​Каһвә скрабы

Кирәк:

* бер балалар сабыны;
* каһвә түбе (каһвә машинасының фильтрыннан алып киптерәбез);
* 10 тамчы Е витамины;
* бер аш кашыгы глицерин;
* газсыз минераль су;
* пластик шешә төбе;
* кыргыч.
 

Эш барышы:

Сабынны кыргыч аша кырабыз, тирән савытка салып, сабын вагы капланганчы минераль су агызабыз. Төнгә караңгы урынга куеп калдырабыз. Иртә белән йомшарган сабынга Е витамины һәм глицерин салабыз. Мул итеп каһвә түбе өстибез һәм катнашманы кул белән яхшылап изәбез. (Каһвә түбе урынына киптерелгән әфлисун кабыкларын да кулланып була. Аны порошок хәленә китермичә генә каһвә тарттыргычыннан чыгарабыз. Бу очракта 10–15 тамчы әфлисун эфир маен да тамызсагыз була.) Пластик шешә төбен май белән сөртеп алабыз һәм катнашманы һава куышлары калдырмыйча, тыгызлап тутырабыз. (Шешә төбендәге түгәрәк төерләр массажер ролен үтиячәк.)

Бер-ике көн узгач, җайлап кына савыттан алабыз. Тагын берәр атна киптерәбез һәм куллана башлыйбыз. Душта, мунчада «йомшак урын»га, терсәкләргә скраб белән массаж ясаганнан соң, майлы крем сөртергә онытмагыз.

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 21 сентябрь 2023 - 14:58
    Без имени
    Эмоциялэрегезне йогэнлэргэ ойрэнегез. Эниегез ботенесен кунеленэ якын ала торган кеше, аны борчымагыз.
    Әни безне аңламый. Нишләргә?
  • 21 сентябрь 2023 - 14:50
    Без имени
    Укучыларнын торлесе булган кебек, укутучыларнын да торлесе була шул. Яхшы анлата торган укутучыны нинди генэ укучы булмасын, 45 минут буе, сабыр гына тынлап утырасын. Мин узем дэ шундыйлардан, яхшы укыдым, но кайнар холыклы идем, ботенесен язып тормыйм, но яхшы анлата торган укутучыны сабыр тынлый идем. Яратып укыдым. Сигезеллыктагы укытучылардан мэрхум Шакиров Тимергали абыйны язып узар идем. Анын кебек яхшы укытучы бутэн юк иде шул мэктэбебездэ. Урта мэктэпкэ башка авылга йордек, анда да бик яхшы укутучылар мэрхумэ Роза апа, хэм мэрхум Фатыйх абыйны язып утэм. Беркемгэ бер начар суз эйтмэделэр, беркемне дэ начар сузлэр белэн сукмэделэр, бер укучыдан да баш тартмадылар. Алланын рэхмэтендэ булсыннар. Урыннары жэннэтнен турлэрендэ булсын! Гел яратып искэ алам. Укутучыдан тора куп нэрсэ.
    «Сугыш чукмары» 
  • 21 сентябрь 2023 - 14:07
    Без имени
    Әлхәмдулилләх, зурлап никах уткәргәнсез, бу әти-әни өстендә. Ә туй, исерек көтуе-кемгә кирәк шул уткәрсен, хәзер купләре үткәрми дә. Шул ук туганнарны тагын чакырасың бит, тик бусы аракы табыны. Гел бер кеше, ничә кат җыярга була, муеннан бурычка батып
    Никах акчасы – талаш акчасына әйләнә бугай
  • 21 сентябрь 2023 - 13:19
    Без имени
    Дөресен әйткәндә ин зур гаеп узегездә... ничек бар шулай сөйләшергә иде ике як балалар бн, бар нәрсәне уртага салып.. я никах зурдан булып, загста гына язылышасызмы дип, я киресенчә, яки инде никах бн туй икесе беркөндә дип... куп якта хәзерге заманда ике як әти-әни никахны да, туйны да 50/50 уткәрә.. элек никахны кызнын әти-әнисе, ә туйны егетнеке кутәргән, шулай итеп ул әти-әнинен сонгы буләге яшьлэргэ булган, чонки аннан сон яшь гаилэ узлэре жавап бирэ финанс ягы очен, эти-эни бутэн акча биреп бармый. Э хэзер куп ата-ана гомер буе финанс ягыннан поддержать итэ инде... Сезгэ кинэшем шул, ничек бар шулай сойлэшегез, яшермичэ. Чыгу юлы кинэшлэшеп эшлэгэндэ генэ барлыкка килэ
    Никах акчасы – талаш акчасына әйләнә бугай
  • 19 сентябрь 2023 - 15:39
    Без имени
    Алайса туйны узегез оештырыгыз диегез, кредитлар алып туй уткэру кирэк эйбер дип санамыйм.
    Никах акчасы – талаш акчасына әйләнә бугай
Реклама
Якутия. Фоторепортаж
«Яңа бишек җыры» бәйгесе
Уфада матурлык һәм уңганлык конкурсы узды
«Балалы Солянка» балалар музыкаль премиясе
«Татар гаиләсе / килен-кайнана» бәйгесе җиңүчеләрен котлау тантанасы
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»