Халкыбызның яраткан, бик тә популяр җырчысы, Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиеваны бүген, аның туган көнендә, сагынып искә алабыз. Ул кабатланмас тавышы, моңы, җырлары белән күңелләргә кереп калды.
1. Башкортстанның Борай районы Котлыяр авылында туа. Мәктәптән соң Уфа телефон станциясенә электромонтер булып урнаша.
2. Стәрлетамак культура-агарту училищесында хор дирижеры булырга укый.
3. Филармониягә эшкә алганчы Хәмдүнәне җырлатып карыйлар, аны тыңлаган Илһам Шакиров самородок дип бәяли.
4. Казанга килгәч, башта Эмиль Җәләлетдинов концерт бригадасында җырлап йөри.
5. Артист буларак иң беренче башкарган җыры – «Гармун моңнары».
6. Габдулла Рәхимкулов, Илһам Шакиров концерт бригадаларында җырлый, Салават үзенең җыр театрына чакыра.
7. Үзен бакчада чүп утау буенча спорт мастеры дип атый иде.
8. Күпләр өчен ул – Хәмденүшә, артислар үзара түтәй дип тә йөртә иде.
9. Әлфия Авзалова аны алиһә дип атап, үзенең дәвамчысы итеп күрә иде.
10. Сәхнәдә бары тере тавышка гына җырлый иде. Фонограммага җырлауга теше-тырнагы белән каршы торды.
11. Репертуарында меңнән артык җыр була.
12. Ике тапкыр кияүгә чыга. Беренче ире фаҗигале төстә үлә; икенчесе тиран була – аерылышалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк