Логотип
Тормыш кагыйдәләре

Мәдәният – кешелек сакчысы 

Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада ӘЮПОВАның тормыш кагыйдәләре 

Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада ӘЮПОВАның тормыш кагыйдәләре 

Минем өчен мәдәният – кешенең тууы, яшәве, ниндидер гамәлләр кылуы белән бәйле мохит. Ул мохит аны рухландырырга тиеш. Образлы итеп әйтсәк, мәдәният күңелгә, җанга кирәк булган һава. Фән ягыннан карасак, ул һәр кешенең төрле охшашлыклары симбиозы. Нәсел охшашлыгы бар. Аны сайлап ала алмыйбыз. Ә менә территориаль, социаль, милли, дини охшашлыкларны сайлау хокукыбыз бар. Уйлап карасаң, кеше туганда ук аңа мәдәни коды салынган була инде. Яшәү дәверендә мохит аңа үзенчә тәэсир итә. Кеше үзгәрә. 

Күпләр мәдәниятне күңел ачу чарасы итеп кенә кабул итә. Бу – замана тенденциясе. Сәламәтлекне ныгыту, мускулларны үстерү өчен спортзалга йөрибез. Шөгыльләнгәннән соң бөтен тәнебез авыртса да, кабат барабыз. Мәдәниятне исә йөрәк, күңел күнегүләре дип карарга кирәктер. Һәм ничек кенә авырттыра әле алар! Күңелне, уңайлылык мохитеннән алып чыгып, бераз борчып алырга да кирәктер. Мин Бакуда туып-үстем. Кечкенә чакта бик еш кына Баку сынлы сәнгать музеена йөри идек. Баскычтан күтәрелгәч үк икенче катта «Нерон циркы» картинасы эленеп тора. Бик куркыныч рәсем иде ул. Хайваннарга карата кансызлык сурәтләнгән. Аларны жәлләгәнем һаман да истә. Без һәрвакыт ромашкалар гына ясарга тиеш түгел бит инде! Гәрчә ромашкаларны бик яратсам да... Кем яки нәрсә өчендер борчылуны онытсак, җәмгыять цивилизация буларак үсүдән туктаячак. Үзебезгә бөтенләй дә кагылышы булмаган әйберләргә битараф калмыйбыз икән, димәк, без исән әле... 

Бүген мәдәният өлкәсендә хезмәтләре иң бәяләнмәгән катлам – иҗат әһелләре: язучылар, шагыйрьләр, рәссамнар, ягъни сәнгать белән профессиональ шөгыльләнүчеләр. Узган гасырның 30 нчы елларында иҗади берләшмәләр оештырыла башлый. Ул вакытта ил җитәкчелеге идеология алып бару өчен нәкъ менә иҗат кешеләренең иң зур терәк булуын аңлаган. Иҗат кешеләре – милләт генофонды

Сәнгатькә инвестиция кертү бик мөһим. Талантлы кешеләргә карата капиталлаштыру инструменты булдырырга тиешбез, киресенчә булган очракта, алар бездән китәчәк. 

Сугыштан соң бик күп биналар төзелгән. Хәзер аларны яңарту, тергезү бара... Мин алардагы декоратив элементларны саклап калу өчен чын-чынлап көрәшәм. Мозаика панносы, витражлар... Гүзәллеккә рухландыручы мохит юк икән, кешедә шәхес үсеше була алмый. Соры тартмаларда яшәп гүзәллек тудырып булмый. 

Татарстан пилот проектта. Тугыз төбәк арасында без мәктәп укучысының мәдәни нормативы буенча хедлайнерлар. Беренче июньнән балалар музейга бушлай йөри ала. Без яңа буынны югалтырга тиеш түгел. Алар бит бөтенләй башкача уйлый, әти-әниләре – миллениаллар, ә үзләре, заманча әйтсәк, Z буыны. Балалар – ата-аналары өчен мәдәният өлкәсендә үсеш агентлары. Кызыклы статистика китерә алам: әлеге проект гамәлгә ашырыла башлагач, музейга йөрүче өлкәннәр саны артты. Чөнки кешеләр бик рациональ, бушка булганны барыбыз да ярата. Сүз уңаеннан: һәр айның беренче сишәмбесендә дәүләт музейларына керү түләүсез.

Без хәзер лидерлар үстерү белән мавыгабыз. Тик бөтен кеше дә лидер була алмый. Бар яктан үсеш алган шәхесләр иле төзергә тиешбез. Дәүләт архивында эшләгәндә бер малай язган хатка тап булган идем. Әтисен репрессияләгәннәр, әнисен Чиләбегә сөргенгә җибәргәннәр. Ул Балалар йортында үскән. Шуңа да карамастан, иң кадерле кешеләреннән аерган, бөтен нәрсәдән мәхрүм иткән илне ярата алган ул. Укыган, үзе теләп фронтка киткән. Бу малайның рух ныклыгы сокландырды мине. Ә бездә лидерлыкка өйрәнгән балалар проблемаларга каршы тора алмый. Шуңа күрә дә үз-үзенә кул салу очраклары ешая. Балалар, нинди булуларына карамастан, әти-әнисенең яратуын тойганда гына җәмгыять исән калачак. Ярата белү шулай ук зур сәнгать. 

Минем өчен мирас, беренче чиратта – традицияләр ул, һич тә антураж түгел. Аны тарихи нигездә барлыкка килгән һәм сакланган төп кыйммәтләр системасы итеп карарга кирәк. Тагын бер кат үз тамырларыма кайтам. Азәрбайҗанда традицияләрне бик нык саклыйлар. Анда территориаль охшашлык бик көчле. Дөньяда нинди үзгәрешләр булуга карамастан, гаиләләр үз традицияләренә тугрыклы. Мәсәлән, туйларда һаман да мугам яңгырый. Ул – аларның традицион музыкасы. Ә Нәүрүзне бөтен кеше бәйрәм итә. Мин Баку читендә эшчеләр бистәсендә үстем. Безнең ишегалдында төрле милләт кешеләре яши иде. Нәүрүз көнендә без, балалар, һәр ишекне шакып, ишек төбенә башлыкларыбызны куябыз. Хуҗалар, нинди милләттән булуларына карамастан, башлыкларыбызны тәм-том белән тутыра иде.

Традицион мәдәният бәйрәмнәр генә дигән сүз түгел әле. Өлкәннәргә хөрмәт тә – традиция. Кызганыч, хәзер эмансипация көчле. Бу өлкәгә дә глобальләшү кагылды. Мине бер нәрсә сөендерә: милли кухнябыз сакланып калды. 

Татарстанда республика һәм федераль бюджет ярдәме белән 22 яңартылган кинозал ачылды. Шулай ук күчмә кино проекты да эшли. Дөрес итеп оештырылган очракта, авылларда да халыкара премьераларны трансляцияләп булыр иде. Тик халык актив йөрерме соң? Безгә аралашу культурасын үстерергә кирәк. Өлкән буын кешеләре аралашу өчен яңа мәйдан тапты инде – алар мәчеткә йөри. Бу – бик күңелле күренеш. 

Авыл клубы эшчәнлегенә бәйле дәгъвалар күплеге хакында беләм. Бүген без районнар белән берлектә мәдәният йортлары эшенә кагылышлы стандартларны киредән язабыз. Районнар җиде зонага бүленгән, һәрберсе үз күзал-лавын әзерли. Сүз төрле чаралар уздыру планы турында гына бармый. Мәдәният учреждениеләре талантларны үстерү үзәге булырга тиеш. Бу – минем дәлилле фикерем! Элек мондый система булмаса, Илһам Шакировлар, Әлфия Афзаловалар да үсеп чыкмас иде. 

Үзешчән булудан курыкмаска кирәк. Әйе, өлкәннәр артык тыйнак, оялчан, көлкегә калырмын дип уйлый. Мин үзем дә сәхнәгә чыксам, әйтәсе бөтен сүземне онытам. Ә мәк-тәптә укыганда бик актив идем. Башка кешеләрнең бәялә-веннән курку, күрәсең, тәрбиядән киләдер. Без бит даими стресс хәлендә яшибез. Сәхнәгә чыгу – бик шәп антистресс терапия. Иҗат киеренкелекне ЮККА ЧЫГАРА. 

Мин халыкларның милли үзенчәлеген саклап калу яклы. Моның өчен уңай шартлар тудырырга кирәк. Глобальләшү аркасында чын йөзебезне югалтудан сакланырга тиешбез. 

Опера сәнгатенең даими аудиториясе республика халкының 3-4 проценты гына. Бу тагын тәрбия культурасы белән бәйле. Операны аңларга кирәк. Гомумән, сәнгать әсәр-ләрен кабул итә белүне бераз гына оныттык. Мәдәният учреждениеләренә «күрдек, булды» принцибы белән йөрибез. Мин Леонардо да Винчиның «Джоконда»сын Луврда алты тапкыр карадым. Барсам, тагын караячакмын, караган саен ул башкача кабул ителә. Бу шушы минуттагы эмоциональ халәт белән бәйле. Театрны да бер тапкыр карау гына җитми. Ул – үзенә бер культура. Аны мәктәптән үк тәрбияләргә кирәк. Балаларны без кат-кат карарлык итеп рухландырырга тиеш. 

Үзгәрмисең икән, кызыклы булудан туктыйсың. 

«Татар китабы йорты»н чираттагы гади музей итеп кенә ачмадык. Әлеге музейның миссиясен арттыру кирәклеген тойдык. Ул аралашу мәйданы булырга тиеш. Татар китабы текст кына түгел. Минем өчен анда салынган мәгънә кыйммәте мөһим. Татар китабы – безнен моң ул. Миңа китапның моңы булуы мөһим. Иртәгә янә ачып укырлык тәэсирләр калдырсын ул.

Үземә каршы чыкканнарын яратам. Мин хөрмәт иткән бер иҗат әһеле: «Кеше үзенә каршы торганнарга гына таяна ала», – дигән иде. Хәзер ул минем тормыш концепциям. Үз фикерләре булган, аны әйтә белгән кешеләрне хөрмәт итәм. Алар үсәргә ярдәм итә. Бәхәскә кереп, үземнең дөрес булуыма инанам, йә хаксызлыгымны таныйм. Бөтен китапханәләр дә начар хәлдә дигән фикер белән к

илешмим. Бу эштә шәхеснең роле бик зур. Аксубай районы үзәк китапханәсе мөдире Ирина Анатольевна Телешеваның ничек итеп китапханәнең дәрәҗәсен күтәргәнен күрсәгез иде сез! Музей, архив, китапханә – консерватив система. Мин аларның билге-ләнешен үзгәртмәскә чакырам. Ул – вакыт сынавы үткән институт. Аларның мемориаль функциясе югалырга тиеш түгел. Моннан кала, китапханәләрдә «китап юк» дип әйтүне дә тәмам тамырыннан бетерергә кирәк. Казанда яңа төзелеп килгән китапханәдә чит илләрнең алдынгы тәҗрибәсен кулланачакбыз. 

Татар традицион музыка культурасын кайтару турында уйлыйбыз. Баян яки тальян безгә соңрак килеп кергән. Берничә гасыр элек булган уен кораллары башка төркемгә карый. Хәзер консерватория белән берлектә традицион инструментларыбызны документлар буенча тергезергә тырышабыз. Махсус проект эшләдек. Үзеңне һәм тамырларыңны танып белү бик кызык. 

База документларыннан кала, бөтен нәрсәгә ышанабыз. Интернетта шулай язылган дигән фикерләрне еш ишетергә туры килә. Ә аның бит төп нөсхәсе бар. Беренчел чыганакны хөрмәт итү зарур. 

Театр елында, традицион фестивальләр, спектакльләр күрсәтү белән бергә, бөтенләй башка аспектларга кагылган проектлар барлыкка килде. Тамашачыларны тәрбияли торган бик күп вакыйгалар булды. Театраль лабораторийлар эшләде. Кайберләре бәхәсләр, аңлашылмаучанлыклар тудырды. Ләкин сәнгатькә, шул исәптән, театрга, чикләр куярга ярамый. Сәнгать – рәхәтләнеп ял итә торган урын түгел. Ул уйлануга җирлек бирә. Тормышымда булган авыр чорда Кафканы укыдым. Минем хәлемнән дә авыррак вакыйгалар барлыгын аңлау гына сыгылмаска ярдәм итте. 

Бездә клип фикерләү өстенлек итә. Образлар һәм сурәтләрне кабул итәбез, тик сәхнәдән әйтергә теләгән фикерне ишетмибез. «Китмә, сандугач» дигән җыр бар. Бик озак вакытлар аның мәгънәсен кош белән бәйләп аңлаттылар. Юк, дуслар, бу җыр сандугач турында түгел, ә туган җирләреннән китүчеләр, аларның сагышы хакында. Без эчтәлеккә түгел, клипка игътибар итәбез. Юллар арасыннан укырга өйрәнергә кирәк.

Бүген хакимияттә технократлар бик күп. Алар: «Безгә нигә китап, китапханәләр? Барысы да интернетта бар!» – дип уйларга мөмкин. Юк, дөрес түгел. Җәмгыятьнең ни дәрәҗәдә цивилизацияле булуы хакимият-нең мәдәният, фән, экологиягә карата мөнә-сәбәтеннән чыгып билгеләнә. 

Миңа профессиональ яктан кызыклы мәдәни вакыйгалар ошый. Ул опера да, яхшы оештырылган эстрада концерты да булырга мөмкин. Алга таба үсәргә, хәрәкәт итәргә мөмкинлек биргән сәнгать әсәрләрен үз итәм. Аның бурычы да шул бит. Сәнгать тормышка мөнәсәбәтеңне үзгәртергә рухландырсын ул!
Чулпан ГАЛИӘХМӘТОВА әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар