Җәйге матур күлмәк

Сөйкемле сөягебез, нәни кояшыбыз, күз нурыбыз — бәләкәй кызыбызны яңа күлмәк белән куандырыйк әле! Аның сөенечтән балкыган күзләрен күрү үзе бәхет бит. Бу бәхеткә ирешү өчен әллә ни күп вакыт та, зур чыгым да кирәкми. Ял итәргә утырган арада да тегәсез сез аны. Бәләкәй кызыбызны гөл чугыдай итәчәк бу күлмәк.

Без теккән күлмәк буе 120 см булган биш яшьлек кыз балага тәгаенләнгән. Безгә бер генә үлчәм алырга кирәк: баланың култык астыннан алып, үзегез теләгәнчә озынлыкта.
 

Кирәк:

* иңе 140 см, озынлыгы күлмәк озынлыгына бәрабәр юка киҗе-мамык тукыма;
* тукыма төсенә ярашлы спандекс җеп (ул резина кебек сузылучан);
* тукыма төсенә туры килә торган гади тегү җебе.
 

Эш барышы:

Тукыманы үтүклибез һәм иңе 120 см, озынлыгы күлмәк озынлыгына бәра­бәр турыпочмаклык кисәбез. Аның һәр читен оверлок белән эшкәртәбез. Оверлок булмаса, машинаның махсус җөе яки зигзаг сыман җөй белән дә эш­кәр­тә аласыз. Хәзер арткы җөйне тоташтырабыз. Җөйне, икегә аерып, яхшылап үтүклибез.

Тегү машинасының аскы шүресенә кул белән генә спандекс җебен чорныйбыз. Чорнаган вакытта аны бик тарттырмагыз. Өске якка исә тукыма төсенә ярашлы гади тегү җебе куела.

Күлмәкнең өске читеннән 1 см ара калдырып, машина белән аркылыга гади җөй салабыз. Икенче җөй берен­чесеннән 0,5 см ара калдырып салына. Барлыгы – биш җөй.

 Иңсәләрне тегү өчен тукыманың ар­тып калган өлешеннән киңлеге – 8 см, озынлыгы 80 см булган турыпочмаклык кисәбез. Сыпылмасын өчен дүрт читен дә эшкәртәбез.

Урта сызыкны билгеләр өчен кыл урталай бөкләп, үтүклибез. Ур­та сызык буйлап нәкъ күлмәктәгечә өч җөй салабыз. Иңсәләр матур булып бөрелеп торырга тиеш.

 Хәзер аларны күлмәккә беркетәсе генә калды.

 

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 21 сентябрь 2023 - 14:58
    Без имени
    Эмоциялэрегезне йогэнлэргэ ойрэнегез. Эниегез ботенесен кунеленэ якын ала торган кеше, аны борчымагыз.
    Әни безне аңламый. Нишләргә?
  • 21 сентябрь 2023 - 14:50
    Без имени
    Укучыларнын торлесе булган кебек, укутучыларнын да торлесе була шул. Яхшы анлата торган укутучыны нинди генэ укучы булмасын, 45 минут буе, сабыр гына тынлап утырасын. Мин узем дэ шундыйлардан, яхшы укыдым, но кайнар холыклы идем, ботенесен язып тормыйм, но яхшы анлата торган укутучыны сабыр тынлый идем. Яратып укыдым. Сигезеллыктагы укытучылардан мэрхум Шакиров Тимергали абыйны язып узар идем. Анын кебек яхшы укытучы бутэн юк иде шул мэктэбебездэ. Урта мэктэпкэ башка авылга йордек, анда да бик яхшы укутучылар мэрхумэ Роза апа, хэм мэрхум Фатыйх абыйны язып утэм. Беркемгэ бер начар суз эйтмэделэр, беркемне дэ начар сузлэр белэн сукмэделэр, бер укучыдан да баш тартмадылар. Алланын рэхмэтендэ булсыннар. Урыннары жэннэтнен турлэрендэ булсын! Гел яратып искэ алам. Укутучыдан тора куп нэрсэ.
    «Сугыш чукмары» 
  • 21 сентябрь 2023 - 14:07
    Без имени
    Әлхәмдулилләх, зурлап никах уткәргәнсез, бу әти-әни өстендә. Ә туй, исерек көтуе-кемгә кирәк шул уткәрсен, хәзер купләре үткәрми дә. Шул ук туганнарны тагын чакырасың бит, тик бусы аракы табыны. Гел бер кеше, ничә кат җыярга була, муеннан бурычка батып
    Никах акчасы – талаш акчасына әйләнә бугай
  • 21 сентябрь 2023 - 13:19
    Без имени
    Дөресен әйткәндә ин зур гаеп узегездә... ничек бар шулай сөйләшергә иде ике як балалар бн, бар нәрсәне уртага салып.. я никах зурдан булып, загста гына язылышасызмы дип, я киресенчә, яки инде никах бн туй икесе беркөндә дип... куп якта хәзерге заманда ике як әти-әни никахны да, туйны да 50/50 уткәрә.. элек никахны кызнын әти-әнисе, ә туйны егетнеке кутәргән, шулай итеп ул әти-әнинен сонгы буләге яшьлэргэ булган, чонки аннан сон яшь гаилэ узлэре жавап бирэ финанс ягы очен, эти-эни бутэн акча биреп бармый. Э хэзер куп ата-ана гомер буе финанс ягыннан поддержать итэ инде... Сезгэ кинэшем шул, ничек бар шулай сойлэшегез, яшермичэ. Чыгу юлы кинэшлэшеп эшлэгэндэ генэ барлыкка килэ
    Никах акчасы – талаш акчасына әйләнә бугай
  • 19 сентябрь 2023 - 15:39
    Без имени
    Алайса туйны узегез оештырыгыз диегез, кредитлар алып туй уткэру кирэк эйбер дип санамыйм.
    Никах акчасы – талаш акчасына әйләнә бугай
Реклама
Якутия. Фоторепортаж
«Яңа бишек җыры» бәйгесе
Уфада матурлык һәм уңганлык конкурсы узды
«Балалы Солянка» балалар музыкаль премиясе
«Татар гаиләсе / килен-кайнана» бәйгесе җиңүчеләрен котлау тантанасы
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»