Якутия белән танышуым самолетта ук башланды. Экипаж командиры: «Хөрмәтле пассажирлар, самолетыбыз Якутия өстеннән оча», – дип игълан итүгә, иллюминаторга капландым. (Бәхеткә, урыным җайлы туры килде.) Аста – тайга, ә агачлар арасында – күлләр. Нәкъ күзләр... Алар миңа Якутия күзләре булып тоелды. Һәм ул күзләр күкләргә текәлгән: биектә – болытлар янәшәсендә очкан самолетка карап: «Бу юлы миңа кемнәрне алып киләсең? Нинди уй-ниятләр белән килә алар?» – дигән сорау биргән сыман...
Якутия белән танышуым самолетта ук башланды. Экипаж командиры: «Хөрмәтле пассажирлар, самолетыбыз Якутия өстеннән оча», – дип игълан итүгә, иллюминаторга капландым. (Бәхеткә, урыным җайлы туры килде.) Аста – тайга, ә агачлар арасында – күлләр. Нәкъ күзләр... Алар миңа Якутия күзләре булып тоелды. Һәм ул күзләр күкләргә текәлгән: биектә – болытлар янәшәсендә очкан самолетка карап: «Бу юлы миңа кемнәрне алып киләсең? Нинди уй-ниятләр белән килә алар?» – дигән сорау биргән сыман...
Якутия – ул бөтенләй икенче, гаҗәеп дөнья. Мондагы климат кырыс – кышын температура 67 градуска кадәр төшсә, җәен исә кырык градуска кадәр күтәрелә. Аерма 100 градус була түгелме? Табигатьнең бу кадәр кырыслыгына теләсә кем чыдый алмыйдыр... Шуңадыр, мондагы халык көчле холыклы, тырыш, шул ук вакытта балаларча самими, гади, ачык булып тоелды миңа... Аларның ата-бабалардан калган борынгы гореф-гадәтләрен, традицион милли киемнәрен ниндидер бер җылылык белән саклауларын күреп сокландым дию генә аз. Бу хакта аерым сөйләрмен әле.
Якутлар төрки халыклар төркеменә керә. Моңа дәлилләр безгә һәр адым саен очрап торды – охшаш сүзләр, ризыклар... Якутияне 1600 нче елларда Россия империясенә кушалар. Аңа кадәр якутларда тәңречелек – Күк тәңресенә ышану була. XVIII гасырда исә христиан диненә күчә башлыйлар, әмма мәҗүси ышану һәм йола элементлары аларда әле бүген дә саклана.
«Далбар Хотун»
Якутск шәһәрендә узган Татарстан көннәре чараларында без – республикада нәшер ителүче газета-журналларда эшләүче бер төркем журналистлар да катнаштык.
Якутск шәһәренә барып җит тә, коллегаларыбыз – Якутия хатын-кызларының «Далбар Хотун» журналын чыгаручы кызлар белән күреш-мичә кит ди. («Хотун» сүзенең хатын дип тәрҗемә ителүен чамалагансыздыр инде?) Дуслыгыбыз берничә ел элек – алар Татарстанда Якутия көннәрендә катнашкан вакытта башланган иде. Журналның баш мөхәррире Зинаида Архипова әле без Казанда чакта ук: «Сезне бик көтәбез!» – дип шалтыратты. «Далбар Хотун» журналына кунакка коллегам – «Идел» журналы баш мөхәррире Гөлүсә Закирова белән икәү бардык.
Безне редакциягә... чистарыну йоласы үткәреп кенә керттеләр. Милли киемнәр кигән бер хезмәткәрләре махсус йолалар башкарды: аның кулындагы тәлинкәгә салган кәгазь кисәкләре исә әкрен генә төтәп, төтен чыгарып торды... Шул рәвешле чистарынып – үзебездәге негатив энергияне, начар уйларны бусаганың теге ягында калдырганнан соң, «Сахапечать» җитәкчесе Ньургуйаана Михайловна бүлмәсендә тәмле чәй эчә-эчә эш турында гапләштек. Сөйләшер сүзләр күп безнең! Укучыларыбыз уртак булмаса да, гамьнәре шул ук – җилкәләрендә мең мәшакать йөрткән, матурлыкка омтылган, гаиләсен тәрбияләгән, үзен дә онытмаган гүзәл затларыбыз Татарстанда да, ерак Якутиядә дә бертөрле алар.
Мәңгелек туң патшалыгы
Вакыт бик чикле, әмма якутларның безгә барысын да күрсәтеп өлгерәсе килә. Тау эчендә урнашкан боз мәгарәсенә узабыз. Җәй көне биредә температура –4 градус, кышын да –10 градус тирәсе икән. Хуҗалар үзләре: «Кыш көне монда җылынырга керәбез», – дип шаярталар.
Кояш астыннан тирләп, әлсерәп керәсең дә, бер мизгелдә җәйдән кышка атлыйсың. Өстә – җылы плащ, аякта – киез ката, башта – каска... Йөзгә салкын дулкын килеп бәрелә. Ул сине урап алып, баштан аякка кадәр төшеп җитә. Суык белән беренче күрешү мизгеле узуга тирә-юнеңә күз саласың. Төрле төстәге утлар белән яктыртылган боз диварлар, боз түшәм, боз идән... Бозлы идәндә таймас өчен аяк астына палас җәелгән, ә чит-читләрендә хаар (кар) ята. Боздан ясалган нинди генә сын юк монда!
Мәңгелек туңлык мәгарәсендәге аучы бүлмәсенә керергә дә куркып тордык. Хаскилар! Ясалган сыннар булып чыкты.
Якутларның суыклык символы – салкынлык патшасы Чысхаан да шушы мәгарәдә яши икән... Аны Кыш бабай белән бутарга ярамый – балаларга бүләкләр өләшеп йөрми ул. Көзен Төньяк боз океаныннан җир өстенә ярымкеше, ярымүгез чыга. Ул һәр адым атлаган саен, башындагы мөгезе үсә бара – салкынлык та көчәя. Мөгезе озынрак булган саен, көннәр суыта... Гыйнварда каргалар очып килә – Чысхаанның бер мөгезе өзелеп төшә: урамда җылыта башлый. Февральдә ул мөгезләренең икенчесен югалта, мартта инде – башын. Апрельдә исә бу салкынлык патшасының гәүдәсе тәмам тарала, Лена елгасы аны үзе белән кабат океанга алып китә... Менә шундый риваять. Чысхаан бүгенге көндә Якутия Республикасының төп брендларыннан берсе.
Мәгарә эчендә тын гына көй агыла. Якутларның милли көйләре! Медитация музыкасы белән шундый охшаш ул...
Мәңгелек туң патшалыгыннан чыгуга кабат җәйге эсселек уртасында калдык. Рәхәт...
Ысыах
Бу – якутларның чын этник бәйрәме. Риваятьләр буенча, Ысыах вакытында җиргә Кояш Алласы – Айыы төшә: аның атларын бәйләп куяр өчен мәйдан уртасына Сэргэ баганасын урнаштыралар. Ысыах гасырлар дәвамында кояш торгынлыгы көнендә билгеләп үтелә, аны икенче Яңа ел дип тә йөртәләр. Миңа ул үзебезнең Сабантуйны хәтерләтте. Шулай ук туганнар җыела, шулай ук төрле ярышлар уза... Әмма аермасы да бар. Бик зур мәйданда төрле улусларның (районнарның) чатырлары урнашкан. Һәр чатыр янында уратып алган мәйданчыклар да бар. Шунда алгыслар (юк, шаманнар белән бутый күрмәгез. Алар үзләрен шулай атаганны, го-мумән, яратмый. «Шаман – кара көчләр белән аралашучы, ә без башка», – диләр.) халык өчен чистарыну йоласын уздыра. Шулай ук мәйданчыкларда ашлар әзерләнә, өстәлләр корыла. Сыйлаудан баш тартырга ярамый – һәр кунак ит һәм кымыздан авыз итәргә тиеш. Безне дә шәһәр башлыгының чатырына чакырып, сый-хөрмәт күрсәттеләр.
Ысыах бәйрәмендә исерткеч эчемлекләр эчү, бер-берең белән ачуланышу һәм бәхәсләшү тыела.
Муллык агачы. Аның эченә кереп, өч мәртәбә сәгать угы йөреше буенча әйләнеп чыгу, кешегә бәхет, байлык һәм бәрәкәт алып килә дип санала.
Бәйрәмгә барысы диярлек милли киемнән килә – ирләр дә, хатыннар да. Хатын-кызларның зәркән бизәнү әйберләре күз явын алырлык! Элек аларның авырлыгы бер потка, ягъни 16 килограммга җитә торган булган. Әлеге комплектның башка киелә торган өлеше – бастынга дип атала. Иң зурысы һәм иң авыры – илин-кэлин кэбиhэр. Анысы безнең изүне хәтерләтә, әмма ул озынрак һәм күкрәкне генә түгел, арканы да каплый. Шулар янына тагын алкалар, ике беләзек һәм балдакларны кушыгыз... Илин-кэлин кэбиhэр хуҗасын явыз көчләрдән – абаасадан саклый. Христиан динен кабул итсәләр дә, якутлар абаасаларга ышануларын дәвам итәләр, алардан һаман да куркалар. Бу явыз көчләрдән бөтенләй котылу мөмкин түгел, аларны вакытлыча куып торырга гына була, ди алар. Алгыслар (шаманнар) ниндидер бик катлаулы йолалар уздырып, ул көчләрне кире үз дөньяларына кертергә булышалар...
Яңа танышыбыз – Халыклар Дуслыгы йорты җитәкчесе Антонида Николаевна бәйрәмгә Санкт-Петебургтан кайтасы туганнарының кызларына әзерләгән зәркән бизәнү комплекты.
Аннан бөтен халык үзәк мәйданга җыелды. Быел Ысыах бәйрәмендә 200 меңнән артык кеше катнашты, диделәр. Хәтта тамашачылар арасында Екатеринбургтан килгән «Ночные волки» байкерларын да күрдем.
Ысыахның тагын бер йоласы турында сөйләп китәсем килә. Мәйдан уртасына ат чыгаралар, ул тыныч торса – димәк, киләсе ел уңышлы, әйбәт булачак. Бөтен халыкның күзе атта. Ә ул кинәт пошкыра, «бии» башлады... Тын да ала алмыйча торган бер мизгелдә аны җитәкләп чыккан егет йөгәнне кысыбрак тотты бугай – ат аңа буйсынды, тынычланды. Тирә-юнемә карамасам да, сиздем – меңләгән тамашачы, ниһаять, җиңел сулап куйды...
Аннары алгыс, учак яндырып, үз телләрендә нидер укый башлады. «Ул безнең һәммәбез өчен теләк тели», – диделәр. Сәламәтлек сорый; тормышта, эштә уңышлар; ялгызларга – парларын табуны, баласызларга – балалы булуны... Һәр теләктән соң алгыс Кояшны «Уруй-Айхал!», «Уруй-тус кул» дигән сүзләр белән сәламли. Аңа кушылып, бөтен халык кулларын күтәрә һәм бертавыштан «Уруй-Айхал» дип кабатлый. Каз тәннәре чыга...
Осуохай
Ә хәзер менә нинди күренешне күз алдыгызга китерегез: бөтен халык, урыннарыннан торып, диңгезгә кушылырга ашыккан елгалар сыман, мәйдан уртасына агыла... Иң уртада – Сэргэ баганасы. Кешеләр, кулга-кул тотынышып, шул багана тирәли әйләнеп йөри башлыйлар. Яңалар кушыла тора – багана тирәли әйләнүчеләрдән торган түгәрәкләр өстәлә бара. Багана янындагы түгәрәк әле кечкенә, аннан ераклашкан саен түгәрәкләр зурая, зурая, зурая... Менә инде түгәрәкләр белән бөтен мәйдан тула. Меңләгән кеше! Бу – Кояшка табынучыларның борынгы Осуохай биюе. Әлеге күренештән шундый көчле энергетика бөркелә... Осуохайда катнашу һәркемгә алдагы елда җитәрлек иминлек, сәламәтлек, энергия һәм яңа көч бирә дип санала.
Ысыахның төп йоласы – Күн Керсютэ (Көн күрсәтү) – кояшны каршылау. Элек-электән аны 22 июньгә каршы төндә уздырганнар. Әмма 1941 елдан соң бу традиция үзгәргән – хәзер әлеге йоланы бер атна алдан уздыралар. Кызганыч, монысына без инде элегә алмадык...
Язмада – Якутиянең бер кыйпылчыгы гына. Күп нәрсәне күрергә өлгермәдек. География дәресендә Лена баганалары турында үткәнне хәтерлисезме? Табигатьнең бер могҗизасы – Лена елгасы ярында күп чакрымнарга сузылган багана сыман кыялар алар. Аларны күрәсе килү хыялы мәктәп елларыннан ук күңелдә йөри. Әмма, кызганыч, тагын чынга ашмады... Димәк, Якутиягә кунак түгел, турист буларак та барырга туры киләчәк...
Нәрсә алып кайтырга
Ризыклар
Якутларның төп сые – катырылган балык һәм ит. Аларны юнып бирәләр – кул белән тотып, тоз-борычка манып ашыйсың. Струклап, ягъни юнып ашар өчен чир һәм нельма балыкларын катыралар. Иң салкын көнне тоткан балык иң шәбе булып санала, чөнки ул судан чыгаруга ук ката.
Язма башында әйткән идем бит, охшаш сүзләр дә, ризыклар да шактый дип. Өстәл уртасында урын алган, кабып карагыз дип кыстаган деликатеслары – харта – безнең карта булып чыкты.
Саламат
Аның турында аерым языйм әле, бәлки, әзерләп тә карарсыз. Саламат бәйрәм сые дип санала. Якутлар аны туйларга, юбилейларга, бәби ашларына әзерлиләр.
Кирәк:
• 130 мл су;
• 150 мл сөт;
• 150 г ак май;
• 2 аш кашыгы бодай оны;
• тоз.
Эш барышы:
1. Майны кечкенә савытта эретәбез.
2. Он өстибез.
3. Бераз кыздыргач, кайнар сөт салабыз. Әйбәтләп болгатабыз..
4. Кайнап торган су өстибез, теләгәнчә тоз кушабыз.
Әзерләү вакыты – биш-җиде минут. Саламатның калориясе бик зур, шуңа күрә аны кунакларга 50 шәр граммлы кечкенә савытларда гына чыгаралар.
Йә, нәрсәгә охшаган? Нәкъ татар халкының әлбәсе бит!
Казан–Якутия–Казан.
Фото, видео: Маликова Лариса
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк