Логотип
Сәхнә һәм язмыш

Айдар Фәйзрахманов тормышыннан кызыклы фактлар

Опера җырчысы музыкант, дирижер, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Казан дәүләт педагогика университетының музыка факультеты профессоры Айдар Фәйзрахманов тормышыннан кызыклы фактлар.

1955 елның 30 гыйнварында Арча районы Урта Бирәзә авылында туа. Алты балалы гаиләдә төпчек малай булып үсә. Мәктәпне Арчаның үзендә, рус телендә укып тәмамлый. Гармун уйнарга 6 яшендә үк өйрәнә. Гаиләләрендәге алты баланың һәрберсе гармунда уйный. Әтиләре исә гармунчы һәм скрипкачы була. 

Бертуган абыйсы Марсель Фәйзрахманов та Казан дәүләт педагогика институтының музыка факультетын тәмамлый. Каникулга кайтканда үзе белән баян алып кайткан абыйсының гармунын булачак җырчы берничә генә тарткалый да, уйнап та җибәрә. Ничек өйрәнгәнен хәтта үзе дә сизми кала. 

Пединститутның музыка факультетына укырга кергәндә кабул итү имтиханнарында Нәҗип Җиһановның туганы Җәләл Садриҗиһанов та катнаша һәм Айдар Фәйзрахманов «Уел» җырын җырлаган вакытта елап җибәрә. 

Институтны тәмамлар алдыннан Нәҗип Җиһанов аны консерваториянең вокал бүлегенә укырга чакыра. Бергә укыган курсташлары арасыннан бер Айдар Фәйзрахманов кына опера театрына эшкә кабул ителә. Опера театрының директоры Рәүфәл Мөхәммәтҗанов белән очрашкач, ул Айдардан тагын нинди һөнәрләре булуын сораша. «Гармун уйныйм. Хәйдәр Бигичев белән яңарак кына Останкинода булып кайттык», – дип җавап бирә җырчы. Шушы сүзләре хәлиткеч булып чыга: аны икенче көнне үк эшкә кабул итәләр. 

Айдар Фәйзрахманов 28 ел опера һәм балет театрында эшләп, пенсиягә шуннан чыга. Педагогика институтында укыта, телевидениедә «Җырлыйк әле!» тапшыруын алып бара. 

Илһам Шакиров җырлаганда аңа гармун уйнарга хыяллана. Һәм бу хыялын тормышка ашырырга җай чыга. Радиога бер килгәнендә Илһам Шакировка тап була. «Әнә хәзер Айдар уйный», – ди маэстро һәм алар икәүләп «Сарман» җырын яздыралар. Бу Илһам Шакировның 50 яше тулган көннәрдә була. 

2002 елдан бирле Татарстанның дәүләт фольклор ансамблен җитәкли. Ансамбль белән алар 35 илдә чыгыш ясыйлар. Гарәп Әмирлекләрендә чыгыш ясаганнан соң гарәпләр аларга шушы илдә эшләп калырга да тәкъдим итә хәтта. 

Үзе язган 150 җыры бар. Дүрт җыентык бастырып чыгарган. 

Хатыны Халисә Лениногорск районы Шөгер авылыннан. 2020 елның җәендә каты авырудан соң вафат була. Чулпан һәм Айгөл исемле ике кызлары бар. 
 

Теги: татар артистлары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар