда туплануына карап) гариза язарга кирәк. Әгәр 6 ай узса, бу вакытны суд аша кире кайтарырга туры киләчәк.
Һәркемнең дә пенсиясенең тупланма өлеше юк. 1967 елга кадәр туганнарның, 2000 елдан 2013 елга кадәр рәсми кереме булмаган һәм булачак пенсиясенә мөстәкыйль рәвештә кертем кертеп бармаучыларның ул булмаска да мөмкин. Мәрхүмнең пенсиясенең тупланма өлеше туганнарына ул пенсиясен рәсмиләштерергә өлгермәгән очракта гына бирелә.
Инвалид баласы булган аналар пенсиягә иртәрәк чыга. Инвалидларның опекуннарына да бу закон кагыламы?
Пенсиягә иртәрәк чыгу хокукы инвалид баласын 8 яшькә кадәр тәрбиялә-гән әниләргә генә түгел, инвалид баланың опекунына да бирелә. Бу вакытта инвалид баланы караган ел ярым өчен пенсиягә чыгу яше бер елга кыскара. Ләкин ул гомуми исәптә биш елдан да күбрәккә кыскара алмый һәм опекунлык билгеләнгән вакытка инвалид балага 8 яшь тулмаган булырга тиеш.
2025 елның 1 апреленнән социаль пенсияләр арткан. Ул пенсияне кемнәргә бирәләр?
2025 елның 1 апреленнән дәүләт тәэмин итә торган пенсияләр, шул исәптән, социаль пенсия дә, 14,75 процентка индексацияләнде. Социаль пенсия ниндидер сәбәпләр аркасында тиешле стаж эшли яки ими-
ният пенсиясен билгеләр өчен җитәр-лек хосусый пенсия коэффициентлары җыя алмаган кешеләргә билгеләнә. Әйтик, аз эшләгән яки рәсми рәвештә эшләмәгән, шулай ук үз гомерендә бөтенләй дә эшләмәгән – инвалидлар, инвалид балалар һәм тумыштан ук инвалид булганнар, әтисен яки әнисен, кайчагында икесен дә югалткан ятим балаларга социаль пенсия билгеләнә.
Авылда эшләүчеләрнең пенсияләренә өстәмәләр бар дип ишеттем. Гомер буе авылда сыер са-
вучы булып эшләдем. Пенсиямә өстәмә булырга тиешме?
Картлык буенча түләнә торган иминият пенсиясе яки инвалидларга билгеләнә торган иминият пенсиясенең тот-
рыклы түләү өлешенең 25 проценты күләмендә өстәмә акча түләнергә тиешле эш, һөнәр, җитештерү, вазыйфа, белгечлекләрнең махсус исемлеге расланган. Һәр эш яки һәр чор ташламалы авыл хуҗалыгы стажына кертелми. Әлеге исемлеккә авыл хуҗалыгы предприятиеләре, колхоз, фермер хуҗалыклары, терлекчелек, яшелчә үстерү, балыкчылык тармагына карый торган 500 дән артык һөнәр иясе кергән.
Моннан тыш, эшләгән чорлар ташламалы авыл хуҗалыгы стажына керсен өчен, билгеле бер вакыт кысалары да бар. 1992 елның 1 гыйнварына кадәр РСФСР (элеккеге СССР) территориясендәге колхоз, машина һәм трактор станцияләрендә эшләгән кешеләрнең (нинди вазыйфа башкаруына карамастан) ул стажга кертелә. Ә 1992 елдан соң, эшләгән оешманың ничек аталуы әһәмиятле.
Тагын бер искәрмә: әлеге өстәмә түләү авыл җирлегендә даими яшәүче пенсионерларга бирелә һәм пенсионер шәһәргә күчкән очракта да саклана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк