Энә дә бүләк, энә «мендәре» дә...

Диана безне берсеннән-берсе кызыклы идеяләре белән сокландырып кына тора. Бу юлы кадерле хатын-кызларыбызга бәйрәм бүләге итеп бик матур энә мендәрчеге ясарга тәкъдим итә ул. Ясавы искиткеч гади булса да, үзе бик матур килеп чыга. Әйдәгез, сез дә безгә кушылыгыз.
* иңе белән буе 20 см ситсы тукыма;
* 0,5 м чамасы челтәр тасма;
* җилем (Момент «Кристалл» яки Титан);
* холлофайбер яки синтепон;
* чынаяк авызы кадәр катыргы;
* бизәү өчен кечкенә гөлчәчәк, яшел яфраклар, эре сәйлән, атлас тасма.
* Буе – 65, иңе 50 см булган ике бит катыргы кәгазь. (Без «Леонардо»дан алдык. Ул булмаса, ватман кәгазе дә ярый.)
* Тартманы бизәү өчен 0,5 м челтәр тасма, сүс бау, кечкенә йөрәк.
Тукыма читеннән 5-6 мм эчкәрәк кереп, кул белән генә гади җөй салабыз. Җепнең очын тартып, тукыманы бөрәбез. Бераз бөргәч, эченә холлофайбер яки синтепон тутырабыз.
Чәй чынаягын катыргыга каплап, каләм белән эзен төшерәбез.
Шушы эздән 2-3 мм эчкәрәк кереп кисәбез. Катыргы чынаяк эченә аз гына керебрәк торырлык булсын. Мендәрчекнең авызын шуның белән томалап, тукыманы ахыргача бөреп бетерәбез. Җепне ныгытып тартып төенлибез, аннан кисеп алабыз.
Чынаякның аскы итәге буйлап челтәр тасма ябыштырабыз. Аннан соң чынаяк авызына мендәрчек үзе ябыштырыла. Мендәрчек тирәли дә челтәр тасма ябыштырып чыгабыз. (Тасма чите мендәрчек белән чынаяк арасына кертелә.)
Мендәрчекнең бер читен яфраклар һәм гөлчәчәк белән бизибез. Без яфракларны япон балчыгыннан ясадык, сез теләсә нинди калынрак яшел тукымадан, мәсәлән, фетр, драп, флис яки юка тукыманы ике катлап, уртасына синтепон куеп калдырып та ясый аласыз.
Гөлчәчәкне дә япон балчыгыннан ясарга мөмкин. Алай әле бүләгегез тагын да матуррак булачак, чөнки япон балчыгыннан ясалган гөлләр чын чәчәкләрне хәтерләтә.
Күбәләкләп бәйләнгән атлас тасма һәм эре сәйлән бөртеге – бизәкне тәмамлыйлар. Алар да чынаякка җилем белән ябыштырыла.
Иң соңгы эш итеп, чынаякны тәлинкәгә ябыштырабыз. Матурлык өчен тәлинкәнең үзен дә берәр ничек бизи аласыз, монысы инде фәкать фантазиягездән генә тора.
Япон балчыгы белән ничек эшләргә икәнен «Сөембикә»нең 2012 елгы февраль һәм март саннарында өйрәткән идек.
Кирәк:
* тәлинкәле чәй чынаягы;* иңе белән буе 20 см ситсы тукыма;
* 0,5 м чамасы челтәр тасма;
* җилем (Момент «Кристалл» яки Титан);
* холлофайбер яки синтепон;
* чынаяк авызы кадәр катыргы;
* бизәү өчен кечкенә гөлчәчәк, яшел яфраклар, эре сәйлән, атлас тасма.
Тартма өчен:
* Буе – 65, иңе 50 см булган ике бит катыргы кәгазь. (Без «Леонардо»дан алдык. Ул булмаса, ватман кәгазе дә ярый.)* Тартманы бизәү өчен 0,5 м челтәр тасма, сүс бау, кечкенә йөрәк.
Эш барышы:
Тукымага чәй тәлинкәсен каплап, каләм белән әйләнәсен йөртеп чыгабыз. Тәлинкәне алып, зигзаг тешле кайчы белән шул эздән кисәбез.Тукыма читеннән 5-6 мм эчкәрәк кереп, кул белән генә гади җөй салабыз. Җепнең очын тартып, тукыманы бөрәбез. Бераз бөргәч, эченә холлофайбер яки синтепон тутырабыз.
Чәй чынаягын катыргыга каплап, каләм белән эзен төшерәбез.
Шушы эздән 2-3 мм эчкәрәк кереп кисәбез. Катыргы чынаяк эченә аз гына керебрәк торырлык булсын. Мендәрчекнең авызын шуның белән томалап, тукыманы ахыргача бөреп бетерәбез. Җепне ныгытып тартып төенлибез, аннан кисеп алабыз.
Чынаякның аскы итәге буйлап челтәр тасма ябыштырабыз. Аннан соң чынаяк авызына мендәрчек үзе ябыштырыла. Мендәрчек тирәли дә челтәр тасма ябыштырып чыгабыз. (Тасма чите мендәрчек белән чынаяк арасына кертелә.)
Мендәрчекнең бер читен яфраклар һәм гөлчәчәк белән бизибез. Без яфракларны япон балчыгыннан ясадык, сез теләсә нинди калынрак яшел тукымадан, мәсәлән, фетр, драп, флис яки юка тукыманы ике катлап, уртасына синтепон куеп калдырып та ясый аласыз.
Гөлчәчәкне дә япон балчыгыннан ясарга мөмкин. Алай әле бүләгегез тагын да матуррак булачак, чөнки япон балчыгыннан ясалган гөлләр чын чәчәкләрне хәтерләтә.
Күбәләкләп бәйләнгән атлас тасма һәм эре сәйлән бөртеге – бизәкне тәмамлыйлар. Алар да чынаякка җилем белән ябыштырыла.
Иң соңгы эш итеп, чынаякны тәлинкәгә ябыштырабыз. Матурлык өчен тәлинкәнең үзен дә берәр ничек бизи аласыз, монысы инде фәкать фантазиягездән генә тора.
Япон балчыгы белән ничек эшләргә икәнен «Сөембикә»нең 2012 елгы февраль һәм март саннарында өйрәткән идек.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Дус кызымның ире икенче хатын алган Дус кызыма шулчак әллә нәрсә булды, мышык-мышык елап җибәрде, керфекләренә яккан тушь җебеп, алсу бите буйлап акты. Мин Гөлчәчәкне тынычландырырдай кирәкле сүзләр таба алмадым, ни өчен сорау биргәнемә дә үкендем...
-
Хата Тормышта бер генә кеше дә хаталардан хали түгел. Без ясаган хаталар бер-берсеннән зурлыгы йә кечкенәлеге белән генә аерыладыр. Кечкенәләре шунда ук онытыладыр. Ә зурраклары, язмышыңны башка сукмактан алып кереп киткәннәре... Алары башка шул. Алары сине гомер буе озата бара...
-
Елама, Сәрвиназ! (хикәя)
-
Ләкләкләр Яз җиткән саен ләкләкләр кайтуын өзелеп көтә башлыйм. Бу кошлар кайткач җиһанга яңа тормыш иңә кебек. Мин өчен бик кадерле алар. Аларга кагылышлы үз тарихым бар.
-
«Кичер мине, әни!» Ә менә бу – ул керәсе йорт, анда аны әнисе көтә. Унбиш ел көтә инде... Кичке эңгер-меңгер. Кәүсәриянең күзе ирексездән ике якты тәрәзәгә төште. Аларның берсендә бөкрәйгән хатын-кыз шәүләсе күренде. «Йә Хода! Ничек картайган!» Кызганудан Кәүсәриянең йөрәге чәнчеп алды...
Соңгы комментарийлар
-
23 март 2023 - 11:56Без имениБашта ул үзе генә булганда аңа игътибар күп булган, аннан сез кияүгә чыккансыз, игътибар кими төшкән, бала туган, тагын ныграк кимегән, аңа гына карап тору беткән. Ул бала гына икәнен онытып җибәргәнсез. Сезгә ул инде зур, үчтекиләргә кирәк түгел дип саный башлагансыз. Ә ул балада әкренләп әнә шул көнләшү дә, үпкәләү дә, үртәлү дә барлыкка килгән. Белмим, бу хәлне төзәтә алырсызмы.Ничек дуслаштырыйм?
-
22 март 2023 - 10:47Без имени«Улымны узем генэ устердем» дигэн суздэн сон ук барысы да анлашылды. Киленне яратмавыгыз хэр суздэн «кычкырып» тора. Вот и гаеп эзлисезОныгым минеке түгел...
-
22 март 2023 - 09:46Без имениМенэ бу ирне жэллэп язгансыз, кешенен гаилэ тормышын белмичэ язып булмый бит, юньле ирдэн хатын китми, малаен курергэ тилмереп артыннан чабып йоргэнче, гаилэ бн яшэгэндэ кадерлэрен белеп яшэргэ булган дип тэ уйлап була, остендэге киемен утюклап кию кимэу кешенен узеннэн тора, аяксыз, кулсыз кеше тугел бит ул, утюклап кисен, хатын- кыз эш аты тугел бит ул, баласын карарга вакыты тисэ бик яхшы, ир- ат бала чага тугел, гаилэ коргач ул узе йорттагы ботен кеше очен жаваплы булырга тиеш, хатын жилкэсенэ менеп утырырга тиеш тугел!!Бер очрашу
-
22 март 2023 - 14:07Без имениУлыгыз баланы яраткач, кысылмагыз. Безкапчыкта ятмый конечно. Ноикенче яктан, кешелэрбит детдомнан да алып устерэОныгым минеке түгел...
-
23 март 2023 - 16:39Без имениБу язманы бик дулкынланып,тетрэнеп укыдым,Аннан коментарийларны да укып чыктым,торле фикерлэр эйтелгэн,хэрберсе дэ дорестер дип уйлыйм.Куренекле шэхеслэрнен тормышын гади халык белми,курми бит,барысы да ал да гол кебек.Баксан, алай тугел икэн...Боек шэхеслэр бераз эгоистрак булалар шикелле,аларга кубрэк игьтибар кирэк,шуна курэ аларнын гаилэ тормышлары да ,яшэу рэвешлэре дэ бераз узгэрэк,ягьни каршылыклы,ямьсезлеклэр белэн чуарлана.Икенчедэн боек шэхес булыр очен узенне танытыр очен ботен гомеренне шул идеяга юнэлтергэ кирэк.Э ботенесенэ дэ житешер очен бик кочле рух,батырлык кирэктер дип саныйм мин.Андыйлар да бар сэнгать кешелэре арасында.Э шулай да Галимэ апаны актриса буларак бик яраттым,рольлэрен бик оста уйный иде.Э тормышына килгэндэ,нишлисен,беребез дэ эулия тугел,хэрбер кешенен дэ русча эйтмешли свои скелеты в шкафуЧибәрлек – матур кешенең сыңар канаты!
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.