Логотип
Тормыш кагыйдәләре

«Адәм баласы өчен мәхәббәт тә сынау»

Рамил хәзрәт ЮНЫСның тормыш кагыйдәләре

Иң зур хәсрәтне 19 яшьлек чагымда кичердем: армиягә мине сау-сәламәт булып озатып калган 50 яшьлек әнием 4 айдан соң үлеп китте. Бу хәбәрне ишеткәч, аңымны җуеп егылганмын. Ике тәүлек кайттым өйгә. Ышанмадым... Әни һәрбер кеше өчен иң зур терәк. Без аның белән бик якын идек, сердәшләр идек. Әнисез дөнья караңгыланды...

Җизнәм Габделбарый хәзрәт пенсиягә чыкканчы Оренбург өлкәсенең мөфтие булды. Бертуган апам белән аларга никахны легендар Зәки хәзрәт укыган иде. Никах мәҗлесендә Тәлгат Таҗетдин да булды. 1982 ел бу. Мин 12 яшь. Никахта сөйләнгән вәгазь мине шулкадәр тетрәндерде... Безнең нәселнең, туганнарның дин юлына басуына апаның бу адымы гаять зур этәргеч булды. Һәрбер эшнең бер сәбәбе була. 

Дингә килү – ул Аллаһы Тәгаләнең бүләге. Кемгә бирә, кемгә бирми – моны беркайчан аңлап бетереп булмый. Бер гаиләне беләм. Алар биш бала үскәннәр. Берсе укыган, югары белем алган, урынлы җирдә эшли. Әмма Аллаһы Тәгаләдән ерак. Ә бар кечкенә энеләре: балачакта бик тәртипле дә булмаган, институтта да укымаган. Ул менә дин юлында – мәчеттән кайтып керми. Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримдә: «Сез яраткан бәндәгезне тугры юлга кертә алмассыз, мин генә теләгән бәндәмне кертермен», – ди. Ул салмаса күңелгә – беркем сала алмый. 

Мин бөтен эшләрне иртүк эшләргә яратам. Көндезге сәгать 10-11ләргә планлаштырган эшләрнең 50 процентын башкарсам, күңел инде тыныч. Димәк, көн бушка үтмәгән. Бераз соңга калсам, борчылдыра башлый – эшнең дә сыйфаты кими. 

Вакыты җиткәч, намазга басармын әле диючеләргә: «Сез менә кыярны кайчан утыртырга, бәрәңгене кайчан чәчәргә икәнен беләсез. Ә намазның вакыты кайчан соң аның?» - дим. Кешенең үзенә бер сәбәп эзләве генә бу, чынында ул әле әзерлекле түгел. Намазга басу өчен өч шарт кирәк: ярату, курку һәм өметләнү. 

Исем кешенең язмышына бик нык тәэсир итә. Хәтта хәерле исем кушкан очракта да. Әйтик, Ислам дип кушып, баланы ислам динендә тәрбияләмәсәң, барысы да киресенчә булырга мөмкин. Бигрәк тә начар исемнәр баланың җисеменә тәэсир итә. Без акыл белән – 10, ә аң асты белән 90 процент гамәл кылабыз. Менә шул аң астына исем мәгънәсенең тәэсире бар. Һәм ул баланың барлык гамәлен, тормышын, язмышын үзгәртә ала. 

Исемен үзгәртергә килүчеләр бар. Бу – алар өчен соңгы чара. Кая барып бәрелергә белмәгәч киләләр, без – соңгы инстанция. Тормышым бармый, нишлим икән, дип, иң элек безнең ишекне ачып керсәләр хәерлерәк булыр иде дә бит... Башта күңелеңне үзгәртергә кирәк, дибез. Эчтәге халәтең, эчтәге дөньяң үзгәрмичә, тышкы дөньяң үзгәрми. 

Апаста әле дә төп нигезебез исән. Йортыбызны сүтеп, яңасын саласым килми. Ул иске йортыбызның бусагасы да, тәрәзәләре дә әти-әнинең, дәү әти-дәү әнинең кул җылысын саклый кебек. Мин үзем Буа районы Аксу авылында туганмын. Әмма анда озак яшәмәгәнбез. Җитлегү чорым Апаста узды, шуңа күрә ике район да якын миңа. 

Кеше тормыш сынауларыннан бик сирәк сабак ала. Проблемадан котылу юлын гына эзли, ә дөрес нәтиҗә чыгармый, Аллаһы Тәгалә миңа нигә бу сынауны бирде икән, дими. Дөрес, күпләргә бу сорауга җавап соңыннан килә. Мондый очракта башта кеше үзенең гөнаһлары хакында уйласа, тәүбәдән башласа иде. Бармак сынса, ярый кул сынмады, кул сынса, ярый аяк сынмады, машина бәрелсә, ярый үзебез исән-сау, дип шөкер итә белү кирәк. Әгәр иң беренче сүз итеп «Аллага шөкер» дисәгез, Аллаһы Тәгалә: «Бәндәм сынавымны аңлады, үзенең хаталарын таныды, мин аның авырлыкларын тизрәк чишәм», - ди. Ризасызлык белгерткәннәрнең проблемалары исә озаккарак сузыла. Шуңа күрә үз хаталарыңны тану кирәк: синең аркада булды бу хәл. 

Үз хаталарым булгандыр дип эзләсә, кеше теләсә кайсы вазгыйтьтә дә дөреслекне таба. Бер адәм баласы да хатасыз түгел – мин дә хаталы.
 
Кайчак үзеңне борчыган проблеманы аз гына читкәрәк куеп тора белергә кирәк. 

Адәм баласы өчен мәхәббәт тә сынау. Бар гашыйк булу, бар шәһвәт. Гашыйк булуда бераз кешелеклелек сизелә, ә шәһвәттә – хайвани теләкләр генә. Гашыйк булу, шәһвәт сынаулары аша үткәч кенә ярату чын мәхәббәткә әйләнә. Авыр чакта синең янда кем кала, тормыш сикәлтәләрен, аның җиңеллекләрен синең белән бергә кем кичә – менә шул кешегә карата чын мәхәббәт уяна. 

Рамазанның өченче дәрәҗәсенә менү, уйларга да, хыялларга да ураза тоттыру – иң авыры. Күңелеңә начар уйларны кертмәскә тырышасың, әмма алар керә һәм җылы урын бирсәң, утырып та кала. Авылда йорт каршыннан кемдер узып барган кебек: сәлам бирсәң, туктый, керә, бирмәсәң – узып китә. Начар уйлар – вәсвәсә. Алар керсә, «Әгузу билләхи мина-ш-шайтани-р-раджим бисмилләәһир-рахмәәнир-рахииим» дияргә, бу да ярдәм итмәсә, «Аятелкөрси», «Коръән» укырга, яки кемдер белән аралашырга, сөйләшергә кирәк. Начар уйларны туктату җиңел түгел – моның өстендә эшләргә кирәк. 

Яхшылыгыңнан, изгелеңнән явызларча файдаланмаган кешеләрне хөрмәт итәм. 

Аллаһы Тәгалә: «Мин бу дөньяны яралткач, тереклек ияләренең күңелләренә гаделлек мизаны куйдым», - ди. Гаделлекне безнең күңел сизә. Үз өстендә булган бурычыңны дөрес итеп үтәү ул гаделлек. Гаиләдә ниндидер ыгы-зыгы чыга икән, димәк, кайдадыр гаделлек бозылган – кемдер үзенең хагын тиешле рәвештә үтәми. Йә хыянәт бар, йә акча яшерү... Гаделсезлекне аңларга, аны чишәргә тырышканда, үз-үзеңә: «Ә мин үз хагымны дөрес үтәдемме икән?» - дигән сорау бирергә кирәк. 

Күңелем белән мин тауларда ял итәм. Җәй көне Башкортстанга, Урал тауларына барам, Агыйдел елгасында көймәдә йөзәм. Анда табигать искиткеч матур. Телефон тотмый – атна буена сине беркем эзләп тапмый. Баш ял итә. Бушыйсың да, туласың да. 

Мине нәрсәләр шаккаттырамы? Кадер кичәсендә күк капусы ачылганны күрсәм, шаккаттыр идем, мөгаен. 6-7 яшемдә аны бер күргән идем... Мине тагын кешеләрнең үзгәрүләре шаккатыра ала. Өч сүзнең икесе сүгенү булган берәүне белә идем. Өч ел эчендә ураза тотып, сүгенмичә сөйләшергә өйрәнде ул. 90 нчы елларда авыр урам тормышын кичкән кайбер егетләрнең мәчеткә килеп, үзгәреп, гаиләләрендә әдәпле әтигә, иргә әйләнүләренә бик шаккаттам. Бу – Аллаһының бер рәхмәте. 

Рамазан ае башланыр алдыннан бер гаиләдә булырга туры килде. Ирле-хатынлы 5 ятим бала алып үстерәләр: кызларның олысына никах укыдык. Хуҗабикәгә  сорау бирдем: «Биш ятимгә ничек әни була алдыгыз, Алсу?» - дим. «Хәзрәт, миңа бу сорауны еш бирәләр. Аларга: «Миндә менә шундый сәләт, әмма миндә сездә булган сәләт юк», дип җавап бирәм», - диде ул. Балага сәләтне әнисенең карынында чакта аңа җан өргән фәрештә яза. Ул шул сәләт белән туа. Бер генә түгел, берничә сәләт бирә Аллаһы Тәгалә. Әти-әнинең бурычы – балага Аллаһтан бирелгән шул сәләтне табу. «Профориентационное анкетирование» дип әйтәләр аны хәзер. Кемдер үзенең шул сәләтен таба, ә кемдер таба алмый – гаҗиз булып йөри. Әгәр шул сәләтне тапсаң, аны үстерү өчен эшләргә, тырышырга кирәк. Дингә өндәү, имамчылык итү дә Аллаһыдан бирелгән бер сәләт. 

Без ике кыз үстердек, инде икесе дә кияүдә, оныкларыбыз бар. Кыз балага бигрәк тә әтинең җылысы кирәк. Әти кешенең аңа булган ягымлы сүзләре, яратуы, аларның икәүдән-икәү калып кына сөйләшүләре... Әти белән кыз аерым гына серләшә белсә, кыз баланың киләчәктә гаилә тормышы җиңелрәк булачак. Әтисе – аның тормышындагы беренче ир-ат. Ул аңардан нинди үрнәк ала, нинди сүзләр ишетә, киләчәктә булачак ире белән мөнәсәбәтләре шуларга нигезләнеп корыла. 

Аллаһының рәхмәтен намазга басканны бирле тоям. Ничек була бу дисезме? Мисал өчен, берәү тырыша 90 процент һәм 10 процент файда ала. Икенче берәү 10 процент кына тырыша, әмма Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән аңа 90 процентлык файда килә. Финанслар турында гына сүз бармый монда. Аллаһы Тәгалә: «Мин сезне көтмәгән яктан ризыкландырырмын», - ди. Күктән төшми, диләр, гадәттә. Төшә! Мин моны аек акыл белән әйтәм. Нигъмәт, сәламәтлек, бәрәкәт, яшәү яме, җан тынычлыгы... Бу очракта син аның сынавын да Аллаһының рәхмәте дип кабул итәсең. Нык иманлы, динле, намазлы кеше һәрвакыт Аллаһының рәхмәтен сизә. 

Кеше белән мөгамәлә кылганда, аның үзеңә карата ничек булуын теләсәң, шулай мөгамәлә кыл – төп тормыш кагыйдәм бу. 

Кеше нәрсә әйтер икән дигән сүз – татар халкының канында. Аллаһ һәм үз-үзең каршында гадел булсаң, сиңа карата кеше фикере дә хәерлегә үзгәрә. 

Кайбер кешегә дингә килү өчен бер сүз дә җитә. Андый очрак булганы бар. Әмма ул инде үзе эзләнгән, яшәү рәвешеннән гаҗиз булган, арган, тик моннан чыгу юлын белмәгән кеше иде. Алты айдан соң шалтыратты ул: «Хәзрәт, мин инде ислам диненең биш баганасын үтәдем: иман китердем, намазга бастым, хаҗга барып кайттым, ураза тоттым, зәкәт түләдем», - диде. Тагын бер очрак истә. Бер авыл бәйрәменә кайткач, яңгыр яуды да, халык таралды. Зур гараж эченә әзерләнгән чәй өстәле янына утырдык. Урамда тын гына яңгыр ява, җылы, рәхәт. Гараж кырыена бастым да урамга карап торам. Яныма бер ир-ат килде. Сөйләшеп киттек. Дин турында мин аңа шунда берничә сүз әйттем. Бер елдан соң очраклы рәвештә генә юлда очраштык. Дөресрәге, ул мине туктатты. Рәхмәт әйтергә теләгән икән: «Яңгыр астында әйткән бер сүзегез җитте, хәзрәт!» - ди. Мондый чакта күңелгә бик рәхәт... 

Көнгә 5 чакрым чабып кайтмасам, күңелем тынычланмый. Спорт кешегә бик кирәк. 

Бу тормышны тиешле дәрәҗәдә үткәрергә кирәк: үлем дип тормышыңны калдырмаска, мең ел яшим дип ахирәтеңне онытмаска. Берсеннән берсен өстен куйсаң, йә тормышыңа, йә ахирәтеңә зәгыйфьлек килә. Без - уртадан барырга тиеш. Һәрнәрсәнең иң әйбәт урыны – уртасы. 

Тормышның үз таләпләре: кайчак ул сине белгән гыйлемеңнән дә тайпылдырырга тырыша. Үзең булып калу – телеңне, күзеңне, уеңны, йөрәгеңне гөнаһтан тыю зур көч таләп итә. Бу – үз-үзең белән көрәш. Кеше кайчак бу көрәштән арый. Син аннан арсаң, дөнья сине ега да сала... Үз-үзең белән көрәшү җиңел булсын өчен Аллаһның ярдәмен сорарга кирәк. 

Безнең иң яраткан кешебез – үзебез, шуңа да теләсә кайсы кимчелегебезне аклыйбыз. Тәнкыйть белән карау өчен үз-үзеңә читтән күз сала белергә кирәк. Мөселман кешесе һәрвакыт үзенә үзе ревизия ясап, үзен контроль астында тотарга тиеш. 

Оныклар балалардан аерыла – аларга карата синдә зур җаваплылык юк. Безгә аларның җимеше генә тия: елаулары, памперслары инде кагылмый. Елмайганда гына яратасың, еласа аның әнисе бар, диләр бит. Онык белән шатлык хисләре генә кичерәбез. Туйларда юкка гына: «Безне оныклар белән шатландырыгыз», - димиләр.

Кая барсаң да үзеңне танулары бер яктан күңелле, әмма киеренкелек тә тудыра. Кайдан карап, сине кемнәр фотосурәткә төшереп торганны беркайчан белмисең. 

Яшьлек хыялым – очучы булу иде. Бер очучы белән танышырга туры килде. Ул шунда: «Очучының гаиләсенә бик авыр, син бит гел күктә», - диде. Шушы сүз бу хакта хыялланудан туктатты, чөнки мин – гаилә кешесе. Әмма күкне барыбер яратам. 

Балаларымны ниндидер кысаларда тотмадым, чөнки үскәч ул барыбер каяндыр «тишелеп чыгар» иде. Төпчек кызыбыз Хәдичә кечкенәдән җырлады менә. Баладан чишмә кебек моң агылган вакытта аны капларга ярамый. Ул җырлады, күңеле бушанды, хәзер аның күңеле сәхнәгә тартылмый инде. 

Вакытны бушка үткәрергә ярамый, иң кадерле нәрсә – ул вакыт. Бу тормышны дөрес яшәмәдем, икенчесендә үзгәртермен дия алмыйбыз: дөньяга бер генә киләбез. Шуңа күрә һәр көнебезне, һәр мизгелебезне уйлап, акыл һәм иман белән үткәрергә кирәк. 

Хыял дигән сүзне бик яратып бетермим, кешедә максат булырга тиеш. Мин үзем гел алдыма максат куеп яшим: шулкадәр бит китап язарга, Коръәннең тагын шулкадәр өлешен ятларга... 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар