Логотип
Сәхнә һәм язмыш

Йомшак наз-җил булып исәрбез...

Җыеныбыз 15-16 яшьлек кызлар-егетләр. Шаярабыз, көләбез! Артур гына бервакытта да минем белән аралашмады. Ул һаман шул баянын кочаклап утыра. И уйный, и уйный... Беркемгә игътибар итми!..

Артур Исламов... Эльза Заяри... Хәер, алар икесе – бер бөтен: Эльза һәм Артур Исламовлар! Җырларын гына тыңлагыз... Үзәкләр өзелә... Әллә кайсы кылларыбызга кагылып, елаталар хәтта – күңелләр чистарып кала. Булса да булыр икән шундый да тавыш! Җанны иркәли торган ягымлы җырлар!.. 

...Эльзаның нәфис һәм тылсымлы сопрано тавышы, Артурның йомшак лирик баритоны тәмам сихерли. Гадәти дуэт кына түгел, алар бер-берсен тулыландыралар. Җырның сүзләре, музыкасы, тере тавышка җырлау, башкару осталыгы, бергә гармоник үрелеп, тамашачыны гаҗәеп сәнгать биеклегенә күтәрә. Тышкы кыяфәт, репертуар, үзләрен сәхнәдә чын интеллигент итеп тота белү – барысы да бар аларда. Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры солисты, Татарстанның атказанган артисты Артур Исламов һәм И. Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллиятенең классик вокал бүлеге мөдире, танылган опера җырчысы, Татарстанның атказанган артисты Эльза Исламова белән опера һәм классик җыр сәнгате, кумирлар, хыяллар, репертуар, гастрольләр, контрактлар турында сөйләшеп утырабыз. Кызык, рәхәт. Икесе дә операда да, эстрадада да тамашачы мәхәббәтен яулаган җырчылар. Артур – Клара Хәйретдинова, Эльза Нина Варшавская классын тәмамлаган. Әнә, опера җырчыларының юлы самолетта дип, ай буе Голландиядә Бизеның «Кармен» операсында Микаэла, Эскамильо партияләрен француз телендә җырлап кайтуларын искә төшерәләр.

Эльза Харбинда халыкара конкурста кытайча да, татарча да оркестрга кушылып җырлап җиңү яулап кайткан. Кытайлар Рөстәм Яхин романсларын бик яраткан. Операда җырлау өчен Эльза җир читенә дә очарга әзер! «Тоска», «Богема»лар бигрәк якын аңа! Пуччини операларындагы партияләр Эльзаның тавыш тембрына туры килә. Ә Артурның якты спектакльләре, әлбәттә, Россининың «Севильский цирюльник», Чайковскийның «Евгений Онегин», Моцартның «Свадьба Фигаро»лары.

Ак җилкәндәй ак күңелем белән…

Артур белән Эльзаның шушы югарылыкка ирешүнең чишмә башы турында уйланам. Артурның «Тот рульне, шофер, тот туры», «Ак җилкән» җырлары белән «Сандугач керде күңелгә» фестивалендә Гран-при алулары хәтердә. Яшьлек энтузиазмы белән альтернатив «ALQANAT» рок төркеме оештырып, татар җыр сәнга-тенә яңалык алып килүче дә – Артур! Музыкаль гаиләдә тусын да! Әти-әнисе Луиза һәм Муллаян Исламовлар Актанышның атаклы җырчылары булсын да! Апасы Сиринә дә консерваториядә укысын да! Популяр композитор Илгиз Закиров – әнисенең энесе, Чаллыда яшәп иҗат итүче яшь композитор Гөлназ Закирова – туганнан туган сеңлесе... Җитмәсә, 5-6 нчы классларда ук Сабантуйларда батыр калган көрәшче дә әле Артур. Көрәшче Муллаян улы булгач соң! 

Артур. Кечкенәдән татар җырларын сеңдереп үстем. Безнең гаиләдә музыкаль атмосфера иде. Туганнар җыелышып җырлап утыралар. Илгиз абый җырларын да җырлыйбыз, ул баянда уйный, абыйлар бииләр... Актаныш музыка мәктәбенә баян классына укырга кердем. 13 яшьтә, тавышлар үзгәргәч, җырлый башладым. Беренче вокал укытучым Джон абый Мусин. Ул татар, башкорт җырлары, классик әсәрләр белән таныштырды. «ALQANAT» рок төркемен дә Илназ Гәрәев дигән дус егет белән Актанышта оештырдык. 2000 нче елларда дөнья буйлап рок музыка гөрли иде бит. Без шул музыка белән рухланып үскән яшьләр. Татарча рок җырлар яза башладык. Гитараларда уйнап йөрибез. Илназга: «Гарик, әйдә шигырь яз әле. Син бит татар теле буенча олимпиадаларда катнашып йөрисең», – дим. Берсеннән-берсе матур җырлар туа башлады. Үзебезгә дә ошый. Музыка мәктәбенә уен кораллары да кайтты шул чакта. Кем барабанда бәрә белә, дип сорыйм. Бер малай чыга. Әйдә безнең белән, дим. Кем гитарада уйный диюгә, тагын бер малай... Группалар кебек кыланып йөрибез инде. Казанга барып, «Мин татарча сөйләшәм»дә дә чыгышлар ясадык әле. 9 нчы класстан соң Казан музыка училищесының баян классына укырга кердем. Җырларга иртәрәк, тавышың утырып җитмәгән, бер-ике ел җырламый тор, диделәр. Училищедан соң – консерватория, Петербургтагы Мариинский театр, аспирантура... Берсе арты берсе тезелеп китте шулай.

Эльза. Ә безнең гаиләдә профессиональ музыкантлар, җырчылар булмаса да, барысы да музыканы бик ярата иде. Әтием армиядә чакта барабаннарда уйнаган хәтта. Башлангыч класс укытучысы әниемә педучилищеда җыр дәресләре дә алып барырлык итеп музыкаль белем биргәннәр. Әни ягыннан бабам гел гармунда уйный, әбием белән халык җырларын яратып җырлый иде. Бәләкәй чагымда мине Салават концертына алып барулары да хәтердә. Сәнгатькә гашыйк кешеләр иде. Премьераларыбызда, концертларыбызда да беренче тыңлаучыларыбыз булдылар. Безнең өчен төп жюри кебек иде алар. Гомумән, Татарстанның музыкаль тормышында кайнап яшәделәр. Гел яңалыкка омтылдылар. Олыгайгач инде мулла белән абыстай булып йөрделәр.

Әти ягыннан әби-бабайлар Казандагы атаклы оптика-механика заводында эшләгәннәр, ә аның бабасы архитектор Сергей Юрьевич шул заводны җитәкләгән дә. Бухгалтер әбисе Мария Кузьминична чигәргә яраткан, кешеләрнең портретларын картина итеп чиккән хәтта. Интеллектуаль яктан гаҗәеп дәрәҗәдә бай кешеләр, чын интеллигентлар. Әтинең әнисе – врач, әтисе инженер-механик булган. Әтием исә рәссам, Россия һәм Татарстан Рәссамнар берлеге әгъзасы иде. Кызганыч, арабыздан иртә китеп барды...  

Әнием музыка белән шөгыльләнергә хыялланса да, дәү әти белән дәү әни аны укытучы итеп күргән, чөнки ул елларда музыка инструментларын табу кыен булган. Минем белән авырлы чагында китаплар укыган, җыр, музыка тыңлап йөргән. Баласының да җырчы булуын теләгән. Теләге кабул булган: музыкант булу турындагы хыялын миндә чынга ашырган. Туганда елап кычкырмаганмын, җырлаган кебек авазлар чыгарганмын. Акушерка хәтта: «Ай, тавышы ничек матур! Җырчы булыр бу!» – дигән. Бәләкәйдән үк вокал, бию түгәрәкләренә йөрдем. Ишегалдындагы әбиләргә, танышларга, туганнарга җырлый идем. Соңрак музыка мәктәбенә йөри башладым. Әни мине кечкенәдән үк профессиональ музыкага якынайтып үстерде шулай. 

Әле дә син бар әле бәхетемә…

Артур Исламов, Эльза Заяри

Ә мин һаман Артур белән Эльза җырлары дулкынында.

Әле дә син бар әле бәхетемә,
Әле дә син бар әле дөньяда... 

Ә сез кайда, ничек таныштыгыз?
Артур. Без училищеда бергә укыдык. Эльза – вокалда, мин – халык уен кораллары бүлегендә. Ул вакытта аралашу «сәлам!», «пока» гына иде әле. Күбрәк минем курсташ егетләр сөйләшә иде алар факультеты кызлары белән. (Елмая.)

Эльза. Җыеныбыз 15-16 яшьлек кызлар-егетләр. Шаярабыз, көләбез! Артур гына бервакытта да минем белән аралашмады. Ул һаман шул баянын кочаклап утыра. И уйный, и уйный... Беркемгә игътибар итми! (Үпкәләгән бала кебек турсая.) Бик җитди малай иде ул!

Артур. Актанышта безне дүрт бармак белән уйнарга өйрәттеләр. Ә монда күрәм: биш бармак белән уйныйлар. Беренче ике елны әнә шул уйнау техникасын өйрәнергә туры килде. Болар белән уйнап йөрергә вакытым юк иде. (Көлешәбез.) Имтиханнарга, зачетларга әзерләнәсе бар. Ә курсташлар бик югары дәрәҗәдә уйныйлар: чын виртуозлар! Аларны күргәч, баянчы булмыйм, дидем үземә. Шуның өчен инде мин җыр ягын сайларга булдым. Консерваториядә укыганда Эльза белән якыннан аралаша башладык. Опера студиясендә спектакльләрдә бергә уйнарга туры килде. «Свадьба Фигаро»да, «Башмагым»да, концертларда... Күп дуэтларны бергә башкардык.

Артур, Эльза... Исемнәрегезгә кадәр туры килеп тора!
Эльза. Мине малай булыр дип көткәннәр бит. Исемне дә алдан уйлап куйганнар – Артур! Ләкин... Менә кызлары – Эльза туган. Егерме еллар узгач, Артур исемле уллары да булды инде. (Көлеп Артурга карый.)

Ә син Исламовларның Эльза исемле кызлары булып киткәнсең инде.
Эльза. Әйе! Алар мине үз кызлары кебек кабул итте. Мин Актанышка кайтырга яратам! Беренче кайтканда ук ошаттым. Әйтерсең Швейцариягә килеп эләккәнбез.Андагы чисталык, яшеллек, матур урамнар!.

Артур. ...Һәм татарча гына сөйләшәләр! (Көлешәләр.) 

Эльза. Аларга кайткач, гаиләдәге мөнәсәбәтләргә шаккаттым! Шундый иҗади гаилә! Бер-берсенә терәк булып торалар. Шулкадәр дус, татулар. Әни һәр кешегә булышырга гына тора, җылы сүзен, киңәшләрен жәлләми. Ә әти – көчле рухлы. Ул чын ир-ат тәрбиясе биргән Артурга. Менә ни өчен Артур уникаль икән! Шундый тәрбия алып үскән ул! Шунысына игътибар иттем: Артур туган ягына кайткач, үзенә бетмәс энергия ала, хислерәк җырлар яза. Әнинең авылы Аешка барулар, Агыйдел, Сөн буйларында йөрүләр аны тагын да илһамландыра.

Санкт-Петербургтагы Мариинский театры чорын, аспирантурада уку елларын искә төшермәсәк, сезнең тормышның бер этабы югалыр иде.
Артур. Мин консерватория тәмамлауга, без өйләнештек тә, Питерга киттем. Бер елдан Эльза да килде. Мариинский театрда яшь опера җырчылары студиясендә ике ел стажировка үттек. Зур театрның ничек эшләгәнен күрдек, күренекле опера җырчылары катнашкан спектакльләргә йөрдек, никадәр музейларда булдык. Ә алар көн саен иде. Иртән чыгып китәбез дә төнлә генә кайтып керәбез. 

Эльза. Без Питерда чакта Альбина Шаһиморатованың Казан консерваториясендә укытуын ишеттек. Ул үзе бер вакыйга бит инде! Дөнья масштабларындагы йолдыз бит ул! Тизрәк Казанга кайттык та аспирантурага керергә әзерләнә башладык. Кердек! Безгә бәхет елмайды: Альбина Әнвәровнада укып калдык. Ул безгә язмыш бүләге булды. 

Сез гадәти дуэт кына түгел. Гомумән, татар эстрадасында һәм татар операсында мондый дуэт юк, диләр. Разил Вәлиев, сезнең җырлардан соң илһамланып: Концерт тыңлыйм. Ниләр әйтим / Эльза белән Артурга? / Сезнең җырлардан күңелемнең офыклары яктыра, / Сезнең җырлар киләчәккә ышанычны арттыра, – дип яза. 
Эльза. Разил абый безне бик яратты. Миңа «Бәхетле булсыннар җырларым» җырын да бирде. Музыкасы Миләүшә Хәйруллинаныкы. Разил абыйның соңгы шигыре, соңгы җыры булды ул.

Артур. «Мин китәм, мин китәм мәңгелек илләргә», дигән юллар бар анда. Көчле драматик җыр килеп чыкты. Хәния Фәрхи үзе аннан шундый җыр сүзләре язуны сораган булган. Ләкин ул аны башкарырга өлгермәде. Бәлки, язылып та бетмәгән булгандыр... Ул аны Хәния апа киткәч язгандыр, мөгаен... 

Эльза. Миңа калса, Разил абый текстны Хәниягә күрсәтергә өлгергән. Ул миңа шулай диде. Нәрсәләрдер өстәгәннәр, төзәткәннәр... 

Эльза, хатын-кызларга багышланган альбомыңны тәкъдим итү кайчан булыр икән?
Эльза. Көтәбез. Ул инде әзер. «Любовь и жизнь женщины» дип атала ул. Аудитория күбрәк булсын өчен, без махсус рус телендә шундый альбом эшләргә теләдек. Юкса: «Сезнең тавыш искиткеч! Кызганыч, русча җырламыйсыз, ә безнең тыңлыйсы килә», – дип язалар еш кына. Алты әсәрдән торган ул циклның сүзләрен дә, музыкасын да Миләүшә үзе язды. Һәм ул минем җан халәтемә бик якын! Әлбәттә, Миләүшәнекенә дә. Ул шундый итеп язды: әйтерсең ул җырларда мин, минем тормышым.

Артур. Миләүшә – Эльзаның композиторы. Эльзаның тавышын, күңелен тоеп яза. Аны үзенең музасы дип атый. Мин дә җырлар язам, Эльзага нинди җыр кирәген дә беләм. Әмма минеке алай ук барып чыкмый. Миләүшәдә – хатын-кыз энергетикасы, ә миндә ир-ат хисләре өстенлек итә... 

Миләүшә Хәйруллина «Кави-Сәрвәр» операсын махсус сезнең өчен язды дип беләм.
Артур. Искиткеч әсәр! Безнең музыка тарихында мондый опера язылганы юк әле. Бу профессионал композиторның яңа үсеш баскычы. Ул музыка язуның яңа этабын ачып җибәрде. Безнең композиторлар мәктәбенең дәвамы бар икәнен күрсәтә ул. 

Халыкка бит җыр кирәк!

Артур, сине никтер Хәйдәр Бигичевка охшаталар.
Артур. Үзем дә аптырыйм... Югыйсә безнең тавышлар икенче бит. Филүс Каһировны Бигичев белән чагыштырып була әле: тавыш тембрлары бертөрле. 

Эльза. Артур күбрәк Ренат Ибраһимовка охшаган. Кыяфәт белән дә, тавыш белән дә.

Артур. Ул да үз вакытында операда да җырлап йөрде, аннары җырга күчте. Мин дә шул тирәдәрәк йөрим. (Көлешәләр.) Мөслим Магомаев яраткан җырчым иде. Бөтен баритоннар ошый миңа. Юрий Гуляев, Дмитрий Хворостовский, Италия баритоннары... Магомаевның уникальлеге дә җырда бит инде! Халыкка бит җыр кирәк! Опера – тар юнәлеш. Ул аерым очрак. Класси-каны аңларга, тыңларга, шул классик музыкада
тәрбияләнергә кирәк. Ә бездә андый тәрбия юк.

Татарларда тәрбия җыр аша салынган. Опера без уйлап чыгарган жанр түгел. Бездән чыккан түгел, безгә кергән жанр ул. Безнең тавышлар шул операга туры килгәнгә шушы юнәлештә без. Безгә бу югары сәнгать ошый. Табигатьтән ул тавыш бирелмәгән булса, аңа барып та йөрмәс идек. Ул классик музыка, беренчедән, тренаж. Тавышны һәрчак формада тоту, тавышны камилләштерү. Ничек өйрәтсәләр шулай җырлау гына түгел бу. Без туктаусыз эзләнүдә, үсештә. Катлаулы җырларны башкара алабыз, катлаулы күчешләр ясыйбыз. Опера – ул безнең профессия, ә җырлар – җан халәте. 

Ә Эльзаның лирик сопраносын кемнеке белән чагыштыралар икән?
Эльза. Лара Фабиан дип әйтәләр.

Артур. Аларның репертуар да, стилистика да, җиткерә алу да охшаш. Бу – җыр сәнгате ягыннан караганда. Опера буенча әйтсәк инде, Эльзаның тавышы беркемнекенә дә охшамаган – уникаль лирик сопрано. Аның тембры кабатланмас. Аналогларны ишеткән юк. Калган тавышлар барыбер кемнәрнекенәдер охшарга мөмкин. Үземнең тавыш та шундый. Без оригиналлар дип әйтергә була. 
Эльза. Мария Каллас, Анна Нетребко, Тамара Милашкина, Мирелла Френи, Кири Те Канава, Уитни Хьюстон, Мэрайя Кэри ошый миңа. Үзебезнекләрдән Зилә Сөнгатуллина, Винера Ганиева, Альбина Шаһиморатова... Алар бар дөньяга татар җырчыларын кабатланмас талантлар итеп таныттылар. 

Затлы, югары сәнгать үрнәге концертларга, кызганыч, тамашачы зал тутырып килми. 
Артур. Андый концертларның булганы, оештырылганы да юк бит. Ул концерт бит югары дәрәҗәдә эшләнергә тиеш! Концерт оештыру зур чыгымнар сорый. Оркестр җыеп концертлар оештыру ул зур акчалар дигән сүз. Аренда өчен хәзер бәяләрне күтәрделәр. Залны да тутырырга, оркестрга да түләргә кирәк. Зәвыклы концертлар бик кыйммәткә төшә.

Эльза. Без Артур белән Филармониядә симфоник оркестр катнашында шундый концерт эшләргә җөрьәт иттек шулай да. Моңарчы әле беркемнең куйганы юк иде. Сезнең концертка кем килсен, дип, бөтенесе көлгән иде. Ә хәзер, карагыз, барысы да симфоник оркестр белән эшли башлады.

Артур. Концерт костюмнары, сәхнә образы шулай ук зәвыктан тора. Ничек киенергә, образларны ничек җыярга, ничек бизәнергә – болар барысы да Эльзада бар. Ә миңа эчке яктан күрү бирелгән. Нинди җыр җыр-ларга кирәген, кемгә нинди җыр туры килгәнен тоям. Мин язган җырлар да төрле. Мәсәлән, «Татар, алга!» җыры аерым стильгә ия. «Башларга» җырым белән хәзер туйларда беренче биюне башлыйлар. «Безнең Татарстан» җырында рок стиле... Соңгы елларда эшләгән альбомыма дистәдән артык җыр кергән, алар төрлесе төрле стильдә.
Эльза. Бик зәвыклы кеше генә шулай эшли ала! 

Артур. Ә чынлыкта төрле стильдәге ул җырларның һәркайсының үз башкаручысы булырга тиеш. Үзем күбрәк рок җырлар яратам, аннары классик патриотик совет җырларын. Алар минем тавышка, образга туры килә. Җырчының тавышы гына түгел, образы да бар. Тамашачыларны да гаепләп булмый, артистларны да – һәркемнең үз сайлау мөмкинлеге. Тямай концертлары, мәсәлән. Аны яраталар. Егылып китеп йөриләр концертларына. Монда үзенә бертөрле тамашачы. Һәрбер җырчының үзенең тамашачысы бар. Зәвыклы тамашачыга зәвыклы концерт кирәк. Безнең икенче төрле образ. Һәр җырчы үзенең җырын табарга тиеш. Менә шул җырны табу – иң мөһиме! Үз җырын, үз стилен таба икән – ул сәхнәдә озак яшәячәк. Бу инде продюсерлык белән бәйле. Магомаев, мәсәлән, гел мәхәббәт темасына җырлады. Кобзон – патриотик җырларны. Магомаев беркайчан да саубуллашу турында җырламады. Мәхәббәт турында җырладым, яшь бара, инде яшьләр җырласын, диде. Үз вакытында тукта дип әйтә белеп, матур итеп киткән җырчы ул. Без аны матур итеп истә калдырдык... Хәзер җырчылар күп, җырлаучылар аз. Бу җырчы шундый җыр яздырган, мин дә яздырып карыйм дип тотыналар. Үзенең аналитикасы да, белеме дә юк. Музыканы, стильләрне аңламый, җыр туры киләме аңа – анысын да уйлап тормый, ала да җырлый. Кайбер каналларны ачсаң,
бер таныш җырчы юк. Аптырыйм: ни өчен ул кешеләр клиплар төшерәдер. Күпме акчалар түгә-түгә! Менә шундый кешеләр ниндидер җырлар яздырганга күрә безнең мелодиканың асылына зыян килде. 90 нчы, 2000 нче еллар башындагы искиткеч матур җырларыбызны югалттык. Аларда татарларга хас мелодика бар иде. Шушы мелодиканы кайтарырга, үзебезнең татар мелодикасын саклап калырга кирәк. Җырчыларга туры китереп, «сиңа менә бу җыр кирәк», «синең образга монысы яхшы» дип эшлисем килә.

...Җыр, музыка, иҗат турында сөйләшү якынлашып килүче Яңа елга, Исламовлар гаиләсендәге күңелле ыгы-зыгыга күчә. Кызлары Иделия, Айлин белән бер-гәләп быел да өйдә чыршы бизәрләр. Барча туганнар аларга җыелыр! 11 яшьлек Иделия инде матур итеп рәсемнәр ясый: ул, мөгаен, Кыш бабай белән Кар кызы портретларын ясар. 4 яшьлек сеңлесе Айлин белән җырларлар, шигырьләр сөйләрләр. Чыршы төбендә һәркемне сюрприз бүләкләр көтәр. «Яңа ел ул – Бәхет бәйрәме. Хыяллар чынга аша дип ышанабыз. Чыршының хуш исе, балкып янган утлар, гирляндалар, Кыш бабай күчтәнәчләре рәхәт атмосфера тудыра», – ди Эльза. «Яңа елда әллә нинди могҗизалар булыр төсле. Шуңа чын күңелдән ышанабыз. Шуңа ышанасы килә! Киләсе Яңа ел да матур, уңышлы булсын, теләкләрне чынга ашырсын!» – ди Артур.

...Саубуллашабыз. Ә җырлары һаман күңелдә яңгырап, мине озата бара:

Тик гомер диңгезен без бергә кичәрбез,
Тик гомер диңгезен без бергә кичәрбез...

Фото: гаилә архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Эльза белэн Артур БИК эйбэт жырлыйсыз, тавышыгыз БИК тэ матур. Сез башка артистларга охшамаган, охшарга кирэкми Дэ. Сезнен жырларыгызны гел ишетергэ яссын. Унышлар сезгэ.

    Хәзер укыйлар