20-25 см тимерчыбык үлчәп кисәбез. Шуңа сәйлән тагып, үз күчәре тирәли әйләндереп борып куябыз. Сулдан һәм уңнан берәр сәйлән тагып, шулай ук борып ныгытабыз. Нәфис ботаклар килеп чыга. Шушындый 25-30 ботак әзерлибез.
Барлык ботакларны да каймага чорнап куябыз.
Ике яклы скотч кисәген кайма очларына чорныйбыз. Скотч өстеннән пөхтә итеп тасма чорнала.. Тасманы һәр ботак арасыннан уздырып чорнарга кирәк.. Бу эшне ашыкмыйча эшләү зарур!
Кайманың икенче читенә җиткәч, тасманың очын скотчка ныгытып урыйбыз.
Анастасиянең башка эшләнмәләре белән таныша аласыз:
http://www.baharshop.ru
https://vk.com/baharaccessories
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарийлар
0
0
Бик зур рэхмэт Сезгэ!Эшлэп карыйсы булыр..Матур килеп чыгарга охшаган!
0
0