Логотип
Мин ачкан дөнья

«Исәнме, Ана-Тау!»

Мин бу сәяхәтне күптән көттем. «Соңгы тиенемне җыеп булса да, барыбер бер барып күрәчәкмен», дип хыялланып яшәдем. Һәм ун елдан соң, һич көтмәгәндә, юллар мине Уллу-Тауга китерде. Гади сәфәр генә түгел иде бу... 

Мин бу сәяхәтне күптән көттем. «Соңгы тиенемне җыеп булса да, барыбер бер барып күрәчәкмен», дип хыялланып яшәдем. Уллу-Тау турында иң беренче ишетүдә үк, ни өчен-дер шушы тау итәгенә барып башны сәҗдәгә иясе, аннан чиста күңел белән күкләрне күзлисе килгән иде... Ул чакта барырга ният итсәм дә, төрле сәбәпләр табылып, юл ачылмады. Алтай, Казакъстан, Кырым таулары узылды, челләләрдә чиксез чакрымнар үтелде, җиде пот тир түгелде. Һәм ун елдан соң, һич көтмәгәндә, юллар мине Уллу-Тауга китерде. Гади сәфәр генә түгел иде бу... 

Таулар... Горур һәм нык басып торучы, күпне күргән, әмма яшәү көчен югалтмаган мәһабәт таулар. Кеше үз гомерендә бер генә тапкыр булса да тауларга менеп, андагы гүзәллекне күрергә, аларның көчен тоемларга тиештер... Анда тормыш та, вакыт һәм фикер агышы да үзенә бертөрле. Моны бары тик тауларны яратучы гына тулаем аңлый ала торгандыр... Тау итәгендә басып тору да җанга ниндидер рәхәтлек, тынычлык бирә. Күз алдына гына китерегез! Түбәләре белән күкләрне кочкан, ак карларга күмелеп, мәңгелек бозлыкларга ия булган таш кыялар, көчле тавышлы шарлавыклар һәм... син!
Шушы мизгелләрдә таудан агылган энергетик көчне, яшәү дәртен, шарлавык тавышына ияреп иңгән аһәңне берничек тә аңлатып булмый. Бу минутларда син үзеңне икенче – башка бер үлчәмдә хис итәсең... Бу халәтне тою өчен күнегелгән уңай тормыштан баш тартып то-рырга да була. 
Хыялны чынбарлык иткән, тормыш упкыннарын кичеп, бу дөньяга яңабаштан адым ясарга мәҗбүр иткән Уллу-Тау... Инде сулыш кысылып, җаның күккә очарга канат кагынганда, үзенә тартып китерә алган нинди сихри тау булдың соң син? 
Кавказда аны Ана-тау дип тә йөртәләр. Эльбрус – Кавказның атасы дип саналса, Уллу-Тау анасы буларак киң танылган. Зур Кавказ тау тезмәсенең үзәгендә, Эльбрус алды җирлегендә урнашкан. Адыр-Су тарлавыгының аргы очында аркылыга сузылып көчле, какшамас бер дивар булып, ике ил – Россия белән Грузия арасын аерып тора. Тирә-якта берсеннән-берсе матур Чот-чат (3780 м), Виатау (3280 м), Тютю-баши (4533 м), Адыр-Су (4370 м) таулары булуга карамастан, 4207 метр биеклектәге чал башлы Уллу-Тау затлылыгы белән әллә каян балкып, игьтибарны гына түгел, җанны да үзенә тарта... 

Докторский үткеле
Каф тауларына җәяүле сәяхәт Докторский перевалыннан – үткеленнән башланды. Халык теленә ул шулай кереп калган, ә мин аны «Күк баскычы» дип атар идем. Нәкъ шушы урында, беренчедән, кеше үзенең сәламәтлеген, чыдамлыгын, физик һәм рухи әзерлеген сыный; икенчедән – җир белән күк арасындагы аерманы тоемлый. Кыя буенча биеклеккә таба сузылган тимер баскыч... Карап торуга бернәрсәсе юк кебек. Кирәкле әйберләрең тутырылган биштәреңне аркаңа асып, «бисмиллаңны» укыйсың да, Ходайга тапшырып, зур тәвәккәллек белән күкләргә күтәргән баскычка аяк басасың. Әкренләп, уңга-сулга карамыйча, култыксаларга тотынып, үз җаең белән өскә үрмәлисең... Менеп җиткәнче берничә тапкыр туктап тын алырга туры килә. Күккә алып менгән 310 баскычны узуы һич тә җиңел түгел. Әмма аларны узуга икенче дөньяга эләгәсеңмени! Монда һавасы да, табигате дә башка, хәтта эчке халәтнең үзгәрүе дә сизелә. Аска карап хәйран каласың. Горурлык хисе били. Сулыш иркенәя. Күңел, очар кошлар сыман, әллә кайларга талпына... 
Алда – Адыр-Су елгасы буйлап 14 чакрымга Адыр-Су тарлавыгы сузылган. Тарлавыкның башында – беренче погранпост. Монда паспорт тикшерелә, рөхсәт кәгазен күрсәтеп, теркәү узасың. Тарлавыкның беткән урынында – икенче погранпост. Анда инде махсус пропуск та сорыйлар, чөнки якында – ике ил арасындагы чик буе. Кирәкле документларның барысы да алдан әзерләнә.
Без барасы «Уллу-Тау» дигән альпинистлар базасы үткелдән
12 чакрым ераклыкта урнашкан. Базаның исеме тау атамасы белән йөртелә. Таулар аша сузылган ташлы грунтовка юл акрынлап биек-леккә күтәрелә бара. Чын романтика шунда башлана! Юк, авыр йөк биштәрен асып, хыял артыннан тауларга сәфәргә һәркем чыга алмый...

Көтелгән очрашу
Ниһаять... Ничә еллар буе көтеп алынган очрашу... Менә ул – төшләремдә күреп сагынып уянган Ана-Тау. Әссәламегаләйкем, Уллу-Тау! Аллаһының рәхмәте чиксез – синең белән дә күрешергә насыйп булды бит... Күңелем тулып, хисләрем ташып, бер кәлимә сүз дәшә алмыйча, үземне чорнап алган манзарага сокланып, күкләргә карап торам. Сөйләп тә, язып та бетерә алмаслык гүзәл табигать, биек һәм горур таулар... 


Без диңгез өслегеннән 2380 метр биеклектәге наратлар арасындагы «Уллу-Тау» альпинистлар базасында урнаштык. Монда бердәнбер цивилизация – яши торган биналар (аларның уртадагысы – таштан, ике яктагысы агачтан салынган) һәм мунча. Бернинди элемтә, интернет, электр уты юк. Дөрес, кич белән нибары 3 сәгатькә генә «армейский» генератор аша ут биреп алалар. Су шланг аша юыну урынына агып торган тау елгасыннан килә. Боз кебек салкын ул! Кайнар су монда хыял гына... Админист-ратив бинада – ашханә. Кирәкле ризыкларны үзебез белән алып килдек: алдан килешенгәнчә, ашарга махсус пешекче әзерләде. Янәшәдә – зур зал, ягъни клуб. Бу – бердәнбер күңел ачу урыны. Анда төрле күнегүләр, дәресләр, кичке очрашулар уздырыла. Тору урыны – ике яки дүрт урынлык бүлмәләр. Атнага ике тапкыр мунча ягыла, анда да душ астында гына юынасың. 
Беркем телефоннан шалтыратып, моң-зарын сөйли алмый, ниндидер проблемаларны хәл итәсе, кемнедер юатасы, каядыр ашыгасы, кемгәдер җавап, хисап бирәсе яки кухняда плитә каршында нәрсә пешерим икән дип уйланып торасы түгел... Менә җәннәт кайда икән!
Бер атна – нәкъ җиде көн тынычлык! Бигрәк кызык: ничегрәк булыр икән ул цивилизациясез дөньяда гомер итү? Гомумән, ыгы-зыгысыз, шау-шусыз, интернетсыз, радио-телевизорсыз, кайнар яңалыкларсыз, таныш-белешләрсез, дусларсыз, эшсез? Һаман вакыйгалар үзәгендә кайнарга гадәтләнгәннән соң ничек кабул итәрбез икән моны? Кызык, әмма әлегә күз алдына китереп булмый... 

Тауларда яшәү тәртибе
Ничә көнгә, нинди максаттан килүгә карамастан, тауларда яшәүнең һәм үз-үзеңне тотуның кануннары, тәртибе бар. 
Без урнашкан лагерь катгый контроль зонасына керә. Әйткәнемчә, таулар артында ил чиге уза: лагерьдан берничә чакрым узуга Гөрҗистанның Сванетия төбәге башлана. Шуңа да таулардагы сәфәр чик сакчылары тарафыннан нык күзәтелә. Маршрутка чыгар алдыннан погранпостка барып, алдан алынган рөхсәт кәгазе, паспорт белән теркәләсең, кая һәм сәгать ничәдә киткәнеңне яздырасың. Кайтканда кабат билгеләнергә керәсең. Моның икенче ягы да бар. Таулардагы хәлне алдан белеп булмый: кеше бәла-казага юлыкса, вакытында тиешле ярдәм күрсәтү өчен хәрәкәт картасының күз алдында булуы шарт.
Көмеш сулы Изге чишмә 
Көнебез лагерьдан өч чакрым ераклыкта урнашкан көмеш сулы Изге чишмәдә коенудан башланды. Суының температурасы – 3–4 градус. Шушы суда коеныр өчен, көн саен иртәнге сәгать биштә йокыдан торабыз да җәяүләп чишмәгә барып кайтабыз. Таң атканны – кояш күтәрелгәнне күзәтәбез. Тиз генә берничә тапкыр чиратлашып чумып чыгабыз: чишмә зур түгел – аңа бер кеше генә рәхәтләнеп чума ала. Тәндә кан йөгергәне сизелеп тора. Кем әйтмешли, яшиселәр килеп китә. 
Сәгать җидегә лагерьга кайтып житәргә кирәк, чөнки иртәнге күнегүләр башлана. Соңга каласы килми: көн саен гимнастика ясыйбыз, йога, цигун, сулыш алу алымнарын өйрәнәбез.

Тау юллары
Үзем узган юлларны кызык өчен фотога төшереп бардым. Тауларда йөргәндә тирә-юньдәге матурлыкка сокланып, юлларның нинди икәнлеге сизелми. (Хисләргә бирелү физик кыенлыкларны күрмәскә, сизмәскә булыша!) Соңыннан, фоторәсемнәргә карагач, шаккатып утырасың...
Җирдә йөргәндә меңәр чакрымны да уйламыйча узасың. Тауларда исә һәр метрны узу синнән көч һәм саклык таләп итә. Биек үргә менгән саен, сулыш кысыла. Һава тыгызлыгы азая, шуңа күрә сулау кыенлаша. Кояш ныграк кыздыра, әмма өс киемен салып булмый: көчле ультрашәмәхә нурлар шундук яндырачак. Тәннән тир бәреп чыга. Алай йөрергә күнегелмәгән булса да, һәрвакыт махсус күзлек киясең. Кайчакта аркадагы җиңел биштәр дә артка сөйрәгән кебек тоела башлый... 
Тау юллары төрле. Валуннар аша да, вак һәм эре ташлы кабарынкы урыннар, текә кыялар буйлап салынган тар гына сукмаклар буенча, салкын сулы елгалар аша яланаяк уздык. Яшел чирәмгә тотына-тотына текә тауга үрмәләргә, ә аннан – утырып, арт белән шуып төшәргә дә туры килде. Тауда иң мөһиме – игътибарлык һәм сабырлык. Ялгыш адым ясадыңмы, ахыры нәрсә белән бетәсе билгесез... 


Тауларда тагын шундый алым бар икән: ышаныч юлы дип атала ул. Бар игътибарыңны җыеп, эчтә булган ниндидер киеренкелекне җиңеп, бүлмәдәш кызымның кулына тотынып, тар сукмак буйлап 100 метр чамасы араны бәйләнгән күз белән уздым. Алдан баручы кайда-ничек басасын әйтеп бара, мин исә аның сүзенә таянып атлыйм. Тауларда бу юлны бик азлар уза, чөнки ике яктан да зур җаваплылык таләп ителә. Төркемнән без нибары ике пар (дүрт кеше) генә уза алдык. 
Бер атна буе тау юлларында йөреп, шулай «курку терапиясен» үттем. Бу минем өчен үзенә күрә олы бер сынау да, күңелдә кешеләр-гә карата ышаныч уятуга омтылыш та иде. 
Тау башыннан аска карап ятуның рәхәтлеге!..
Тик бу рәхәтлекне тояр өчен ул тау башына менеп житәргә кирәк әле. Моның өчен алдан төрле яклап әзерләнмичә ярамый, югыйсә тауларга аяк басу хыял гына булып калачак.
Уллу-Тау итәгендә Подушка дигән урын бар. Диңгез өслегеннән якынча 3000 метр биеклектә ул. Иртә белән уянгач, күз карашы иң элек шул кыяга төшә. Югарыдан ниндидер бер вәкарь һәм шул ук вакытта зур кызыксыну белән безнең тәрә-зәгә карап тора сыман. Ул тауның башы гадәттәгечә очлы түгел, үзенчәлекле – астарак мәйданга охшаган урыны бар. Әйтерсең, ирешелмәслек сәер тау түбәсе.
Гомер дәфтәрендә нәрсә язылганны белмисең, ә җан дигәнең сизгер. Алдагы көннәрнең берсендә шушы Подушканы яуладык бит! Ничек менеп җиткәнне төгәл хәтерләмим. Әмма морадыма ирештем! Гүзәл чәчкәләргә күмелгән, Альп болыннарын хәтерләткән тау түбәсендә йомшак үләнгә сузылып, рәхәтләнеп күкләргә карап ятып тордым. Гәрчә артык фотога төшәргә яратмасам да, бу юлы истәлеккә төшәргә туры килде.
Ул тау түбәсеннән аска карагач нәрсә күренә соң? 


Бер якта – Феялар аланы. Кыяга менгәндә искиткеч манзарага тап буласың. Таш кыяларда җәелеп ак төстәге затлы тау рододендроннары үсә – алар «Кызыл китап»ка кертелгән. 
Икенче якта – текә тау, аста исә җеп кебек сузылып Адыр-Су елгасы ага.
Ә алда – Уллу-Тауның иң очында – мәңгелек бозлык җәелеп ята. Ул еракта, әмма барыбер аннан салкын бөркелә. Шул яктан искән ачы җиле сискәндерә. Шуңа да карамастан, ниндидер бер сихри көч белән игътибарны үзенә тартып тора. Күземне дә ала алмыйча шактый озак карап торам... Аннан, колачымны киң җәеп, сәлам юллыйм да күңелем белән Ана-тауны кочам. Күзләр дымланган, җан ниндидер чылбырлардан ычкынган, бар гәүдә мамык кебек... Бу минутларда мин-нән дә бәхетле, миннән дә көчле, миннән дә нечкә бәгырьле кеше юк... Узган тормышның ачы мизгелләрен оныту өчен Ходай тарафыннан миңа иңдерелгән мөмкинлек, мөгаен, шушы булгандыр... 

Тау шарлавыгы
Альп лагерьдан берничә чакрым ераклыкта, якынча 500 метр биеклектә урнашкан. Туры гына агып төшми, баскыч-баскыч ул. Иң өстә, таудан агып төшкән урында – купель кебек урыны бар. Шарлавык астында тору куркыныч: бик көчле агым белән бергә аска тәгәрәп төшү ихтималы да бар. Чәчрәгән тамчылары да битне тешләп-тешләп ала. Суы бик салкын, чөнки ул мәңгелек бозлыктан агып тора. Ташларга тотынып булса да, җайлы урын табып, тау шарлавыгы астында су коендык. Рәхәтлеген белсәгез! Өстән кояш кыздыра, тауларда җил сызгырып уйный, ә без шаулап аккан шарлавык моңын тыңлап, салкын суда коенып рәхәт-ләнәбез! Суының тәмлелеге тагын!.. Эчеп туйгысыз, гел эчәсе килеп тора...


«Бозлы суда коендылар – бетте болар», – дип уйлап куйдыгызмы? Юк, җәмәгать, берни булмады. Соңыннан борыннан да акмады, тамак та кызармады. Ә менә тән рәхәтләнде ләззәт алып... Шуны да әйтергә кирәк, лагерьдан тау итәгенә кадәр яланаяк уздык. Берничә урында тау елгасын да яланаяк кичтек. (Безнең Себердә «цуцаклап узу», диләр.) Суга керсәң, аяк туңа кебек, ә яшел чирәмгә басуга тәнгә җылы йөгерә. Бу алым – иммунитетны ныгытуга юнәлдерелгән. Табан төпләрендәге махсус нокталар табигый массаж алырга тиеш, ди белгечләр.
Ходаема рәхмәтлемен...
«Кыен булмадымы?» Кайткач иң еш шушы сорауны бирделәр. Урынлы сорау, чөнки мин альпинист түгел, махсус әзерлек узмадым, тауларда туып-үсмәдем, ягъни гади җир баласы. Әмма балачактан тайгада, урман-сазлыклар арасында берничә чакрымнар җәяүләп узып, җиләк җыярга барулар, аркага салып йөк ташулар, кышларын, салкынга карамыйча, чаңгыда чабулар, челләләрдә печән чабулар – барысы да, мине ныгыткан, күрәсең. Мин тарткан тормыш авырлыгы да, әледән-әле татыган язмыш тукмагы да, югалту-хыянәтләр дә үзенә күрә олы бер чыныгу мәктәбе булгандыр, мөгаен. Шуңа күрә тауларга сәфәр итү минем өчен кыенлык тудырмагандыр... 
Тормыш артыннан чабабыз, байлыкка кызыгабыз, үзебезне өстенрәк тотырга тырышабыз, мин-минлек буенча ярышабыз. Ниндидер калып-ларда яшәргә мәҗбүрбез. Ә вакыт уза тора... Вакытка ияреп гомер еллары да ага. Адәм баласының күзе, уй-фикерләре башка ноктага юнәлгәнгә күрә, чынбарлыкны – тормышның бар матурлыгын күрүдән, тоюдан күпләребез мәхрүм. Әмма күңел бизмәне һәрчак өстен булырга тиеш.

Мөнирә СӘГЫЙДУЛЛИНА.

Кабарда-Балкар Республикасы–Казан.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар