Һәр кич саен улларының урамда эт белән уйнавын Тәслимә кабул да итеп бетерми иде. Бала-чага яшьтәшләре белән уйнасын инде ул, ниндидер бер карт эт янында бөтерелмәсен. Җитмәсә, карт этнең хуҗасы да бик карт кеше. Әмма менә шул карт бабай Тәслимәгә гомерлек сабак бирде.
Бер подъездда яшәсәләр дә, бабай белән бервакытта да ачылып сөйләшкәннәре юк. Бабай үзе дә кешеләр яратмый иде бугай. Эте аның өчен бер дөнья иде. Карчыгы Тәслимәләр бу йортка күченгәнче үк бакыйлыкка күчкән. Бердәнбер уллары да әтисе белән әнисенең өметен аклап яшәмәгән булып чыкты. 90 нчы елларда урам малайлары белән бәйләнеп төрмәгә эләгә. Аннан инде ул, кызганыч, кешелек сыйфатларын югалтып чыга. Тәслимә ул ирнең бер аек көнен дә күрмәде. Ул шулай сәрхушләр белән йөрде-йөрде дә, көннәрдән бер көнне карт атасын ялгызын калдырып үлеп китте. Болай да артык сөйләшмәгән бабай, шуннан соң бөтенләй сөйләшмәс булды. Исәнлекне дә башын кагып кына ала торган булды. Аннан соң тормыш мәшәкате баскан күршеләренең дә аңа игътибар бирәселәре, карт кеше белән кәнфитләнеп торасылары килмәде. Һәркем үз казанында кайнап яшәде.
Бабай көннәрдән бер көнне каяндыр эт ияртеп кайтты. Шул эте белән сөйләшкәндә аның елмаюын күрештерә башлады Тәслимә. Саргылт йонлы, кап-кара күзле, караборын эт бик акыллы да иде. Күрше-тирә аның өргәнен дә ишетмәде. Ә ишегалды балалары баштагы мәлне эт яныннан китмәде дә. Һәрберсенең аны сыйпап карыйсы килә иде. Көннәр үтә торды, эткә барысы да ияләште, хәтта игътибар да итми башладылар. Тик Тәслимәнең улы гына эттән аерыла алмады.
Һәр кич бабай эте Бим белән ишегалдына чыгып утыра. Тәрәзәдән шуны күреп ала да Камил дөньясын онытып урамга чыгып чаба. Эшли башлаган эше дә, дәресе дә ярты юлда кала. Аларда гаме дә калмый. Ишегалдына чыгуга, малай этне кочаклап ала. Бабай белән дә нидер сөйләшеп алалар. Аннан соң Камил эт белән сәгатьләр буе уйный. Аның белән уйнар өчен әнисенә махсус туплар, таяклар алдырды малай. Тәслимә, бик теләмәсә дә, улына каршы килә алмады. Моңа кадәр телефонын тартып алып урамга куып чыгарып булмый торган улларының үзгәрешен әни кеше «башы бераз ял итәр» дип уйлый иде. Тик яшьтәшләре белән уйныйсы урынга һаман эт тирәсендә бөтерелүен генә яратып бетермәде.
Бабай исә аның эте белән уйнауларына куанды гына. Ул әледән-әле этенә, әле Камилгә сүз кушты, нидер сөйләп тә алды. Бу чакта аның хәтта йөзе үзгәрә иде. Бәхетле иде ул бу минутларда...
Эт белән малай арасындагы дуслык бары тик туп артыннан йөгерешү белән генә чикләнмәде. Бим аны мәктәптән каршы алды, иртән бабай белән урамга чыккан булсалар, озатып та куйды. Кайчак бабай үзе дә аларга иярде. Тәслимә генә: «Хәзер заманы бик куркыныч, сак бул, бабайның өенә керә күрмә», – дип һаман улына тукып торды. «Бим да, бабай да әйбәт, синең бит бабай белән сөйләшкәнең дә юк», – дип җаваплады Камил.
Берзаман бабай ишегалдына чыкмас булды. Берничә көннән күршеләр аның дөнья куюын белде. Бим исә фатир ишеге төбендә тыныч кына ятты һәм берни дә ашамады. Камил исә дусты яныннан да китмәде. Һаман аңа ашарга ташыды. Бабайны жәлләп елады. Әйтерсең ул бабай белән бергә үзенең иң якын дустын югалткан. Камил әти-әнисеннән этне үзләренә алырга ялынды. Әтиләре шундук риза булса да, Тәслимә каршы иде. Өйдә эт исенә ничек чыдап яшәргә?! Күршеләр җыелышып этне хуҗасыз этләр приютына җибәрергә сөйләште. Камил исә һаман әнисенә ялынды. Тәслимә ахырда биреште. Бим шул көнне Тәслимәләр өе бусагасын атлап керде. Әмма өйгә үк узмады, коридорда гына утырды. Камил исә дусты өчен нишләргә дә белмәде, аңлый ул: эт хуҗасын сагына.
Бер атнадан соң нотариус Камилнең әти-әнисен бабайның фатирына чакырды. Гап-гади, искереп беткән мебельле фатирда караңгы иде. Күптән хатын-кыз кулы тимәгәне дә күренеп тора. Өстәлдә фәкать «Камил өчен» дип язылган конверт тора иде. Нотариус конвертны ачып Камилгә сузды. «Бу – сезгә», – диде ул коры гына.
«Минем кадерле дустым!
Син, мөгаен, минем өчен нәрсә эшләгәнеңне үзең дә аңламыйсыңдыр. Хатыным үлгәннән соң мин тормышның ямен югалткан идем. Ләкин һәр кич саен син минем янга килеп, исәнләшеп, хәлемне сорашып торуың бу дөньядагы соңгы елларымны күңелле итте.
Син бит аны кирәк дип түгел, ә шәфкатьле йөрәкле булганың өчен эшләдең. Син минем этем белән генә уйныйм дип уйладың. Асылда исә син һәр көнне ялгыз кешегә елмаю бүләк иттең. Бимның дә дустына әверелүен күрү миңа зур бәхет иде. Әгәр син бу хатны укыйсың икән, димәк, мин инде юк. Мин синең беркайчан да бу шәфкатьлелегеңне югалтмавыңны телим. Йөрәгең дә дөньяга ачык булсын шулай. Әҗере булмый калмый аның. Шундый йөрәкле кешеләр бик аз. Аны сакла», – дип язылган иде хатта. Конверт эчендәге документ бабайның фатирын Камилгә мирас итеп калдыруны раслаган кәгазь иде. «Бу – бүләк түгел. Бу – синең миңа бүләк иткән йөзләрчә бәхетле кичләр өчен рәхмәтем», – дип язылган записка да бар иде янында.
Тәслимә моны укыгач шаккатты, нишләргә белмәде, хәтта уңайсызланудан бит алмалары кызарып чыкты. Ә ул бабай турында начар уйлар да уйлаган иде, ә бит аның да йөрәге булган һәм ул ялгызлыктан тилмергән. Тәслимә күрмәгән ул йөрәкне,ә аның кечкенә улы күргән.
Ул көнне кич буе Тәслимә бабайның улына атап язылган сүзләре турында уйланды. Бабайга, эткә изгелек кылып, аларга шәфкатьле булып, улы нинди зур савап эшләгән дә, Аллаһы Тәгалә шуның савабын да биргән. Кайчак кешегә изге гамәл кылу өчен үз вакытыңның бераз өлешен бүләк итү дә җитә икән бит. Тәслимә бит улының бабайга мәрхәмәтле булуын аның этен яратуы белән генә бәйләгән иде. Алар улларының үзенең җылысы белән ятим бабайны һәр көн ялгызлыктан йолып калуын күрмәгәннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк