Логотип
Сәхнә һәм язмыш

​«Девчата» фильмы турында без белмәгән фактлар

Әле менә телевизордан «Девчата» фильмы бара. Мөгаен, йөзенче тапкыр каравыбыздыр.


Яңа ел бәйрәмнәрендә рәхәтләндек соң совет фильмнарын карап. Безнең, шул чорда туып-үскән кешеләрнең, әлеге фильмнарга мәхәббәте аңлашыла инде, әле бит балалар да шуларга мөкиббән. Гомерендә газетадан программа карамаган 13 яшьлек кызым, реклама гәҗитендә басылган программаны нәкъ шул фильмнарны күрми калмас өчен генә җыеп куйды.

Әле менә телевизордан «Девчата» фильмы бара. Мөгаен, йөзенче тапкыр каравыбыздыр. Тагын бер йөз тапкыр карасак та, туйдырмас. Фильмы да кызык, аннан да битәр, аны төшерү тарихы кызык. Сез салкын Себер урманнарында барган вакыйгаларның утыз градуслы август аенда төшерелүен белә идегезме?
«Девчата» фильмын режиссер Юрий Чулюкин 1961 елда  Борис Бедныйның «Девчата» повесте буенча төшерә. Фильм беренче тапкыр Мәскәүнең Үзәк кино йортында 1962 елның 1 мартында – Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан күрсәтелә.

Сюжетын барыгыз да белә инде: Уралдагы «Бодровский» урман хәзерләү хуҗалыгына Симферопольдән 18 яшьлек повар кыз – Анастасия Поликарповна Кислицина (Тося) килеп төшә. Хезмәт алдынгысы, хуҗалыкның иң текә егете Илья Ковригин кызны күз ачып йомганчы үзенә гашыйк итмәкче булып, иптәшләре белән бәхәскә керә. Ләкин, кыз гашыйк булганчы, аңа үзе гашыйк булып куймасынмы! 
Ә бит башта «Девчата» фильмы күп серияле булып, тулай торактагы кызларның һәрберсенең язмышы чагылырга тиеш була. Ләкин, күрәсез, фильмның башка серияләре төшерелми кала.
 
18 яшьлек Тося ролен башкаручы Надежда Румянцева ул вакытта инде 30ның теге ягында була. Гомумән, режиссер бу рольдә үзенең хатыны Наталья Кустинскаяны күрергә тели. Кустинская үзе дә пробаларга бик ныклап әзерләнә, битенә сипкелләр төртә, борыны тагын да почыграк күренсен өчен, хәтта скотч белән дә ябыштырып куя... Ләкин, худсовет аның кандидатурасын расламый. Натальядан тыш, Тося роленә Валентина Малявина һәм Екатерина Савинова да тәкъдим ителгән була. Әмма кино түрәләре «Неподдающиеся» фильмында үзен шук, шаян, ут борчасы итеп таныткан Надежда Румянцева кандидатурасын раслый.
 
Илья ролен инде Надеждага карап сайларга туры килә. Артык чибәр дә булмасын, Тосядан бераз олырак та күренсен... Мәсәлән, Юрий Саранцев кандидатурасын төп героиня янында ифрат  шәп күренгәне өчен генә кире кагалар.  Пробаларда Юрий Белов, Вячеслав Шалевич, Владимир Трещалов та (аны хәтта расларга да өлгерәләр) катнаша, ләкин «өстән» Илья роленә  Николай Рыбниковны алырга дигән фәрман төшә. Әлеге роль өчен актерга тиз арада 20 килога ябыгырга туры килә. Анфиса ролендә Рыбников үзенең хатыны – Алла Ларионованы алуларын сорый, ләкин инде Светлана Дружинина кандидатурасы расланган, режиссерның аны алыштырасы килми. Шуңа да фильмда Ильяның Анфисага карата берникадәр салкынлыгы сизелә. Тосяга җылы хисләрен  күрсәтү дә бик авырга туры килә аңа. «Девчата»га кадәр үк  инде танылырга өлгергән актер буларак, Рыбников Румянцеваның үзенә булган дәгъваларын авыр кабул итә. Шуңа да мәхәббәт бөркелеп торырга тиешле күренешләр кабат-кабат төшерелә.

Сюжет буенча, вакыйгалар Себер урманнарында бара. Ә чынлыкта, күп кенә сюжетлар Мосфильм павильоннарында һәм Мосфильм урамында төшерелә. Моның өчен урамда 300 агач утыртыла,  эшчеләр яшәгән поселок декорацияләре корыла. Алай да фильмның берничә күренеше дөрестән дә Урта Уралдагы Чусов районы  Бобровка поселогында төшерелә. Ләкин утыз градуслы салкыннарда камераларның моторлары катып, фильм төшерү эшен Тверь өлкәсенең Оленин районында дәвам итәргә туры килә.  Монда инде декораторларга да, актерларга да чын-чынлап тир түгәргә туры килә. Туры мәгънәсендә, чөнки урамда утыз градуслы эссе җәй тора. Кар юрганын ак мамык, тоз, пенопласттан ясасалар, бәсле агачлар – известь, җылы өйдән ияреп чыккан пар – авыр исле газ... Актерларның өсләрендә толып, аякларында – киез итек... Маңгайларыннан шыбырдап тир ага. Ә иң соңгы күренешләр Ялтада ук төшерелә.

Фильмның уңышы актерлар һәм режиссердан гына түгел, композитордан да тора. Александра Пахмутова «Старый клен»  һәм «Хорошие девчата» (икесенең дә сүзләрен Михаил Матусовский яза) җырларының көен «Девчата» фильмы өчен махсус яза.
 
 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар