Логотип
Салатлар

Помидор белән суганнан кышка салат

Бу салатны кышка инде беренче генә елымны ясамыйм. Бик тәмле була, иң беренче итеп, шуны ашап бетерәләр. Рецепты катлаулы түгел, ясавы да җайлы. Сыналган рецептымны сезгә дә тәкъдим итәм. 


Бу салатны кышка инде беренче генә елымны ясамыйм. Бик тәмле була, иң беренче итеп, шуны ашап бетерәләр. Рецепты катлаулы түгел, ясавы да җайлы. Сыналган рецептымны сезгә дә тәкъдим итәм. 
Кирәк: помидор һәм суган, үсемлек мае, борчаклы кара борыч, сарымсак, укроп.
Тозлык өчен: 1 литр суга 1 аш кашыгы тоз, 3 аш кашыгы шикәр комы, 3 аш кашыгы 9 процентлы аш серкәсе.
Эш барышы: помидорларны  юып, дүрткә яки алтыга бүләбез. Ничек бүләсе помидорның зурлыгыннан тора. Бу салат өчен зур булмаган тыгыз, каты кабыклы помидорлар яхшырак. Кызыл белән сарыны аралаштырырга да була.
Суганның кабыгын әрчеп, ярымбоҗралап турыйбыз. Вак суган булса, аларны да дүрткә генә бүлеп сала аласыз. 
Банкаларны парландырып, төбенә берәр тармак укроп зонтигы, 1 теш сарымсак, 3-4 кара борыч һәм берәр уч туралган суган салып чыгабыз. Банкаларны туралган помидор белән яртылаш тутырабыз. Бераз тыгызлап тутырыгыз, ләкин помидорларны сытмагыз. Тагын берәр уч суган өстибез һәм банканы помидор белән тутырып бетерәбез. Урын калса, иң өскә тагын суган сала аласыз. Суган белән помидорның  пропорциясе җаныгыз теләгәнчә була ала.
Бер кәстрүл белән су кайнатырга куябыз. Су кайнап чыккач, сак кына банкаларга агызабыз. Банкаларны берәр савытка куеп торсагыз, яхшырак, өстәлгә су түгелмәс. Мин үзем раковинага куеп эшлим. 
Банкаларның авызын кайнатып алган калай капкач белән каплап торабыз  (әле япмыйбыз!).
15 минуттан суны кабат кәстрүлгә бушатабыз. Монысын ташлап, яңа су кайнатсагыз да була, аермасы юк. Су кайнап чыккач, кабат помидорлар өстенә коябыз. 15 минуттан соң, яңадан кәстрүлгә бушатабыз. Бу юлы банкаларга күпме су кергәнен үлчәргә кирәк.
1 литр суга 1 аш кашыгы тоз, 3 аш кашыгы шикәр комы, 3 аш кашыгы аш серкәсе салып, кайнатып чыгарабыз. 
Ул кайнаганда кечкенә савыт белән үсемлек маен кыздырырга куябыз.  1  литрлы банкага 2 аш кашыгы май кирәк (артыграк та ярый).
Һәрбер банкага кызган үсемлек мае салып чыгабыз, аннары кайнап торган тозлыкны агызып, калай капкач белән томалыйбыз. 
Бу салатны икенче төрле дә ясарга була: банкаларга беренче койганда ук тозлык салып, аннары аларны 15 минут стерильләштерергә мөмкин. 0,7 граммлы банкалар өчен – 15 минут, 1 литрлыларына 25 минут кирәк. Кызган үсемлек маен иң өскә аннан соң гына салып, томалыйсың. 
 

Теги: салат рецептлары консервация кышка әзерлибез

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар