«25 яшендә апам, 34 яшендә абыем, 25 яшендә энем якты дөнья белән хушлашты», – дип яза җырчы үзенең социаль челтәрендә.
Шушы көннәрдә Илмира Нәгыймованың бертуган энесе Айнур махсус хәрби операциядә һәлак булды. «Соңгы кайтуы булган... Гомере беткәнен сизенде, ахры, миңа берәр нәрсә булса әнине һәм әтине кара. Мин сезне бик яратам, дип язды. Бертуган энем бүтән юк. Мәңгелеккә безнең йөрәктә. Безнең герой», – дип яза җырчы.
Илмира Нәгыймоның бертуган апасы Лилия 25 яшендә моннан 17 ел элек машина һәлакәтенә очрап вафат була.
«Апам рус милләтеннән булган Сергейга кияүгә чыккан иде. Әти-әнием башта каршы иделәр, аннан соң ризалаштылар. Апам Мәскәүгә күченеп китте. Сергейның әнисе чиркәүдә эшли иде, апам да христиан диненә күчә. Глеб исемле уллары туа. Бервакыт апам авылга кайтырга җыенып йөргәндә ире белән бик каты ачуланышкан. Шул көнне өйдән чыгып китә дә авариягә очрый. Аның артыннан Сергей да чыгып китә һәм эзсез югала. Апамны җирләдек, ә Сергейдан хәбәр юк. Глеб әнисенең каберен күрергә кайта», – дип сөйли ул «Кызыл таң» газетасына биргән интервьюсында. Апасы үлеменнән соң Ильмира Нәгыймова җырлар яза башлый. Аның беренче җыры – «Ялгыш адым» апасына багышлана.
Җырчының гаиләсенә сабырлык телибез.
Фото җырчының социаль челтәрләрендәге аккаунтыннан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк