Логотип
Кулларыңнан куан

Яңа ел чыршылары

Гүзәл ХӨСНЕТДИНОВА белеме (Казан сәнгать училищесын, Казан федераль университетының дизайн факультетын тәмамлаган) һәм һөнәре белән генә түгел, рухы белән дә дизайнер. Өендәге һәр деталь раслый моны. Көзге яфраклардан ясалган картинасы да, вак-вак кәгазь кисәкчекләреннән җыелган Венеция күренеше дә, шау чәчәктәге алмагачы да – барысы да аның чиксез идея һәм бай фантазия иясе булуын сөйли. Гүзәл ханым өчен табигатьтәге һәрнәрсә илһам чыганагы. Аның кулында чуерташ та җанлана, корыган ботаклар да «үсә», нарат күркәләре исә Яңа ел чыршысына әверелә.  Ул тәкъдим иткән чыршыларның идеясен аңа аяк астындагы нарат күркәләре «пышылдаган». Ярты сәгатегезне кызганмасагыз, Яңа ел бизәге сезне дә сөендерер.



Чыршыны үзегез теләгән биеклектә һәм үзегез теләгән төстә ясый аласыз. Аны ничек итеп бизәү дә фәкать сезнең фантазиядән генә тора.

Кирәк: 



нарат күркәләре (алар бик күп кирәк булачак);
катыргы. Аның радиусы чыршы биеклегенә тигез. Төсе исә кулланачак нарат күркәләре төсенә туры килергә тиеш;
күркәләрне буяр өчен баллонлы акрил буяу;
диаметры 4, 2, 1,5 см булган шарлар – чыршы уенчыклары;
диаметры 3 см булган йон йомгаклар (шарларның һәм йомгакларның төсе күркә төсенә туры килергә яки контраст булырга мөмкин);
шарлар төсенә туры килә торган эре сәйләннәр (диаметры 0,4 см);
кайнар җилем. «Момент» җилеме белән дә эшләргә мөмкин, ләкин аңа вакыт күбрәк китәчәк;
яссыборын (плоскогубцы);
кайчы;
монтаж күбеге.

Эш барышы:



Иң элек күркәләрне әзерләргә кирәк. Моның өчен аларны 15 минутка кайнар мичкә тыгып торабыз. Күркәләр ачылырга тиеш. Беришләренең уртадагы телен яссыборын  белән кисеп алабыз. 



Катыргыдан чыршы биеклегенә тәңгәл ярымәйләнә кисәбез.



Аннан конус ясап, читен кайнар җилем белән ябыштырабыз.



Ныклык өчен, конусның эчке ягына монтаж күбеге сиптерәбез. Күбек булмаса, ансыз гына да ярый. 



Өстәлгә кирәкмәгән кәгазь җәеп (моның өчен йомырка савыты бик уңай), күркәләрне тезәбез (кайберләрен арткы ягы белән дә куябыз) һәм буяулы баллоннан сиптереп, үзебез теләгән төскә буйыйбыз. Бу эшне  урамда яки балконда башкарсаң яхшырак, чөнки буяуның исе каты. Буяу 30 минут чамасы кибә.



Чыршыны бизәр өчен йон йомгаклар ясарга кирәк. Без, мәсәлән, кызыл һәм табигый йон төсендәге йомгаклар кулландык. Сез үзегезгә ошаган төсне сайлагыз. Йомгакны тиешле зурлыкта чорнагач, җеп очын кайнар җилем белән ябыштырабыз. Йомгакларны зуррак та, кечерәк тә итәргә мөмкин.



Конусның аскы итәгенә әйләнә буенча күркәләрне ябыштыра башлыйбыз. Арага йон йомгакларны һәм шарларны да кыстырып калдырабыз. Шарлар яхшырак берексен өчен, аларның җеп тага торган өлешен яссыборын белән уеп алабыз. Күркәләрне дә, шарларны да бер-берсенә мөмкин кадәр якынрак урнаштырабыз – катыргы күренеп калмасын. Игътибар итегез: кайбер күркәләрне арткы ягы белән дә ябыштырдык.



Соңгы этап – чыршыны бизибез. Бу эш күркәләрнең урталарына, бушрак калган урыннарга вак сәйләннәр беркетүдән гыйбарәт. Җилемне күркә араларына да тамызабыз, чыршыбыз тотрыклырак булыр. Чыршы очына матур гына бер күркә беркетәбез, аның урасына кечерәк бер шар яки сәйлән ябыштырабыз – йолдыз булып янып торсын!



Яңа ел чыршысы әзер. Бәйрәмнәрегез күңелле үтсен!

Фото: Ксения Богданова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар