Бәйрәм табынына файдалы һәм тәмле салат ясарга теләүчеләр өчен бер кызыклы рецепт тәкъдим итәбез.
Ул яшелчәләрдән генә әзерләнсә дә, бик туклыклы һәм табында бик матур күренә.
Кирәк
4 помидор;
1-2 баклажан;
1-2 болгар борычы;
1 кызыл суган;
2 тырнак сарымсак;
1 уч әстерхан чикләвеге;
200 г руккола яки шпинат;
3 аш кашыгы соя соусы;
2 аш кашыгы зәйтүн мае;
бизәр өчен бәлзәмле соус-крем (бальзамический соус-крем);
көнҗет орлыгы
Эш барышы
Баклажаннарны бармаклап турап, үсемлек маенда кыздырабыз. Ачысын чыгарыр өчен, тураганнан соң тоз сибеп, 30 минутлап тотарга һәм су белән чайкатырга кирәк.
Баллы борычны да бармаклап турыйбыз.
Помидорларны түтәрәмләп турыйбыз (эре помидорларның түтәрәмнәрен тагын урталайга бүләргә була).
Яшел үләннәрне юып, суын саркытабыз.
Суганны ярым боҗралап турыйбыз.
Чикләвекне коры табада кыздырып алабыз. Суынгач, бераз ваклыйбыз.
Сарымсакны вак угычтан уабыз яки пресс аша издерәбез.
Барлык яшелчәләрне һәм кыздырылган әстерхан чикләвеген тирән эчле зур савытка салып, соя соусы һәм зәйтүн мае белән болгатабыз. Баклажаннар майлы булса, май кушмаска да мөмкин.
Салатны табынга зур сай тәлинкәгә өеп чыгарабыз. Матурлык өчен өстенә көнҗет орлыгы һәм бәлзәмле соус сибәбез.
Ашларыгыз тәмле, бәйрәмнәрегез ямьле булсын, кадерле дуслар! Яңа ел белән тәбриклибез сезне!
фото:https://ru.freepik.com/free-photo/salad-with-arugula-tomatoes-pine-nuts_7677632.htm#fromView=search&page=1&position=14&uuid=111f6bf7-e7ee-4a9d-87ff-731e93c26cf2&new_detail=true
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк