Логотип
Тормыш кагыйдәләре

Оскар Уайльд

 

(1854 – 1900)  

 

Мин үз чорымның сәнгате һәм мәдәниятенең символы булдым һәм булачакмын.  

 

Газап – өзлексез һәм беркайчан да үтми торган мизгел.  

 

Кайгы һәм хәсрәт – кагылып узуга кан атылып чыга торган яра, бары тик Сөю кагылганда гына ул онытылып тора, ләкин анда да кан саркый әле.  

 

Кешенең рухи сукырлыгы, әгәр ул сукыраюны вакытында туктатмасаң, хәшәрәткә әйләнергә мөмкин.  

 

Алтын сын балчыкка утыртылса, матуррак балкый.  

 

Ярлылар безгә караганда, шәфкатьлерәк, мәрхәмәтлерәк һәм акыллырак 

 

 

Сәнгать минем өчен һәрвакыт чынбарлыкның иң югары формасы булды, ә чынбарлык – сәнгати фикерләүнең иң югары формасы.  

 

Басынкылык – дөньядагы иң сәер нәрсә. Без аны беркайчан да кемгә дә булса икенче бер кешегә тага алмыйбыз, һәм безгә дә аны беркем дә тага алмаячак. Ә аңа килер өчен булган бөтен нәрсәңне югалтып бетерергә кирәк. Шунна соң гына без үзебезне юаш, басынкы, тыйнак итеп хис итәчәкбез.  

 

Мәхәббәтсез яшәүгә караганда, ачык һавада чыклы, салкын үләндә, кыш көне печән кибәне астында яки яңгыр яуганда, амбар түбәсе астында йоклавың яхшырак.  

 

Мин кагыйдәләр өчен түгел, ә кагыйдәләрдән чыгармалар өчен яратылганмын.  

 

Дин турында фикер йөрткән саен, иманга килә алмаганнар өчен аерым орден булдыру турында уйлыйм.  

 

Адәм баласындагы иң куркыныч нәрсә – дөреслеккә туры карый белмәү яки туры карарга теләмәү.  

 

Газап һәм ул миңа биргән сабаклар – минем яңа дөньям шушы.  

 

Безнең өчен газап – яшәвебезнең мөмкин булган бердәнбер юлы, чөнки газап аша гына без яшәвебезне ваемлыйбыз.  

 

Руханилар еш кына Газап – серле йола, диләр. Чынлыкта ул – яңа ачыш.  

 

Газап  Ләззәттән аермалы буларак, беркайчан да битлек кими.  

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар