Пончо җылытыр!

Пончо модадан чыкмый. Ул җиңел һәм чагыштырмача тиз бәйләнә. Аны гади итеп тә, төрле бизәкләр белән дә бәйләргә була. Ыргак белән бәйләсәгез, тишекле пончоны чуклар да бизәр. 

Беренче пончолар испан хакимлегенә кадәр, Чилидагы мапуче кабиләсендә барлыкка килгән дип санала. Башка фикерләргә караганда, пончо Тауантинсуйу инк империясендә үк кулланылган. Анд халкының бу гадәти киеме, яшәү урынына карап, төс һәм бизәлеше белән аерылып торган. Модельерлар исә Көньяк Американың әлеге традицион киемен ХХ гасырның 60 нчы елларында файдалана башлаган. 

Бүгенге көндә пончоның нинди генә төрләре юк! Ыргак белән бәйләнгән нәфис җәйге пончо, кыска модельләр, озыннары исә шәл яки хәтта пәлтәне дә алмаштырырлык җылы! Гәүдәгез түгәрәкләнеп китсә, пончо – бу кимчелекне яшерер. Шундый модельләре дә була – сабыегыз белән бергә каплана аласыз! Әлеге кием теләсә нинди озынлыктагы һәм тегелештәге чалбар, итәкләр белән матур күренә. Искиткеч образ туа! Озын перчаткалар да киеп җибәрсә-гез – сез моданың иң югары баскычында булырсыз!

 

Кирәк:

(46-50 үлчәмнәр)

* 500 г меланж җеп (яки 5 төрле төстәге җепләр);
* бәйләү энәләре № 4,5;
* ыргак № 4,5;
* тегү энәсе;
* линейка.


Бизәк:

Уң як: 1 кырый күз, 2 уң күзне бергә, 5 уң күз, 1 буш күз, 1 уң күз, 1 буш күз, 5 уң күз, 2 уң күзне сулга авыштырып бергә, 1 кырый күз.
Сул як: сул күзләр.
 

Эш барышы:

Күзләр саны 15 кә калдыксыз бүленергә тиеш + 2 кырый күз.
92 күз җыябыз.

1 нче рәт: сул күзләр.

2 нче рәт: төп бизәк.

Калган рәтләр 1-2 нче рәтләрне кабатлый.

100 см бәйләгәч, бәйләүне тәмамлыйбыз. Шул рәвешчә икенче турыпочмакны да бәйлибез. Һәр турыпочмак 60 см х1 00 см булды.


Хисап:

Үрнәк бәйлибез — бәйләү тыгызлыгы 10 см х 10 см = 14 рәт х 15 күз.

Турыпочмакларны схемага карап, тоташтырып тегәбез. Муен өлешен ыргак ярдәмендә буш күзсез баганалар белән бәйләп чыгабыз.

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Упкынга төшкәндә – 1 Биш ел буе балага уза алмаган хатынның ирен онытып, үзен генә кайгырткан, мендәргә капланып елаган чаклары күп булды. Узып та күтәрә алмаган ике баласын югалту ачысын да берүзе күтәрде. Аннары беренче кызлары туу шатлыгы ирнең эчеп йөрүен тагын икенче планга күчерде...
    7773
    0
    49
  • Җиңги Без – ишле гаилә. Әти үлгәч, әни сигез бала белән ялгыз калды. Шунда әни: «Унынчы кеше булып шушы өйгә киләсен беләме? Ашау-эчүнең дә такы-токы икәнен чамалыймы? Ике-өч ел башка чыга алмаганыгызны әйттеңме? Аерылып китеп кеше көлдермәссезме?» – дип сорауларын тезде генә. Соңыннан: «Белмим инде, улым, ул кыз йә бик тәүфыйклыдыр, йә бик тәүфыйксыздыр», – дип, сүзен түгәрәкләп куйды...
    3983
    5
    47
  • Упкынга төшкәндә - 2 Кызының чәч араларын иснәп башыннан үпте дә, урамга чыгып китте Айрат. Лапаска керде дә мәчеттә үк тыеп килгән күз яшьләренә ирек биреп рәхәтләнеп елады...
    3677
    2
    24
  • Әти кайтты Әти кайтты... 22 елдан соң... Киселгән икмәк ябышмый, диләр. Әти булгач, ябыша икән...
    4513
    1
    22
  • Ни өчен безнең өстәлдә тозлы кәбестә гел булырга тиеш? Рушания ханым Минсәгыйрова: «Безнең өстәлдән тозлы кәбестә беркайчан өзелеп торырга тиеш түгел», – ди. Ни өчен икәнен дә аңлата.
    6296
    1
    19
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 26 сентябрь 2023 - 18:55
    Без имени
    Кырыкта гына тугел, безнен курше кызы беренче тапкыр кияугэ илле яшендэ чыкты, донья бу! Бэхетенэ ничек язылган бит…
    Кырыктан соң кияүгә чыгып буламы? 
  • 26 сентябрь 2023 - 16:03
    Без имени
    Шушындый әсәрләрне, чынбарлык вакыйгаларны күбрәк язырга иде. Рәхмәт Сәлиха апага. Чын тарих.
    Җиңги
  • 26 сентябрь 2023 - 14:43
    Без имени
    Шуның хәтле әйбәт язылган.Рәхмәт сезгә Күбрәк булсын иде шундый язмалар.Озын озак яшәгез.
    Җиңги
  • 26 сентябрь 2023 - 07:52
    Без имени
    Эй ходаем шул хадарем итеп язылган.Оласаем куз алдына килде.
    Җиңги
  • 25 сентябрь 2023 - 19:24
    Без имени
    Никах ул дини йола туглмени? Анда ничек жырлап биеп йорергэ момкин икэн сон?
    Никах акчасы – талаш акчасына әйләнә бугай
Реклама
Якутия. Фоторепортаж
«Яңа бишек җыры» бәйгесе
Уфада матурлык һәм уңганлык конкурсы узды
«Балалы Солянка» балалар музыкаль премиясе
«Татар гаиләсе / килен-кайнана» бәйгесе җиңүчеләрен котлау тантанасы
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»