Логотип
Кулларыңнан куан

Бизәкле күн янчык

Гөлнара КХТИның җиңел сәнәгать, мода һәм дизайн факультетын тәмамлаган. Борынгы читек-кәвешләргә карап: «Боларны ничек чиктеләр икән?» — дип сокланган кыз берзаман үзенең дә күн мозаикасы белән кызыксынып китәчәген уйламагандыр да әле. «Казан җөе» серлә-ренә күн остасы Илдар ШӘЙХЕТДИНОВтан өйрәнгән ул. Гөлнараның кызыксынганы бер ул гына түгел: кына белән тәнгә бизәк төшерү (мехенди) һәм тегү белән дә мавыга сәләтле кыз. Тегү буенча мастер-класслар күрсәтә.

Без укучыларыбызны «Сөембикә»нең 2014 елгы ноябрь санында «Казан җөе»н чигәргә өйрәткән идек инде. Хәзер Гөлнара белән бизәк кисәргә өйрәнербез һәм бергәләп күн янчык чигәрбез.
 

Кирәк: 

* янчык тегү өчен 17х43 см үлчәмендәге йомшак күн;
* бизәк өчен 10х10 см зурлыгындагы башка бер төстәге күн (ясалма күн дә ярый);
* бизәкнең урта өлеше өчен 5х5 см булган тагын бер күн кисәге (зуррак булса, кисү өчен уңайлырак);
* «молния» замогы;
* машина энәсе сапланган без;
* камыт энәсе;
* чигү җебе;
* армирланган ныклы тегү җебе;
* орчык;
* балавыз;
* чигү станогы.

Янчыкка чигеләсе бизәк.
Аның иңе – 9 см, буе – 10 см.


Эш барышы:

Ак ватман кәгазенә алгы якның макетын – 14х20 см үлчәмендәге турыпочмаклык сызабыз. Аның уртасына иңе – 9, буе 10 см булган тагын бер турыпочмаклык – бизәк урыны сызыла.

 Бу соңгы сызган кечкенә турыпочмаклыкны күчергеч кәгазьнең читенә дә сызарга кирәк булыр. Шунда бизәкне ясарбыз.

Күчергечтәге турыпочмак­лыкның бер ягына бизәкнең яртысын ясагач, урталайга бөкләп, шул эздән икенче яртысын төшерәбез. Тигезлек бозылмасын өчен шулай эшлибез. Күчергеч-тәге бизәкнең чит-читләрен йомшак карандаш белән җиңелчә буйыйбыз.
Ә уртадагы «тамчы» тулысынча буяла.

Бизәкне буялган ягы белән ватман кәгазенә салабыз. Күчергечтәге турыпочмаклыкның читләре ватман кәгазендәгесе белән туры килсен. Бармак бите белән сак кына сыпырып, бизәкне ватманга күчерәбез.

Ватман кәгазен тактага салып, бизәкне каләм эзе буенча махсус пычак белән кисәбез. Бу – үрнәк була. Аны янчык тегеләчәк күнгә салып, каләм белән эзен төше-рәбез (бизәк урынын янчык күненә алдан ук билгеләп куярга кирәк. Ул алгы якның кыл уртасында булырга тиеш). Күнне тактага салып, пычак белән каләм эзеннән кисәбез.

10х10 см зурлыктагы чәчәкле күн дә шушы ук үрнәк белән киселә. 5х5 см зурлыктагы күннән уртадагы «там­чы»ны кисәбез. Бизәкне җыеп, сул яктан тамгалар сызабыз. Чиккәндә алар бер-берсенә туры килергә тиеш.

 Инде чигү эшенә керешик. Камыт энәсенә сапланасы тегү җебен балавызлыйбыз. Чигү җебен исә 14 катлап, орчыкка чорныйбыз. Шуннан 1,5 метр җеп сүтеп алып, орчыкка элмәкләп куябыз. Бу җепне катабыз. Җеп очын шулай ук орчыкка элмәкләп торабыз. Катылган җеп беткән саен, элмәкне ычкындырып, яңадан катабыз.

Чигү кечерәк кисәкләрне зуррагына ялгау тәртибендә башкарыла.

Станокка бизәкнең кырый өлешен каеш белән кысып куябыз. Шуңа, «Казан җөе» белән чигеп, уртадагы «тамчы»ны ялгыйбыз.
Чигү техникасы белән, әйткәнебезчә, журналыбызның 2014 елгы ноябрь саныннан танышырга була.

Бизәк әзер булгач, станокка янчык күнен салабыз. Инде янчык белән бизәкнең үзен тоташтырыйк. 
Чигеп бетергәч, күнне чак кына чылатып, авыр әйбер белән бастырып тотабыз – тигезләнсен.

Янчыкның чит-читләрен машина җөе белән тегәбез. Тегәргә керешкәнче алгы як белән арткы якны читеннән генә аяк кием җилеме белән ябыштырып куябыз – шуып, урыныннан күчмәсен. 

 Ахыргы эш итеп янчык авызына «молния» замогы тегелә.

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар