Кулларыңнан куан
Бөдрә шарф
Рания ханым — Казан кызы. Хәзер Бөгелмәдә яши. Белгечлеге буенча ветеринар. Аны бәйләү остасы дисәң дә һич арттыру булмас. «Бәйләгән вакытта җаныма ямь табам, рәхәт була», — ди ул. Чынлап та, Рания ханым кулы тигән әйберләрдән җан җылысы, хатын-кыз нәфислеге бөркелеп тора. Бүген ул безне язгы шарф бәйләргә өйрәтә. Ышанасызмы? Бер-ике сәгатьтән шарфлы булачаксыз!
Кирәк:
бу шарфны челтәр сыман махсус җептән бәйлиләр (җеп зур-зур элмәкләрдән тора). Бер йомгактан бер шарф чыга. Энә урынына суши таяк-чыклары куллансаң уңай. Ул булмаса, карандаш та ярый.
Эш барышы:
1 нче рәт: энәгә 9 күз җыябыз (рәттән 9 элмәкне энәгә кидерәбез);
2 нче рәт: бәйләмне икенче ягына борып тотабыз да, энәдәге беренче күз аша бәйләм җебенең икенче элмәген тартып чыгарабыз (беренче элмәкне сикертеп үтеп), энәдәге һәр күзне шул рәвешле бәйләп бетерәбез. Бәйләмне янә борып тотып, калган барлык рәтләрне дә шулай бәйлибез. Шарфны 1,5 м озынлыкка кадәр бәйләргә кирәк.
Бәйләмне бетерү: Энәдәге беренче күз аша бәйләм җебендә беренче торучы элмәкне тартып чыгарабыз (шарфны бәйләгәндә без икенче элмәкне тартып алган идек). Икенче күзне дә шулай бәйлибез. Уң кулдагы энәдә ике күз барлыкка килде. Хәзер шуларның уң яктан беренче торганын икенчесе аша тартып чыгарып, уң кулдагы энәдә күзләр санын бергә калдырабыз.
Сул энәдә бер генә күз калгач, аның аша бәйләм җебен озынрак итеп тартып чыгарабыз да, «койрык очын» энә-җеп белән шарфка чәнчеп куябыз.
Менә шарф әзер дә! Үзе матур, үзе затлы, үзе килешле!
Галерея
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк