Логотип
Сәхнә һәм язмыш

Лилия Муллагалиева: тормышы һәм иҗат юлы

Лилия Муллагалиева – Татарстанның атказанган артисты, продюссер, алып баручы.

Балачагы

Лилия Муллагалиева 1979 елның 29 сентябрендә Татарстанның Актаныш районы Зөбәер авылында туган. Үзе әйтүенчә, гаиләсендә һәрвакыт җыр яңгыраган, халык көйләре аңа кечкенәдән үк якын булган. Әмма әти-әнисе Лилиянең хисапчы булуын теләгән. Унынчы сыйныфта укыганда, 1996 елда «Сандугач керде күңелгә» җыр фестивалендә катнашып, Гран-прига лаек була һәм Казан мәдәният һәм сәнгать академиясенә (2015 елдан институт) имтихансыз кабул ителә.

 

Иҗат юл башы

Асаф Вәлиев белән бергә җырлап танылу ала. 1994 елда оештырылган «Асаф» җыр театрында эшли. «Заһир белән Галия», «Сары чәчәкләр», «Гитара», «Бәхет өчен күп кирәкми» җырлары – дуэттагы  иң танылган җырлары.

 

Җырлары һәм иҗади репертуары

Лилия Муллагалиеваның җырлары халык арасында бик популяр. «Җыр керсен күңелгә» җыры танылу китерә. Аның репертуарында:

 «Мәк чәчәге»,

 «Мин яратам сине, тормыш»,

 «Әниемә озын гомер бир»,

 «Елмаегыз»,

 «Чайпалырмын, түгелермен»  кебек җырлар бар.

 

Төп уңышлары һәм мәртәбәле исемнәре

2007 елдан – Татарстанның атказанган артисты.

 

Лилия Муллагалиева – продюсер

Лилия Муллагалиева – Татарстан тамашачысына җырчы буларак кына түгел, ә продюсер, автор буларак та билгеле. Ул «Әниемнең җылы кочагы» исемле телевизион проектның авторы һәм продюсеры. Тапшыру 2021 елдан башлап «ТНВ» һәм «ТНВ–Планета» каналларында күрсәтелә. «Бу проект киләчәк буыннар өчен бик кирәк булачак. 15–20 елдан соң ул тормышыбызда әһәмиятле урын алачак», – ди Лилия проекты турында.

 

Шәхси тормышы

Лилиля Муллагалиева – күп балалы әни. Үзеннән 14 яшькә олырак ире Илсур Гыймадиев белән Данил, Ильвина, Ильяс һәм Илһам исемле дүрт бала үстерәләр.   

 

 «Минем максатым – кешеләргә җыр аша бәхет һәм ышаныч бүләк итү. Җыр – күңел догасы бит ул», — ди Лилия Муллагалиева «Сөембикә» журналына биргән әңгәмәсендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар