Логотип
Кулларыңнан куан

Мондые — миндә генә!

Кирәк:

 - футболка;
 - тукыма өчен махсус акрил буяулар;
 - берничә пумала;
 - кәгазь;
 - карандаш.


Эш барышы:

Футболкага үзегезгә ошаган рәсем контурын төшерәбез. (Болай да эшләргә була: кәгазьгә рәсем күчереп, футболканың эченә урнаштырабыз һәм уң яктан карандаш белән контурларын ясап чыгабыз.)

Футболканың икенче ягы пычранмасын өчен, уртасына чиста кәгазь куеп, буйый башлыйбыз (пумаланы суга да манчып алгаларга онытмыйбыз). Ак футболканы бер кат (теләсәгез, ике) буяу да җитә.
Футболканы бер тәүлек киптерәбез. Эчке яктан үтүклибез (футболканың икенче ягы пычранмасын өчен, арасына кәгазь куеп калдырырга онытмыйк).

Футболка төсле икән, аны берничә кат буйыйбыз. Һәр кат 40 минут чамасы кибәргә тиеш. Кипкән саен эчке яктан үтүкләп алабыз. Болай эшләгәндә, буяу яхшы, нык ятар.

Футболканы 30-40 градуслы суда яки кер машинасында – «деликатлы» режимда юарга мөмкин.
 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар