Логотип
Кулларыңнан куан

Чигелгән шәмаил

Беренче шәмаилен Юлия сыйныф җитәкчесенә бүләккә дип чиккән булган. Шуннан бирле, менә инде ничә ел, шәмаилләр чигә ул. Әнисеннән күреп, 16 яшьлек улы да бу эш белән мавыгып киткән. Юлиянең шәмаилләре Екатерина Гоголева иҗат иткән әзер схемага нигезләнеп чигелгән. Сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәднең исеме язылган бу шәмаилнең сызымы да — Екатерина иҗаты. Журнал битендә аны тулысынча бирү мөмкинлеге булмаганлыктан, лалә чәчәге өлешен генә бирәбез. Схеманы тулысы белән сайтыбыздан таба аласыз.


Кирәк:

* буе – 47 см, иңе 26 см булган канва. Без «Аида-14» дигәнен кулландык. «Аида-11» дигәнен алсагыз да була;

* 10 нчы санлы 50 г алсу һәм 50 г яшел сәйлән (чех сәйләне);

* 12 нче санлы сәйлән энәләре;

* армирланган нык җеп. Ул ак төстә яки сәйлән төсенә ярашлы булырга мөмкин.


Канва үлчәменә туры килгән киерге. Андый киерге булмаса, рәсем кысасы да ярый.


Эш барышы:

Иң элек канваны чигү өчен әзер­ләргә кирәк. Безнең канвага кибеттән алганда ук 10 шакмак саен эз салынган иде инде. Сезнеке алай тамгаланмаган булса, канваны һәр 10 шакмак саен башта буйга, аннан соң аркылыга машина җөе белән эре атлатып тамгалап чыгарга кирәк. Эз салгач, канваны яхшылап үтүклибез, чөнки чиккәннән соң аны үтүкләп булмаячак.

Шәмаилне канваның кыл уртасын табып, уртадан чигә башлыйлар. Схемада уртадагы шакмак ук белән күрсәтелгән. Өстәге ук – буйга бөклә­нешнең уртасы, сул яктагы ук – аркылыга бөкләнешнең уртасы.

Бер терсәк буе җеп кисеп алып, энәгә саплыйбыз. Җепнең очын төенләмибез.

Чигү тәртибе болай: энәне тиешле шакмакның аскы яктагы сул почмагыннан уң якка чыгарып, сәйлән эләктерәбез һәм шакмакның өске уң почмагыннан сул якка тартып алабыз. Җепнең сул якта калган очын яңа атламнар белән «бастырып» барабыз. Рәсемгә карагач, аңлашылыр ул сезгә.

Шәмаилне астан өскә таба да, сулдан уңга таба да чигәргә була.

Без астан өскә таба чиктек. Рәсемдә чәчәкнең сабак өлешен чигү тәртибе күрсәтелгән.

Чигүне төгәлләгәч, җепнең очын төенләмибез, ә энәне сул якка чыгарып, җеп очын элгәреге атламнар астыннан уздырабыз. Рәсемдә җеп очын ничек итеп яшерергә кирәклеге күрсәтелгән.

Иң соңыннан канваны шакмакларга бүлгән җепне нечкә ыргак белән эләктереп, тартып алырга кирәк.

Ул бик җиңел генә суырылып чыга.

Чигеп бетергәч, шәмаилне матур кысага куябыз.
 

http://vk.com/islamiccs - биредә чигелешләрнең башка үрнәкләре белән таныша аласыз.

 

 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар