Логотип
Кулларыңнан куан

Кәгазьдән - хризантема чәчәге

Диварны бизәү өчен зур чәчәк ясарга өйрәтим әле сезне. Өйне дә, балалар бакчасы, мәктәп бүлмә-кабинетларын ямьләндереп җибәрсен!

Безгә чәчәк өчен 2 рулон гофра кагәзе, картон, кайчы, карандаш, линейка яисә сантиметр, кайнар клей пистолеты кирәк булачак.


Иң беренче итеп, чәчәк таҗларын ясыйбыз. Шуның өчен без ике 25 см, өч 19 см һәм ике 12 см биеклектә 1 метр озынлыктагы тасмалар кисәбез.



25 см һәм 19 см дагы тасмаларны гармун кебек жыеп, ике өлешкә бүләбез. 25 см тасманы 5 см, ә 19 см - 4 см биеклеген кисеп бетермибез. 12 см тасманы өч өлешкә бүлеп, 2 см биеклеген бүлмичә калдырабыз. Кискән очларны өчпочмак формасына китерәбез.



Бар тасмаларны тыгыз итеп бөтерәбез.



Тасмаларны ачып салабыз. Бар таҗларны уртасыннан ике якка әкрен гына сузабыз.



Картоннан 19 см радиустагы түгәрәк кисәбез.



25 см биектәге тасманы түгәрәк буйлап төрләндереп клей пистолет белән ябыштырабыз.



Икенче тасманы берничә см ара калдырып ябыштырабыз. Артык калган таҗларны кисеп алырга мөмкин.



Иң сонгы итеп 12 см биеклектәге өчкә бүленгән тасмаларны беркетәбез.


Чәчәкнең үзәген ясыйсы кала


12 см биеклектәге тасмадан серкәч ясыйбыз. Тасманы тыгыз итеп бөтерәбез, әмма таҗларын ачмыйбыз, ә тыгыз итеп төрәбез.


Серкәчләр чәчәк үзәгеннән кечерәк булырга мөмкин. Зурайтыр өчен тагын 12 см ике тасма кисеп, бүлеп, бөтереп, булган серкәчләргә ябыштырабыз.


Серкәчләрдән кечкенә чәчәк килеп чыга.
 

Серкәчләрне чәчәк үзәгенә ябыштырабыз.


Теләгегез булса, чәчәккә яфракларны да ябыштыра аласыз.

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

Хәзер укыйлар