​Сабыннары хуш исле

Мастер-классны Белоруссиянең Могилев шәһәрендә яшәүче икътисадчы (бүгенге көндә декрет ялында) Елена СТАРИКОВА алып бара.
 
Эксклюзив сабыннарны балалар сабынын яки сабын нигезен (махсус кибетләрдән эзләгез) эретеп ясыйлар. Балалар сабынын эреткәндә су кулланылганга, берникадәр вакыттан соң мондый сабын формасын югалта, шуңа күрә, нигездән ясалган сабын сыйфатлырак санала, бүләк өчен ул яхшырак.

Барлык рецептлар бер үк гамәлдән башлана, шуның өчен без аны алга чыгарып куйыйк. Сабын нигезен микроволновка яки сотейникта эретәбез (туралган сабын нигезе тизрәк эрер). Сабын белән эш итәргә булсагыз – аны башта угычта уабыз (аллергияле кешеләргә битлек кияргә кирәк). Вакытыгыз булса, уылган сабынны суда бүрттереп алсагыз яхшы. Уылган сабынны савытка салып, утка куябыз. Салмак кына кайнар су өсти торабыз (100 г сабынга – 150 г су). Бертөрле масса барлыкка килгәнче, болгата-болгата, кайнатабыз. 


«Әфлисун белән каһвә» сабыны

Кирәк:
* сабын нигезе (яки бер балалар сабыны);
* 2 чәй кашыгы тарттырылган каһвә;
* 5 тамчы дарчин (корица) эфир мае (йә булмаса, уылган дарчинны миндаль яки зәйтүн маенда төнәтеп алырга мөмкин);
* ярты чәй кашыгы сырганак мае;
* 5 тамчы әфлисун эфир мае;
* бераз гына какао порошогы; 
* форма (профессиональ форма булмаса, йогурт, каймак савытлары да ярый).

Эретелгән сабын нигезен өч өлешкә бүләбез. Бер өлешне каһвә һәм дарчин эфир мае белән болгатабыз һәм савытка агызабыз – катсын. Бу арада икенче катны әзерлибез – нигезне сырганак мае һәм әфлисун эфир майлары белән катнаштырабыз. Беренче өлеш өстенә агызабыз. Араларына спирт яки кыйммәт булмаган хушбуй сиптереп калдырабыз – катлар бер-берсенә яхшырак ябышыр. Өченче өлеш – ак нигез. Аны шунда ук агызабыз һәм өстенә какао сибәбез. Ул каткан арада теш чистарткыч таяк ярдәмендә «аксым кремы» формасына охшатабыз. 
 

«Тирамису» сабыны

Кирәк:
* 100 г сабын нигезе яки бер балалар сабыны;
* 2 аш кашыгы какао порошогы;
* зур бер форма.

Эретелгән сабын нигезен ике өлешкә бүләбез, берсенә какао порошогы салып, көрән төскә кертәбез, икенчесе ак булып кала. Формага юка гына катлам агызабыз – көрән төс – ак төс – көрән төс... Катлар бер-берсенә яхшы берексен өчен, араларына спирт сиптереп калдырабыз. 
Сабын өстен какао белән бизибез. Сабын кипкәч, формадан алабыз. Кырыйларын тигезләп киссәк тә була.
 

«Лимон белән канәфер» сабыны

Кирәк:
* 100 г сабын нигезе (яки сары төстәге глицеринлы сабын);
* бишәр тамчы лимон һәм канәфер эфир майлары;
* пычак очында гына азык буявы (сары);
* бер аш кашыгы зәйтүн мае;
* форма.

Сабын нигезен кулланасыз икән, эреткәндә, пычак очында гына азык буявы өстәргә кирәк. Лимон һәм канәфер эфир майларын сабын нигезе эреп беткәч кенә өстәп җибәрәбез (алданрак салсак, хуш исе пар белән чыгып бетәчәк). Эремәгә, матурлык өчен, берничә канәфер төше салабыз. Формага агызабыз.

 Сабын нигезеннән ясалган сабын бер тәүлек эчендә кибә, сабыннан ясалганы исә – 2-3 тәүлек. Сабын формадан җиңел алынсын өчен аны 20 минутка суыткыч камерасына куеп алабыз. Форма пластик булырга тиеш – пыяладан сабын бик авыр кубачак.

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Дус кызымның ире икенче хатын алган  Дус кызыма шулчак әллә нәрсә булды, мышык-мышык елап җибәрде, керфекләренә яккан тушь җебеп, алсу бите буйлап акты. Мин Гөлчәчәкне тынычландырырдай кирәкле сүзләр таба алмадым, ни өчен сорау биргәнемә дә үкендем...
    7619
    1
    53
  • Хата Тормышта бер генә кеше дә хаталардан хали түгел. Без ясаган хаталар бер-берсеннән зурлыгы йә кечкенәлеге белән генә аерыладыр. Кечкенәләре шунда ук онытыладыр. Ә зурраклары, язмышыңны башка сукмактан алып кереп киткәннәре... Алары башка шул. Алары сине гомер буе озата бара...
    5148
    0
    35
  • Ләкләкләр Яз җиткән саен ләкләкләр кайтуын өзелеп көтә башлыйм. Бу кошлар кайткач җиһанга яңа тормыш иңә кебек. Мин өчен бик кадерле алар. Аларга кагылышлы үз тарихым бар. 
    2042
    0
    22
  • Бәхетемне сакламадым Һәр хатын-кызның үз тормыш тарихы, үз ялгышлары, үз үкенечләре. Әмма минем кебек беркатлылыгы аркасында үз бәхетен җимергән хатыннар бар микән ул?!
    3824
    0
    21
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 23 март 2023 - 11:56
    Без имени
    Башта ул үзе генә булганда аңа игътибар күп булган, аннан сез кияүгә чыккансыз, игътибар кими төшкән, бала туган, тагын ныграк кимегән, аңа гына карап тору беткән. Ул бала гына икәнен онытып җибәргәнсез. Сезгә ул инде зур, үчтекиләргә кирәк түгел дип саный башлагансыз. Ә ул балада әкренләп әнә шул көнләшү дә, үпкәләү дә, үртәлү дә барлыкка килгән. Белмим, бу хәлне төзәтә алырсызмы.
    Ничек дуслаштырыйм?
  • 22 март 2023 - 10:47
    Без имени
    «Улымны узем генэ устердем» дигэн суздэн сон ук барысы да анлашылды. Киленне яратмавыгыз хэр суздэн «кычкырып» тора. Вот и гаеп эзлисез
    Оныгым минеке түгел...
  • 22 март 2023 - 09:46
    Без имени
    Менэ бу ирне жэллэп язгансыз, кешенен гаилэ тормышын белмичэ язып булмый бит, юньле ирдэн хатын китми, малаен курергэ тилмереп артыннан чабып йоргэнче, гаилэ бн яшэгэндэ кадерлэрен белеп яшэргэ булган дип тэ уйлап була, остендэге киемен утюклап кию кимэу кешенен узеннэн тора, аяксыз, кулсыз кеше тугел бит ул, утюклап кисен, хатын- кыз эш аты тугел бит ул, баласын карарга вакыты тисэ бик яхшы, ир- ат бала чага тугел, гаилэ коргач ул узе йорттагы ботен кеше очен жаваплы булырга тиеш, хатын жилкэсенэ менеп утырырга тиеш тугел!!
    Бер очрашу
  • 22 март 2023 - 14:07
    Без имени
    Улыгыз баланы яраткач, кысылмагыз. Безкапчыкта ятмый конечно. Ноикенче яктан, кешелэрбит детдомнан да алып устерэ
    Оныгым минеке түгел...
  • 23 март 2023 - 16:39
    Без имени
    Бу язманы бик дулкынланып,тетрэнеп укыдым,Аннан коментарийларны да укып чыктым,торле фикерлэр эйтелгэн,хэрберсе дэ дорестер дип уйлыйм.Куренекле шэхеслэрнен тормышын гади халык белми,курми бит,барысы да ал да гол кебек.Баксан, алай тугел икэн...Боек шэхеслэр бераз эгоистрак булалар шикелле,аларга кубрэк игьтибар кирэк,шуна курэ аларнын гаилэ тормышлары да ,яшэу рэвешлэре дэ бераз узгэрэк,ягьни каршылыклы,ямьсезлеклэр белэн чуарлана.Икенчедэн боек шэхес булыр очен узенне танытыр очен ботен гомеренне шул идеяга юнэлтергэ кирэк.Э ботенесенэ дэ житешер очен бик кочле рух,батырлык кирэктер дип саныйм мин.Андыйлар да бар сэнгать кешелэре арасында.Э шулай да Галимэ апаны актриса буларак бик яраттым,рольлэрен бик оста уйный иде.Э тормышына килгэндэ,нишлисен,беребез дэ эулия тугел,хэрбер кешенен дэ русча эйтмешли свои скелеты в шкафу
    Чибәрлек – матур кешенең сыңар канаты! 
Реклама
«Балалы Солянка» балалар музыкаль премиясе
«Татар гаиләсе / килен-кайнана» бәйгесе җиңүчеләрен котлау тантанасы
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату